2012 елның 30 ноябреннән 3 декабренә кадәр Казанда Студентлар арасында самбо буенча дөнья кубогы ярышлары узачак.
2012 елның 12-16 ноябрендә Казанда Нәфис гимнастика буенча командалар арасында Россия чемпионаты һәм Нәфис гимнастика буенча Россия кубогы ярышлары узачак.
2012 елның 7–9 сентябрендә Татарстан башкаласында, Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә Студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты узачак.
Студентлар арасында ату буенча IV дөнья чемпионаты 2012 елның 4–9 сентябрендә Казанда узачак. Ярышлар 2 спорт корылмасында – «Свияга» стендка ату комплексында һәм Мирный бистәсендәге ядрәле ату комплексында үтәчәк.
Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионаты 27–31 августта Казандагы Урта Кабан күлендә урнашкан Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә узачак.