Универсиада музее – Халыкара студентлар федерациясе Халыкара укыту үзәгенең - уникаль проекты. Ул спорт темасын массакүләм җәелдерү мәйданчыгы буларак оештырылды. Биредә Россиядәге студентлар спорты һәм «Казань 2013» Оештыру комитеты тарихы белән танышырга мөмкин. Әлбәттә инде, Россиянең күренекле спортчылары турында да кирәкле мәгълүматлар алырга мөмкин. Моннан тыш музейда спорт темасына багышланган әңгәмәләрдә, кызыклы сөйләшүләрдә һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин.
Музейның ачылу вакыты: 2013 елның 29 июне.
Музейның урнашуы: Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәге бинасы янында.
Музейның төп эшчәнлеге: студентлар спортына кызыксыну уяту, спорт аша милли үзаң кыйммәтләре тәрбияләү, төрле илләрнең мәдәни традицияләрен пропагандалау.
Төп концепциясе: ирешелгән һәм ирешәчәк уңышларга таянып студентлар арасында спорт хәрәкәтен саклап калу һәм дәвам иттерү. Студентлар уеннарының мирасын җәелдерү.
Башкалабыз Казанның 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек этаплары. Алар тарихи документлар, сувенирлар, Уеннарга әзерлек вакытында үткәрелгән зур проектларның атрибутларында чагыла.
1959 елдан башлап универсиада тарихы. Анда шулай ук Совет һәм Россия спортчыларының күпме медаль алуы, Россия җыелма командасының төрле универсиадаларда катнашып ирешкән уңышлары, кайсысында катнашучылар саны күбрәк булган, һәм кайсы универсиада иң үзенчәлекле талисманга ия булганын да белергә мөмкин.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы. Шул исәптән төрле ил спортчыларының җиңгән мизгеле чагылдырылган эсклюзив фотосурәтләр дә булачак.
Совет һәм Россия спортчыларының Универсиада һәм Олимпия Уеннарында ирешкән уңышлары белән таныша аласыз. Алар арасында В.Брумель, Л.Латынина, И.Тер-Ованесян, В.Санеев, Н.Андрианов, О.Корбут, В.Сальников, С.Поздняков, Т.Лебедева, Т.Пресс, Ю.Титов, Л.Аркаев, В.Васин, Ю.Седых, О.Рукавишникова, Т.Казанскина, Ю.Седых, В.Маркин, Д.Билозерчев, В.Могильный, С.Хоркина, А.Михайлин, Т.Донгузашвили, Е.Слесаренко, Е.Канаева, Э.Озолина, И.Пресс, А.Зарипова, С.Великая, А.Якименко, Э.Озолин, Л.Романов, В.Сидяк, В.Назлымов, В.Сафронов, Н.Гыйләҗева, О.Князева, В.Никонова, Н.Лисовская, О.Вощакина, С.Заболотнов, К.Гафурҗанова, К.Лыкина, Е.Шурупина, Е.Мигунова, Л.Габдрахманова, А.Фурасьев, Т.Шутова, И.Мокрецов, А.Деманов һәм башка спортчылар бар.
Шулай ук музейда бик күп төрле тематик экспозицияләр куелачак. Шундыйлардан: «1923 елгы Беренче Бөтендөнья студентлар Уеннары», «Халыкара студентлар спорты федерациясенең оештыру һәм үсеш тарихы», «Россия студентлар спорты берлеге», «Казань 2013 волонтеры», «Универсиада – Олимпия биеклегенә старт».
Универсиаданың төп символын күрү һәм фотога төшү мөмкинлеге: Спорт рухы, тынычлык, бердәмлек һәм дуслык җепләрен ныгытучы Универсиаданың чып-чын факелын күрү һәм фотога төшү өчен Музейга килү менә дигән форсат.
Универсиада тарихы турында документаль һәм видеофильмнар, роликлар карау мөмкинлеге: Алар Казанда үтәчәк 2013 елгы Уеннарга әзерлек вакытында төшерелгән материаллар. Кинотеатр 12 кеше сыйдырышлы.
Сувенирлар белән алмашу мөмкинлеге.
Музейга Казан кунаклары да бара алачак. Ул туристистлык компанияләренең маршрутына кертелгән.
Универсиада музее командасына аны оештыруда ярдәм итүчеләр дә бик күп була. Алар аеруча экспозицияләр оештыруда булышкан Наилә Гыйләҗевага, Ольга Павловага, Марат Бариевка, Фәрит Мөхәммәтшинга, Гөлнара Әминовага, Клод-Луи Гальенга, Рамил Ариткуловка, Ирек Зиннуровка чиксез рәхмәтле.
Дүшәмбе-җомга 10.00 нан 17.00 сәгатькә кадәр
Шимбә, якшәмбе - ял.
Керү ирекле