Европа студентлар спорты ассоциациясе (EUSA)
«Европа студентлар спорты ассоциациясе (EUSA) Башкарма комитеты исеменнән Казандагы XXXII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы искиткеч яхшы дәрәҗәдә уздырган өчен эчкерсез котлауларыбызны җиткерәсем килә.
Без шулай ук Сезне, Универсиада Оештыру комитетына һәм гомумән Татарстан республикасына әлеге чараны оештыруга искиткеч зур көч куйганы, кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтәбез. Универсиаданың уңышын EUSA вәкилләре генә түгел, Уеннар кунаклары һәм анда катнашучылар да билгеләп үтте».
Тулысынча укырга ...
«Бөекбритания командасы Казанда булуына бик шат, мин могҗизага тиң тәҗрибә тупладык дип барлык делегация исеменнән чыгыш ясыйм. Уеннар әле төгәлләнмәде, һәм без түземсезлек белән ярышларның соңгы көнен, минем фикеремчә могҗизага тиң булачак ябылу тантанасын көтәбез.
Универсиада Казанга һәм шәһәр халкына бай һәм озакка җитәрлек мирас калдырыр дип өметләнәм. Катнашучылар арасында барлыкка килгән дуслык хисләре һәм хатирәләр гомердә дә онытылмас дип ышанам».
Тулысынча укырга ...
«Спорт объектларының әзерлек дәрәҗәсе искиткеч. Барлык тренерларыбыз һәм команда әгъзаләребез дә Уеннарда хезмәт күрсәтүче персонал һәм волонтерларның эшен бик югары бәяләде. Бигрәк тә Универсиада авылын: андагы хезмәтләрнең сыйфатын, яшәү шартларын, туклану һәм мәгълүмати күрсәткечләр, чәчәк түтәлләре кебек әйберләрләрне билгеләп үтәсе килә».
Тулысынча укырга ...
«Универсиада авылы мин булган биш универсиададагы иң яхшы авылларның берсе. Сервис - бик югары дәрәҗәдә, һәм ул бездә бары тик уңай һәм канәгатьлек хисләре генә калдырды.
Сездән ике атна Казанда булган дәвердә Австралия командасына уңай шартлар тудырырга булышучыларның барысына да олы рәхмәтебезне җиткерүегезне сорар идем».
Тулысынча укырга ...
Универсиада авылында хезмәт күрсәтүне иң яхшы дәрәҗәдә оештырганыгыз ѳчен, Швейцария делегациясе исеменнән рәхмәт белдерергә рѳхсәт итегез. Безнең спортчыларыбыз һәм хезмәткәрләребез мѳмкин булган кадәр уңайлы шартларда яшәделәр һәм алар бик югары дѳнья стандартларына туры килерлек эш башкарган Универсиадада авылы персоналы турында бары тик уңай яктан гына телгә алалар. Делегациянең рәсми вәкилләренә дә авылда яшәгән бар дәвердә бѳтен мѳһим мәсьәләләр буенча да күп яклы ярдәм күрсәтелде.
Тулысынча укырга ...
«Россия җыелма командасын һәм Татарстан республикасы спортчыларын Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада ирешкән уңышлары белән котларга рөхсәт итегез.
Шулай ук чараларны югары дәрәҗәдә оештырудан һәм Белоруссия җыелма командасы һәм рәсми затларның Универсиада чараларында катнашуы белән бәйле оештыру мәсьәләләрен оператив хәл итүдәге булышлыгыгыздан канәгать калуыбызны әйтеп үтәсебез килә».
Тулысынча укырга ...
«Универсиада иң югары дәрәҗәдә узды, моны анда катнашучылар, ил һәм ФИСУ җитәкчеләре, Казан халкы һәм күп санлы шәһәребез кунаклары раслый.
Сезгә, Дирекция коллективына, волонтерларга Универсиадага әзерлек һәм уздыру вакытындагы киеренке хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм».
Тулысынча укырга ...
«Украина студентлар спорт союзы Оештыру комитетына һәм Сезнең командага студентлар спорты өчен бик мөһим вакыйганы менә дигән итеп оештырган һәм уңышлы уздырган өчен олы рәхмәтен җиткерә. Шулай ук Украина делегациясенә булышлыгыгыз өчен дә зур рәхмәт.
Казан үзенең тарихи архитектурасы, чиста, яшеллеккә күмелеп утырган урамнары һәм проспектлары, дистәләгән спорт корылмалары белән украина егет һәм кызларының хәтеренә уелып калачак».
Тулысынча укырга ...
Украина Мәгариф һәм фән министрлыгының Физик тәрбия һәм спорт буенча комитеты, Украина Студентлар спорты берлеге Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиаданы бик яхшы оештыруыгыз һәм уңышлы үткәрүегез өчен Сезгә һәм Татарстан халкына тирән рәхмәт белдерә.
Тулысынча укырга ...
«Татарстан башкаласындагы эре халыкара вакыйганың үткәрелү масштабы, Сабан туе бәйрәменең милли колориты, кунакчыллык һәм казанлыларның җылы мөгаләмәсе кунакларда онытылмаслык хис-кичерешләр калдырды. Бәхәссез, спорт бәйрәме уңышлы узды, һәм бик югары дәрәҗәдә оештырылды, дөньякүләм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте».
Тулысынча укырга ...