2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ил чиген узганда

Виза алу

Виза булу – чит ил гражданнарына Россия Федерациясенә керү өчен мәҗбүри шарт. Сәфәрнең максатына карап, визалар 5 категориягә бүленә: гадәти, дипломатик, хезмәт визасы, транзит һәм илдә вакытлыча яшәүче визасы.
Виза яшәү урыны буенча Россия Федерациясе илчелеге яисә вәкиллегендә бирелә. Россия визасын алу мөрәҗәгате белән гражданин үзе яисә вәкиле аша мөрәҗәгать итәргә, шулай ук почта аша гариза җибәрергә мөмкин.
Виза алу өчен кирәкле документлар исемлеге.
Визаны әзерләү вакыты – чит ил гражданины мөрәҗәгатеннән соң 20 эш көне эчендә, әгәр дә Россия Федерациясенең халыкара килешүләре буенча башка шартлар булмаса. Виза алырга мөрәҗәгать итү датасы, дип гражданинның Административ регламент буенча кирәк булган бөтен документларны дөрес итеп тутырып тапшырып бетергә көне исәпләнелә. Берәр чит ил Россия Федерациясе гражданнарына виза бирү вакытын озынайта калса, Россия Тышкы эшләр министрлыгы халыкара кагыйдәләр нигезендә шул ил гражданнарына виза бирү вакытын озынайтырга мөмкин.
Чит ил гражданинына Россиягә керү өчен виза бирмәскә мөмкиннәр. Тиешле хокукларга ия дәүләт органы виза бирмәүнең сәбәпен аңлатырга тиеш түгел.

Паспорт контроле узу

Россиянең дәүләт чиген узу өчен чит илдә яшәүче затларга шәхесне билгеләүче документ һәм виза кирәк.
Кайбер илләр белән Россия арасында үзара визасыз режим кертелгән. Бу илләр гражданнарына Россия территориясенә керү өчен шәхесне билгеләүче документ һәм чакыру булу да җитә. Россия территориясенә керү өчен төп документ – чит ил паспорты.
Кайбер илләр белән Россия арасында дәүләт чиген узу җиңелләштерелгән тәртип буенча алып барыла. Бу тәртип визасыз режимны күз алдында тота һәм ил чикләрен узу өчен эчке паспорт булуын гына таләп итә.
Визасыз һәм җиңелләштерелгән тәртип буенча керү режимнары кертелгән илләр исемлеген, шулай ук виза  һәм чакыру алу тәртибен чит ил гражданнары үз илләрендә Россия Федерациясенең илчелекләре һәм вәкиллекләрендә белә ала.

Игътибар итегез!
Универсиадада катнашуны сорап  заявка биргән рәсми делегацияләр әгъзаләре өчен Россия Федерациясе территориясенә җиңелләштерелгән тәртип буенча керү режимы каралган. Универсиадада катнашучы дәүләт чиген узган вакытта шәхесен билгеләүче документ һәм аккредитация кенәгәсен күрсәтергә тиеш.
Паспорт контролен узу вакытында миграцион картаны күрсәтергә кирәк булачак. Бланклар дәүләт чиген узу җирендә бирелергә тиеш. Мәскәүдәге «Домодедово», «Внуково», «Шереметьево» («Д» терминалы) һәм шулай ук “Казан” (Терминал 1 А) аэропортларында миграцион карта автомат рәвештә төзелә. Башка аэропортларда аны кулдан тутырырга кирәк булачак. Вакытны бушка исраф итмәс өчен аны алдан ук тутырып куярга мөмкин. Бу очракта бланкларны очкычта ук алырга кирәк. Үзең турында мәгълүматлар рус телендә яисә латин алфавиты хәрефләре белән документлар нигезендә тутырыла.
Россия территориясендә булу дәвамында миграцион карта гражданинның үзендә булырга тиеш, ә Россиядән чыккан вакытта аны чик контролендә торучы хезмәткәргә тапшырырга кирәк. Миграцион картаны кунакханәдә яисә Универсиада авылында урнашканда күрсәтергә кирәк булачак. Миграцион картаны югалткан яисә бозган очракта аның дубликаты ясала. Дубликатны Россиядән чыккан вакытта дәүләт чиген үзү пунктында тутырырга мөмкин.

