2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Фехтовкалау буенча «Язгы тамчы» Бөтенроссия турниры

22 майдан 27 майга кадәр XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласында традицион рәвештә 1997-2000 елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында Фехтовкалау буенча «Язгы тамчы» Бөтенроссия турниры уздырыла. Ярышлар «Казан» ат спорты комплексында булачак.

Ярышларда 120 кеше катнашыр дип планлаштырыла. Турнирда Татарстан Республикасы, Саратов өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Самара өлкәсе спортчылары катнашачак. Көн саен дүрт комплект медаль уйнатылачак: 1 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза.

Ярышларга 33 судья хезмәт күрсәтәчәк.

Тамашачылар өчен керү ирекле.

«Язгы тамчы» турниры кысаларында фехтовкалау буенча судьялар семинары уздырылачак. Семинарда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) вәкилләре, Россия фехтовкалау федерациясе, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «Казан 2013» Башкарма дирекциясе вәкилләре дә катнашачак.

Турнирда катнашучы читтән килгән спортчылар Универсиада авылында яшиячәкләр. 

Чемпионат яңалыклары

Home_thumbnail_bm029236
Казан Универсиадада фехтовкалау буенча ярышларны үткәрүгә әзер булачак
27.05.2013  19:10 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласында 1997-2000 елларда туган яшүсмер кыз һәм егетләр арасында фехтовкалау буенча турнир тәмамланды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_bm020152
Софья Савчук – фехтовкалау буенча яшүсмерләр ярышларында җиңүче
27.05.2013  17:02 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Казанда 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында фехтовкалау буенча “Язгы тамчы” Бөтенроссия турниры төгәлләнде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_bm029675
Казандагы фехтовкалау буенча яшүсмерләр ярышларында Дмитрий Воронин алтынга ия булды
27.05.2013  11:40 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Казанда 1997-2000 елларда туган яшүсмер кыз һәм егетләр арасында фехтовкалау буенча “Язгы тамчы” бөтенроссия турниры бара.

Тулысынча укырга

Чемпионатның барлык яңалыклары