2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Тамашачыларга

Һәр ярыш объектында һәм “Казан Арена” стадионында – анда Универсиада уеннарының Ачылу һәм Ябылу тантаналары узачак – мәгълүмат бирү өстәле һәм табылдыклар бюросы эшләячәк.

Мәгълүмат бирү өстәленә мөрәҗәгать итеп, Казан шәһәре, Татарстан Республикасы һәйкәлләре турында, Универсиада, спорт төрләре, ярыш нәтиҗәләре, мәдәни программа, транспортта йөрү схемасы, Универсиада объектлары, экскурсияләр, кафе, рестораннар, шәһәрдә ял итү һәм күңел ачу урыннары, кунакханәләр, банклар һәм банкоматлар, валюта алыштыру пунктлары һәм валюта курслары, билет кассалары, хастаханәләр турында белергә мөмкин.

Табылдыклар бюросының төп эше исә – ярыш объектларында югалган яисә табылган шәхси әйберләр турында мәгълүмат туплау, табылган әйберләрне көн буена саклау.

Табылдыклар бюросы ярыш объектының фойесында яки, мәгълүмат бирү өстәле белән бергә, вакытлыча төзелгән объектта урнаша. Табылдыклар бюросының эш вакыты ярыш объектында булган уен графигына бәйле.

Югалган һәм табылган әйберләр турында белдерүләр флип-чартның “Мәгълүмат бирү өстәле һәм табылдыклар бюросы” зонасында урнаштырыла.

Табылган әйберләрне кайтару, шул әйберне тасвирлап биргәннән соң, гариза һәм паспортка нигезләнеп башкарыла.