2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Тамашачыларга

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада спорт ярышларында яисә аның ачылу, ябылу тантансында катнашучы тамашачыларга хезмәт күрсәтелү белән беррәттән җаваплылык та өстәлә. Спорт бәйрәменнән тәэсирләнеп утырырга теләүчеләр түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:

  • тәртип бозмаска, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, җирле җитәкчелек һәм полиция хезмәткәрләре мөрәҗәгатен кире какмаска;
  • спорт корылмаларын ватмаска, чисталыкны сакларга;
  • шикле әйберләр күргән очракта, кичекмәстән хокук саклау органнарына яки оештыручыларга хәбәр итәргә;
  • зур предметларны саклау камерасына тапшырырга (аларның күләме 25х25х25 смдан зур булмаска тиеш).

Тамашачыларга:

  • исерек яисә токсин, наркотик матдәләр кулланган килеш килүчеләр спорт корылмаларына кертелми;
  • теләсә нинди корал, исерткеч эчемлекләр, экстремистик эчтәлекле пропаганда материаллары, газ баллоннары, лазерлы әйберләр алып керү тыела;
  • спорт мәйданнарына теләсә нинди предметлар атырга, сыекчалар сибәргә, шулай ук катнашучыларга, тамашачыларга, башка кешеләргә зыян салырга ярамый;
  • тиктомалдан кычкырып утыру, башка төрле мәгънәсез хәрәкәтләр ясау, спортчыларга, тамашачыларга, объектта хезмәт күрсәтүчеләргә ямьсез сүзләр әйтү рөхсәт ителми;
  • спорт корылмалары тирәсендә, оештыручылар тарафыннан тыелган җирләрдә тәмәке тарту тыела.

Универсиаданың спорт һәм спортка катнашы булмаган объектлар территориясенә алып керү тыелган предметлар исемлеге

Уеннар барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү иң мөһим шарт икәнен дә искәртеп узу урынлы булыр. Тамашачылар үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен бозса, чарадан куып чыгарыла, хокук тәртибен бозган очракта Россия Федерациясе хокук саклау органнары тарафыннан җаваплылыкка да тартылырга мөмкин.

Шунысына да игътибар итүегез сорала XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада чаралары вакытында аудио һәм видеосъемкалар алып барыла. Димәк сез чарада катнашуыгыз белән сурәтегез һәм тавышыгыз язылган кадрларны эфирда файдалануга рөхсәт бирәсез.