2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты

2013 елның 23 - 27 апрелендә Казанның Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү бөенча Россия чемпионаты узачак. Ярышны оештыручылар – Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Россия синхрон йөзү федерациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Чемпионатта 250 спортчы катнашыр дип көтелә, алар арасында ике тапкыр олимпия чемпионы Светлана Ромашина һәм күп тапкырлар дөнья чемпионы Светлана Колесниченко да бар. Мәскәү командасы составының төп өлешен яшүсмерләр җыелмасы тәшкил итә.

Синхрончыларның чыгышына 45 судья бәя бирәчәк.

Тамашачылар өчен ярышларга керү – ирекле.

Синхрон йөзү Бөтендөнья студентлар Уеннары тарихында беренче мәртәбә Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада программасына өстәмә спорт төре буларак кертелде. Россия чемпионаты Уеннар алдыннан сынау чарасы буларак уздырыла.

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты көннәрендә ярышлар уза торган объектта (Су спорт төрләре сарае, Чистай ур) аккредитация узган ММЧ вәкилләре өчен матбугат конференцияләре залы, микс-зона, матбугат өчен трибуналар, әңгәмәләр бүлмәсе, фотопозицияләрдән торган матбугат зоналары оештырылачак.  

ММЧ аккредитацияләү
Без сезне синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын мәгълүмати яктыртырга чакырабыз һәм заявка бирергә өлгермәүчеләргә аккредитация процедурасы турында исләренә төшерәбез. Аккредитация узу өчен ММЧна 2013 елның 19 апреленә кадәр media.info@kazan2013.com электрон адресына запрос җибәрергә кирәк.  Запроска җавап итеп анкета җибәреләчәк, аны һәрбер аккредитация узучы ММЧ вәкиле тутырып, яңадан шул адрес буенча җибәрергә тиеш. Аккредитация бейджлары бирү урыны һәм вакыты анкетада күрсәтелгән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Матбугат үзәге
Ярышлар матбугат үзәкләре халыкара таләпләргә туры китереп җиһазланачак. Ул пресса һәм фотографлар өчен махсус эш зоналарыннан торачак, һәр эш урыны чыбыклы интернетка һәм электр челтәренә тоташтырылачак. Моннан тыш, матбугат үзәгендә матбугат вәкилләре өчен махсус инфодеск, яңалыклар һәм нәтиҗәләр басу бүлеге, принтерлар булачак. Ярышлар узган көннәрдә матбугат үзәге ярышлар башланганчы 2 сәгать алдан ачыла һәм ярышлар узганнан соң 4 сәгатьтән соң ябыла.

Микс-зоналар
ММЧ спортчылар белән оператив эшләсен өчен FISU таләпләренә туры китерелеп микс-зоналар оештырылу каралган. Микс-зоналарга бары тик аккредитация узган журналистлар гына кертеләчәк. Команда тренерлары һәм спортчылар ярышлар тәмамланганнан соң журналистлар белән аралашыр өчен ярышлар мәйданчыгыннан микс-зона аша чыгачак. Микс-зонаның эш вакыты – ярышлар тәмамланганнан соң 3-5 минут, ягъни катнашучылар спортчылар һәм тренерлар өчен киенү һәм чишенү бүлмәләренә узган вакыт аралыгында. Журналистлар спортчыларга һәм тренерларга узарга комаучаларга тиеш түгел.
Микс-зонада әңгәмәгә заявка матбугат үзәгендәге инфодескта кабул ителәчәк.

Матбугат конференцияләре
Ярышлар старт алганчы, 2013 елның 23 апрелендә объектта матбугат конферециясе оештыру планлаштырыла. Матбугат конференциясенең вакыты һәм анда катнашучылар турында мәгълүмат өстәмә рәвештә журналистлар күрсәткән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Фотопозицияләр
Ярышларга әзерләнү кысаларында объектларда фотопозицияләр, ягъни ярышларны фотога төшерү өчен максималь мөмкинлекләр бирә торган махсус бүлеп алынган мәйданчыклар оештырылачак. Фото һәм видео корреспондентлар бассейн кырыенда махсус жилет киеп эшләргә тиеш.

Чемпионат яңалыклары

Home_thumbnail_dsc_1644
Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты төгәлләнде
26.04.2013  22:24 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының йомгаклау көне нәтиҗәләре – Мәскәү спортчылары - ике алтын, Лилия Низамова көмеш отты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_0262
Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты. Икенче көн нәтиҗәләре
25.04.2013  22:51 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының икенче көнендә парлы һәм төркем белән чыгыш ясаучылар арасында ирекле программада медальләр уйнатылды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_1320
Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты. Беренче көн нәтиҗәләре
24.04.2013  21:18 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының беренче көнендә өч комплект медаль уйнатылды.

Тулысынча укырга

Чемпионатның барлык яңалыклары