2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге

Казанда 2013 елның 11 – 17 апрелендә Яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге узачак. Россиянең 13 шәһәреннән, ягъни Мәскәү, Санкт-Петербург, Бузулук, Волгоград, Воронеж, Екатеринбург, Пенза, Руза, Электросталь, Саратов, Ставрополь, Тольяти, Чиләбедән 150 спортчы килер дип көтелә. Катнашучылар арасында – яшүсмерләр арасында уздырылган дөнья һәм Европа чемпионатлары призерлары һәм җиңүчеләре. Ярышлар вакытында 12 индивидуаль һәм 2 синхрон сикерүдә 20 комплект медаль уйнатылачак. Ярышларга 33 судья хезмәт күрсәтәчәк.

Беренчелек Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада өчен махсус төзелгән уникаль спорт комплексы – Су спорт төрләре сараенда узачак.

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Юниорлар арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеген уздырган вакытта (Су спорт төрләре сарае, Чистай ур) аккредитация узган ММЧ вәкилләре өчен матбугат зоналары оештырылачак, ул: матбугат конференцияләре залы, микс-зона, матбугат өчен трибуналар, әңгәмәләр бүлмәсе, фотопозицияләр.

ММЧ аккредитацияләү
Юниорлар арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеген мәгълүмати яктырту максатында аккредитация узу өчен 2013 елның 10 апреленә кадәр media.info@kazan2013.com электрон адресына запрос җибәрергә кирәк.  Запроска җавап итеп анкета җибәреләчәк, аны һәрбер аккредитация узучы ММЧ вәкиле тутырып, яңадан шул адрес буенча җибәрергә тиеш. Аккредитация бейджлары бирү урыны һәм вакыты анкетада күрсәтелгән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Матбугат үзәге
Ярышлар матбугат үзәкләре халыкара таләпләргә туры китереп җиһазланачак. Ул пресса һәм фотографлар өчен махсус эш зоналарыннан торачак, һәр эш урыны чыбыклы интернетка һәм электр челтәренә тоташтырылачак.
Моннан тыш, матбугат үзәгендә матбугат вәкилләре өчен махсус инфодеск, яңалыклар һәм нәтиҗәләр басу бүлеге, принтерлар булачак. Ярышлар узган көннәрдә матбугат үзәге ярышлар башланганчы 2 сәгать алдан ачыла һәм ярышлар узганнан соң 4 сәгатьтән соң ябыла.

Микс-зоналар
ММЧ спортчылар  белән оператив эшләсен өчен FISU таләпләренә туры китерелеп микс-зоналар оештырылу каралган. Микс-зоналарга бары тик аккредитация узган журналистлар гына кертеләчәк. Команда тренерлары һәм спортчылар ярышлар тәмамланганнан соң журналистлар белән аралашыр өчен ярышлар мәйданчыгыннан микс-зона аша чыгачак.
Микс-зонаның эш вакыты – ярышлар тәмамланганнан соң 3-5 минут, ягъни катнашучылар спортчылар һәм тренерлар өчен киенү һәм чишенү бүлмәләренә узган вакыт аралыгында. Журналистлар спортчыларга һәм тренерларга узарга комаучаларга тиеш түгел.
Микс-зонада әңгәмәгә заявка матбугат үзәгендәге инфодескта кабул ителәчәк.

Матбугат конференцияләре
12.04.2013 елда ярышларны ачу тантанасына кадәр, объектта матбугат конференциясе уздыру планлаштырыла. Матбугат конференциясенең вакыты һәм анда катнашучылар турында мәгълүмат өстәмә рәвештә журналистлар күрсәткән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Фотопозицияләр
Ярышларга әзерләнү кысаларында объектларда фотопозицияләр, ягъни ярышларны фотога төшерү өчен максималь мөмкинлекләр бирә торган махсус бүлеп алынган мәйданчыклар оештырылачак.

Чемпионат яңалыклары

Home_thumbnail_nalx9934
Казанда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча Россия беренчелеге тәмамланды
17.04.2013  15:37 – Спорт articles.open_video

Ярышларның соңгы көнендә Пенза, Мәскәү һәм Электросталь спортчылары җиңү яулады.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail__nalx9388
Суга сикерү буенча Россия беренчелеге: бишенче көн, финал
16.04.2013  15:01 – Спорт

Суга сикерү буенча Россия беренчелегенең соңгы көннәрендә А һәм В группаларында егетләр арасында өч метрлы трамплиннан синхрон сикерү һәм кызлар арасында каланчадан сикерү буенча финал ярышлары узды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_nalx0989
Суга сикерү буенча Россия беренчелеге. Дүртенче көн. Финал.
15.04.2013  21:56 – Спорт Фотоальбомны карарга

Суга сикерү буенча Россия беренчелегенең дүртенче көн ярышлары Мәскәү һәм Санкт-Петербург спортчыларының җиңүе белән тәмамланды.

Тулысынча укырга

Чемпионатның барлык яңалыклары