2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волонтерлар

2011 елның 20 сентябрендә яшьләрнең «Volunteers’ Academy» дип аталган Халыкара волонтерлар лагере кысаларында «Казан 2013» волонтеры булырга теләүчеләр өчен онлайн-гаризалар тутыру мөмкинлеге булдырылды. Волонтерлар командасына кушылу бик җиңел: моның өчен makeureal.kazan2013.ru сайтында гариза тутырырга гына кирәк.

«Казан 2013» волонтерлары турында кызыклы фактлар

2012 елның 14 январендә Курск өлкәсенең Железногорск шәһәрендә яшәүче Зөфәр Исхаковка 78 яшь тулды. Ул «Казан 2013» командасына керергә дәгъва кылучы иң өлкән кандидат. Үткән гасырның 50нче еллар уртасында ул Мәскәүдәге Бөтенсоюз политехника институына читтән торып укырга керә. Бүген исә Зөфәр ага төрле илләрдән килгән тренерлар һәм спортсменнар белән аралашырга, дөньякүләм спорт чаралары оештыру тәҗрибәсе белән танышырга тели.

Piotrowski Helder исемле егеткә Бразилиядән 2013 елгы Универсиадага Казанга килү өчен 12 850 километр ара үтәргә туры киләчәк.

Чаллы кызы Эльмира Габдуллина чын мәгънәсендә полиглот. Эльмира 8 телдә аралаша ала. Ул татар, рус, инглиз, француз, алман, кытай, төрек һәм япон телен белә.

Укырга

Проектлар

“Казан 2013” волонтерларын бүләкләүне нигезләү программасы

Быелгы җәйдә эре халыкара спорт вакыйгасын уздыруда катнашып уникаль тәҗрибә туплау, җиһанның төрле почмакларыннан меңләгән дуслар табу, студентлар спорты элитасы белән танышу һәм чит телдә аралашып телне чарлау – “Казан 2013” волонтерларына бирелгән мөмкинлекләрнең бер өлеше генә.

III "Ел волонтеры" тантанасы

Проект төгәлләнде

«Ел волонтеры 2012» проекты 2013 елгы XXVII бөтендөнья җәйге Универсиаданың Волонтерлар программасы кысаларында тормышка ашырыла. Ул «Казан 2013» волонтерларын Мотивлаштыру, тану һәм бүләкләү программасының төп чараларыннан санала.