2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы ачык шәхси кубогы

Казанда 2013 елның 27 мартыннан 1 апреленә кадәр «Гимнастика үзәге» спорт комплексында спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы ачык шәхси кубогы уза.

Кубокта 150 спортчы катнашыр дип көтелә. Катнашучылар арасында - Татарстан Республикасы җыелма командасының иң яхшы гимнастлары, Россия җыелма командасы әгъзаләре: Шамил Гатиятов, Максим Синичкин, Мансур Зарипов – 2012 елгы Россия беренчелегендә җиңүчеләр, Инсаф Идиятуллин – 2012 елгы Бөтенроссия спорт мәктәпләре җәйге спартакиадасы җиңүчесе, Марат Хәбибуллин – 2012 елгы Бөтенроссия спорт мәктәпләре җәйге спартакиадасы призеры. Татарстан спортчыларының көндәшләре – Идел буе, Үзәк, Көньяк, Себер һәм Урал федераль округларының иң яхшы гимнастлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург спортчылары.

Чыгышларны 64 судья бәяләячәк.

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Казанда ярышлар объектында Спорт гимнастикасы буенча ТР Ачык Шәхси кубогы уздырган вакытта (Гимнастика үзәге, Сыртланова ур, 6 йорт) аккредитация узган ММЧ вәкилләре өчен матбугат зоналары оештырылачак, ул: матбугат конференцияләре залы, микс-зона, матбугат өчен трибуналар, әңгәмәләр бүлмәсе, фотопозицияләр.

ММЧ аккредитацияләү
Казандагы Спорт гимнастикасы буенча ТР Ачык Шәхси кубогын мәгълүмати яктырту максатында аккредитация узу өчен 2013 елның 27 мартына кадәр media.info@kazan2013.com электрон адресына запрос җибәрергә кирәк.  Запроска җавап итеп анкета җибәреләчәк, аны һәрбер аккредитация узучы ММЧ вәкиле тутырып, яңадан шул адрес буенча җибәрергә тиеш. Аккредитация бейджлары бирү урыны һәм вакыты анкетада күрсәтелгән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Матбугат үзәге
Ярышлар матбугат үзәкләре халыкара таләпләргә туры китереп җиһазланачак. Ул пресса һәм фотографлар өчен махсус эш зоналарыннан торачак, һәр эш урыны чыбыклы интернетка һәм электр челтәренә тоташтырылган булачак.
Моннан тыш, матбугат үзәгендә матбугат вәкилләре өчен махсус инфодеск, яңалыклар һәм нәтиҗәләр басу бүлеге, принтерлар булачак. Ярышлар узган көннәрдә матбугат үзәге ярышлар башланганчы 2 сәгать алдан ачыла һәм ярышлар узганнан соң 4 сәгатьтән соң ябыла.

Микс-зоналар
ММЧ спортчылар  белән оператив эшләсен өчен FISU таләпләренә туры китерелеп микс-зоналар оештырылу каралган. Микс-зоналарга бары тик аккредитация узган журналистлар гына кертеләчәк. Журналистлар белән аралашу максатында команда тренерлары һәм спортчылар алар янына, ярышлар тәмамланганнан соң, ярышлар мәйданчыгыннан микс-зона аша чыгачак.
Микс-зонада әңгәмәгә заявка матбугат үзәгендәге инфодескта кабул ителәчәк.

Матбугат конференцияләре
Ярышлар старт алыр алдыннан, 2013 елның 28 мартында объектта матбугат конференциясе уздыру планлаштырыла. Матбугат конференциясенең вакыты һәм анда катнашучылар турында мәгълүмат өстәмә рәвештә журналистлар күрсәткән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Фотопозицияләр
Ярышларга әзерләнү кысаларында объектларда фотопозицияләр, ягъни ярышларны фотога төшерү өчен максималь мөмкинлекләр бирә торган махсус бүлеп алынган мәйданчыклар оештырылачак.

Кубокта катнашучы спортчылар Универсиада авылында яшәячәкләр.

Универсиада авылы

 

Чемпионат яңалыклары

Home_thumbnail_dsc_9853
Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Кубогы төгәлләнде
01.04.2013  13:20 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Казанда Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Ачык шәхси кубогы төгәлләнде. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада өчен махсус төзелгән 29 спорт объектының берсендә - Гимнастика үзәгендә сынау ярышлары узды. Турнирның соңгы өч көнендә ир-атлар һәм хатын-кызлар программаларында берничә ярышны берләштергән дисциплинаның аерым төрләрендә иң көчле гимнастларны сайладылар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_big_dsc_9454
Гимнастлар беренче медальләрен отты
30.03.2013  19:01 – Спорт Фотоальбомны карарга

30 мартта Казанда спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Ачык шәхси кубогының икенче көне төгәлләнде. Россиянең 15 шәһәреннән җыелган иң яхшы 100 гимнаст катнашындагы турнир 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларындагы сынау ярышларын башлап җибәрде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0156
Гимнастлар квалификация раслады
29.03.2013  19:47 – Спорт

Казанда спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Ачык шәхси кубогы үткәрелә, анда Россиянең 15 шәһәреннән иң яхшы гимнастлар катнаша. Ярыш 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрүгә әзерлек кысаларында тест сыйфатында уздырыла.

Тулысынча укырга

Чемпионатның барлык яңалыклары