Таможня чиге аша узу
Россия Федерациясе – Беларусь Республикасы һәм Казахстан Республикасы белән бергә Таможня Союзы әгъзасы. Әлеге дәүләтләр территориясе бердәм Таможня Союзы территориясен тәшкил итә.
Физик затлар өчен таможня контроле кызыл һәм яшел коридорлар аша уздырыла.
Казандагы ярышларда катнашучылар һәм кунаклар өчен махсус «кызыл һәм яшел коридорлар» эшләячәк.

“Яшел коридор”
Таможня декларациясе тутырырга тиешле товарлары булмаган пассажирлар «яшел коридор» аша уза ала. Таможня контроле вакытында гражданинда декларацияләнергә тиешле товарлар табылса, әлеге пассажирны Россия Федерациясе кануннары буенча җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Таможня декларациясен тутырмыйча, «яшел коридор» аша узу өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
• әйләнеше тыелган яисә чикләнгән товарлар булмау;
• спиртлы эчемлекләр, тәмәке һәм хайваннардан алынган товарларның күләме нормалардан артык түгел;
• акча 10000 АКШ долларыннан артык түгел һәм вексель, банк чеклары кебек акча алу инструментлары юк;
• озатылып барылмый торган багаж юк.
! Таможня тикшерүе вакытында таможня декларациясе тутырылырга тиешле товарлар белән тотылган гражданнар Россия Федерациясе законнары нигезендә җавапка тартыла.

«Кызыл коридор»

Таможня декларациясе тутырылырга тиешле яки ирекле кулланылышта булмаган товарлар булганда кызыл коридор аша үтәргә туры киләчәк. Озатып барыла торган товарлар булган очракта, ягъни товарлар физик зат тарафыннан аерым җибәрелгәндә (бүтән һава судносында яисә башка төрле транспортта) шулай ук таможня декларациясе тутырырга кирәк.

Алып керү һәм чыгу чикләнгән товарлар исемлеге
Алып кергәндә:
- 3 литрдан да артык булмаган күләмдә алкогольле эчемлекләр(шул исәптән, сыра). Таможня декларациясе тутырган һәм таможня пошлинасы түләгән очракта тагын 2 литр алкогольле эчемлекләр алып керергә мөмкин.
- 200 тәмәке яки 50 сигара яки 250 грамм яфрак тәмәке, яки аларның барысын да 250 граммнан да артмаган күләмдә алып керергә ярый. Тәмәке эшләнмәләрен моннан да артык күләмдә алып керү тыела.
- 5 килограммга кадәр авырлыкта заводта төрелгән ит-май продукциясе алып керү рөхсәт ителә.
(Алкогольле эчемлекләрне һәм тәмәке эшләнмәләрен 18 яшьтән узган физик затлар гына алып керә ала).
Алып чыкканда:
- Кыйммәтле металл һәм ташларның гомуми бәясе 25 000 АКШ долларыннан артып китмәскә тиеш.
- 5 килограммнан да артыграк күләмдә балык һәм диңгез ризыклары (мәрсин балыгы уылдыгыннан кала) алып чыгарга ярамый.
- Мәрсин балыгы уылдыгын 250 граммнан да артыграк алып чыгу тыела.
Акчага карата да билгеле бер таләпләр каралган. 10000 АКШ долларыннан да артыграк суммада кулдагы акча яисә юл чеклары алып кергән яисә алып чыккан очракта, таможня декларациясендә бөтен булган акчаның суммасын күрсәтергә һәм “кызыл коридор” аркылы чыгарга кирәк булачак. Бүтән төрле акча инструментлары ягъни вексельләр, банк чеклары һәм кыйммәтле кәгазьләргә - нинди күләмдә булуына карамастан, декларация тутырырга кирәк. Акчага карата бүтән төрле чикләүләр һәм таләпләр юк. Банк картасындагы акча таможня органнары тарафыннан контрольгә алынмый.
Рөхсәт кәгазьләре булган очракта гына алып керергә һәм алып чыгарга мөмкин:
- корал һәм хәрби кирәк-яраклары;
- наркотик һәм психотропик чаралар;
- мәдәни байлыклар;
- югары ешлыктагы җайланмалар;
- шифрлаштыру (криптография) функциясенә ия техник чаралар.

