2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Финал кубка России среди молодежных команд по волейболу

20 майдан 27 майга кадәр Казанда волейбол буенча яшьләр командалары арасында Россия Кубогы финалы узачак. Аны оештыручылар - Бөтенроссия волейбол федерациясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Ярышлар Казандагы Бөтендөнья студентлар Уеннарына әзерлек кысаларындагы сынау ярышлары программасына керә.

Командалар өч спорт объектында: «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә, «Тулпар» һәм «Бустан» спорт комплексларында узачак.

Турнирда Россиянең 8 шәһәреннән: Мәскәү, Новосибирск, Казан, Кемерово, Краснодар, Сургут, Белгород һәм Яңа Уренгойдан 96 спортчы катнашыр дип көтелә.

Ярышларга 20 судья хезмәт күрсәтәчәк.

Тамашачылар өчен керү ирекле.

Спортчылар, тренерлар һәм массажчылар Универсиада авылына урнаштырылачак.

Универсиада авылында спортчыларны ашату ХМҮ территориясендә оештырылачак.

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Яшьләр командалары арасындагы  волейбол буенча Россия Кубогы финалы вакытында «Санкт-Петербург» волейбол үзәге (Мидхәт Булатов ур) ярышлар объектында  аккредитация узган ММЧ вәкилләре өчен матбугат конференцияләре залы, микс-зона, матбугат өчен трибуналар, әңгәмәләр бүлмәсе, фотопозицияләрдән торган матбугат зоналары оештырылачак.  

ММЧ аккредитацияләү
Яшьләр командалары арасындагы  волейбол буенча Россия Кубогы финалы   мәгълүмати яктырту максатында аккредитация узу өчен 2013 елның  20 маена  кадәр media.info@kazan2013.com электрон адресына запрос җибәрергә кирәк.  Запроска җавап итеп анкета җибәреләчәк, аны һәрбер аккредитация узучы ММЧ вәкиле тутырып, яңадан шул адрес буенча  юлларга тиеш. Аккредитация бейджлары бирү урыны һәм вакыты анкетада күрсәтелгән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Матбугат үзәге
Ярышлар матбугат үзәкләре халыкара таләпләргә туры китереп җиһазланачак. Ул пресса һәм фотографлар өчен махсус эш зоналарыннан торачак, һәр эш урыны чыбыклы интернетка һәм электр челтәренә тоташтырылачак.
Моннан тыш, матбугат үзәгендә матбугат вәкилләре өчен махсус инфодеск, яңалыклар һәм нәтиҗәләр басу бүлеге, принтерлар булачак. Ярышлар узган көннәрдә матбугат үзәге ярышлар башланганчы 2 сәгать алдан ачыла һәм ярышлар узганнан соң 4 сәгатьтән соң ябыла.

Микс-зоналар
ММЧ спортчылар  белән оператив эшләсен өчен FISU таләпләренә туры китерелеп микс-зоналар оештырылу каралган. Микс-зоналарга бары тик аккредитация узган журналистлар гына кертеләчәк. Команда тренерлары һәм спортчылар ярышлар тәмамланганнан соң журналистлар белән аралашыр өчен ярышлар мәйданчыгыннан микс-зона аша чыгачак.

Микс-зонаның эш вакыты – ярышлар тәмамланганнан соң 3-5 минут, ягъни катнашучылар спортчылар һәм тренерлар өчен киенү һәм чишенү бүлмәләренә узган вакыт аралыгында. Журналистлар спортчыларга һәм тренерларга узарга комаучаларга тиеш түгел.
Микс-зонада әңгәмәгә заявка матбугат үзәгендәге инфодескта кабул ителәчәк.

Матбугат конференцияләре
Ярышлар финалыннан соң 2013 елның 27 маенда объектта Яшьләр командалары арасындагы  волейбол буенча Россия Кубогы җиңүчеләре катнашында матбугат конференциясе оештыру планлаштырыла. Матбугат конференциясенең вакыты  турында мәгълүмат өстәмә рәвештә журналистлар күрсәткән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Фотопозицияләр
Ярышларга әзерләнү кысаларында объектларда фотопозицияләр, ягъни ярышларны фотога төшерү өчен максималь мөмкинлекләр бирә торган махсус бүлеп алынган мәйданчыклар оештырылачак.

Чемпионат яңалыклары

Home_thumbnail_egor5252
Казанда волейбол буенча яшьләр лигасы Кубогына нәтиҗә ясалды
27.05.2013  22:47 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Волейбол буенча яшьләр лигасы Кубогында катнашучылар һәм аны оештыручылар турнирга нәтиҗәләр чыгарды

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_egor3383
Новосибирскның "Локомотив" командасы волейбол буенча яшьләр лигасы Кубогына ия булды
27.05.2013  19:14 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Финалда Новосибирск волейболчылары Яңа Уренгойдан «Факел» командасын җиңде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_egor2193
«Зенит-УОР» волейбол буенча яшьләр лигасы Кубогы финалында бишенче урынны яулады
27.05.2013  17:07 – Спорт Фотоальбомны карарга

Казан командасы бишенче урын өчен матчта «Краснодарские Ястребы» командасын җиңде.

Тулысынча укырга

Чемпионатның барлык яңалыклары