2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзү буенча Россия кубогы финалы

2013 елның 16 – 22 апрелендә Казанда Йөзү буенча Россия кубогы финалы булачак. Ярышлар махсус Универсиада һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен төзелгән Су спорт төрләре сараенда узачак.

Кубокның финал өлешендә Россиянең 54 төбәгеннән 671 спортчы катнашыр дип планлаштырыла. Катнашырга гариза бирүчеләр исемлегендә Россия җыелмасының иң көчле йөзүчеләре, алар - Анастасия Зуева, Аркадий Вятчанин, Владимир Морозов, Никита Лобинцев, Юлия Ефимова, Яна Мартынова һәм башкалар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада, 2013 елгы XV Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында, дөнья һәм Европа беренчелегендә катнашачак илкүләм җыелма командалар тупланачак.

Ярышларга 60 кешедән торган судьялар коллегиясе хезмәт күрсәтәчәк.

Тамашачыларга керү ирекле.

Кубокта катнашучы спортчылар Универсиада авылында яшәяәчәк.

Универсиада авылы

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Йөзү буенча Россия Кубогы финалы вакытында ярышлар үтә торган объектта (Су спорт төрләре сарае, Чистай ур) аккредитация узган  ММЧ вәкилләре өчен матбугат зоналары оештырылачак, ул: матбугат конференцияләре залы, микс-зона, матбугат өчен трибуналар, әңгәмәләр бүлмәсе, фотопозицияләр.

ММЧ аккредитацияләү
Без сезне йөзү буенча Россия Кубогы финалын мәгълүмати яктыртырга чакырабыз һәм заявка бирергә өлгермәүчеләргә аккредитация процедурасы турында исләренә төшерәбез. ММЧна  2013 елның 15 апреленә кадәр media.info@kazan2013.com электрон  адресына запрос җибәрергә кирәк.  Запроска җавап итеп анкета җибәреләчәк, аны һәрбер аккредитация узучы ММЧ вәкиле тутырып, яңадан шул адрес буенча җибәрергә тиеш. Аккредитация бейджлары бирү урыны һәм вакыты анкетада күрсәтелгән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Матбугат үзәге
Ярышлар матбугат үзәкләре халыкара таләпләргә туры китереп җиһазланачак. Ул пресса һәм фотографлар өчен махсус эш зоналарыннан торачак, һәр эш урыны чыбыклы интернетка һәм электр челтәренә тоташтырылачак.
Моннан тыш, матбугат үзәгендә матбугат вәкилләре өчен махсус инфодеск, яңалыклар һәм нәтиҗәләр басу бүлеге, принтерлар булачак. Ярышлар узган көннәрдә матбугат үзәге ярышлар башланганчы 2 сәгать алдан ачыла һәм ярышлар узганнан соң 4 сәгатьтән соң ябыла.

Микс-зоналар
ММЧ спортчылар  белән оператив эшләсен өчен FISU таләпләренә туры китерелеп микс-зоналар оештырылу каралган. Микс-зоналарга бары тик аккредитация узган журналистлар гына кертеләчәк. Команда тренерлары һәм спортчылар ярышлар тәмамланганнан соң журналистлар белән аралашыр өчен ярышлар мәйданчыгыннан микс-зона аша чыгачак.
Микс-зонаның эш вакыты – ярышлар тәмамланганнан соң 3-5 минут, ягъни катнашучылар спортчылар һәм тренерлар өчен киенү һәм чишенү бүлмәләренә узган вакыт аралыгында. Журналистлар спортчыларга һәм тренерларга узарга комаучаларга тиеш түгел.
Микс-зонада әңгәмәгә заявка матбугат үзәгендәге инфодескта кабул ителәчәк.

Матбугат конференцияләре
Ярышлар старт алганчы,  2013 елның 16 апрелендә объектта матбугат конференциясе уздыру планлаштырыла. Матбугат конференциясенең вакыты һәм анда катнашучылар турында мәгълүмат өстәмә рәвештә журналистлар күрсәткән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Фотопозицияләр
Ярышларга әзерләнү кысаларында объектларда фотопозицияләр, ягъни ярышларны фотога төшерү өчен максималь мөмкинлекләр бирә торган махсус бүлеп алынган мәйданчыклар оештырылачак. Фото һәм видео корреспондентлар бассейн борты янында эшләгәндә махсус жилетләр кияргә тиеш.

Чемпионат яңалыклары

Home_thumbnail_dsc_0903
Казанда йөзү буенча Россия Кубогы финалы төгәлләнде
23.04.2013  10:45 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Казандагы Россия Кубогы финалының соңгы җиденче көне Владимир Морозов һәм Юлия Ефимованың чираттагы җиңүе белән төгәлләнде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_nalx3973
Лидерлар бирешми. Россия Кубогы финалының алтынчы көне нәтиҗәләре
22.04.2013  08:42 – Спорт Фотоальбомны карарга

Коротышкин, Зуева, Вятчинин, Морозов һәм Попова җиңүе – барысы да Казандагы Россия Кубогы финалының алтынчы көнендә.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_nalx3428
Морозовның чираттагы җиңүе. Россия Кубогы финалының бишенче көн нәтиҗәләре
20.04.2013  23:53 – Спорт Фотоальбомны карарга

Владимир Морозовның өченче алтын медале, Юлия Ефимова һәм Светлана Чимрованың җиңүләре — йөзү буенча Россия кубогы финалының чираттагы көн нәтиҗәләре турында.

Тулысынча укырга

Чемпионатның барлык яңалыклары