Кораллы спортчылар игътибарына!
Утлы корал һәм аның өчен кирәкле чаралар алып килергә җыенучы спортчыларга Россия Федерациясенә һава юлы белән һәм «Казань», «Домодедово», «Шереметьево», «Внуково» аэропортларына гына килергә ярый.
Россия чиге аша үткәндә утлы корал, шул исәптән спортчылар куллана торган утлы кораллар да, алып керү, аны Россия террриториясендә йөртү һәм чик аша кире алып чыгу махсус документлар булганда гына рөхсәт ителә. Спортчыларның утлы коралларының куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аларны теркәүне үзәкләштерү максатыннан Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Россия Федерациясенә килү пунктларының санын чикләү турында карар кабул итте. Ярышларга килү өчен рәсми аэропорт буларак «Казан» халыкара аэропорты расланган. Транзит аэропорт исеменә Мәскәүнең «Домодедово», «Шереметьево», «Внуково» аэропортлары лаек булды. Ярышлар вакытында әлеге аэропортларда Россиягә утлы корал алып керү, алып чыгу һәм илдә утлы корал йөртү буенча Эшче төркем булачак.

Хөрмәтле Универсиадада катнашучылар һәм кунаклар!
Сезгә уңайлы булсын өчен килү һәм китү рәсми урыннарында Универсиада символы төшерелгән күрсәткечләр куелган аерым паспорт тикшерүе узу кабиналары һәм таможня тикшерүе узу коридорлары булдырылачак. Сез ярдәм сорап Оештыру комитеты вәкилләренә мөрәҗәгать итә аласыз, алар Универсиада дәвамында шунда булачаклар.
Кайбер товарларны алып керү һәм алып чыгу кагыйдәләре (корал, дару чаралары, ММЧ җиһазлары, зур габаритлы спорт җиһазлары, радиоэлектрон җайланмалар һәм югары ешлыктагы җайланмалар) турындагы  мәгълүматны беркетелгән файллардан карый аласыз.
Без Сезгә таможня узу, теге яки бу товарларны алып керү һәм чыгу буенча бөтен сорауларыгызга да җавап бирергә һәм товарларыгызны таможня чиге аша уздырырга булышырга һәрвакыт әзер.
Сорауларыгызны һәм теләкләрегезне FNSU@kazan2013.com электрон почтасы адресына юллый аласыз.

 

Өстәмә файллар

Чакыру
Чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары өчен профессиональ җиһазлар алып керү кагыйдәләре
Югары ешлыклы һәм радиоэлектрон чараларны вакытлыча алып керү кагыйдәләре
Спорт инвентарьларын, медицина җиһазларын һәм башка товарларны вакытлыча кертү буенча күрсәтмә
Спорт коралларын алып керү, алып чыгу һәм Россия Федерациясе территориясендә күчереп йөртү буенча күрсәтмә
Оештыру комитетының Россия территориясенә вакытлыча кертелә һәм читкә чыгарыла торган товарлар, дарулар һәм башка товарлар турындагы мәгълүматы буенча күрсәтмә
Россия Федерациясе территориясенә Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада узган көннәрдә куллану өчен кертелә торган товарлар (дарулар) турында мәгълүмат
Россия Федерациясе территориясенә Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада узган көннәрдә файдалану өчен вакытлыча кертелә һәм аннан соң үзгәрешсез килеш яңадан чыгарыла торган товарлар турында мәгълүмат
Россия Федерациясе территориясенә билгеләү буенча файдалану һәм куллану өчен кертелгән товарлар турында мәгълүмат
Читтән дарулар кертү һәм чыгару кагыйдәләре