2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча (ирекле стиль) Бөтенроссия ярышлары

Студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча (ирекле стиль) Бөтенроссия ярышлары Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларындагы сынау ярышлары программасына керә.

Ярышлар 2013 елның 4-7 апрелендә «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Ярышларда 230 спортчы катнашыр дип көтелә. 5 апрельдә узачак көрәш ярышлары 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашучыларны сайлап алу максатында уздырыла.

Ярышларга 32 судья бәя бирәчәк.

Ярышларга керү ирекле.

Спортчылар һәм судьялар Универсиада авылына урнаштырылачак.
Универсиада авылында спортчыларны ашату ХМҮ территориясендә оештырылачак.

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Ярышлар объектында («Ак Барс» көрәш сарае, Фатыйх Әмирхан ур, 1г йорт) Студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча (ирекле стиль) Бөтенроссия ярышлары уздырган вакытта аккредитация узган ММЧ вәкилләре өчен матбугат зоналары оештырылачак, ул: матбугат конференцияләре залы, микс-зона, матбугат өчен трибуналар, әңгәмәләр бүлмәсе, фотопозицияләр.

ММЧ аккредитацияләү
Студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча (ирекле стиль) Бөтенроссия ярышларын мәгълүмати яктырту максатында аккредитация узу өчен 2013 елның 4 мартына кадәр media.info@kazan2013.com электрон адресына запрос җибәрергә кирәк.  Запроска җавап итеп анкета җибәреләчәк, аны һәрбер аккредитация узучы ММЧ вәкиле тутырып, яңадан шул адрес буенча җибәрергә тиеш. Аккредитация бейджлары бирү урыны һәм вакыты анкетада күрсәтелгән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Матбугат үзәге
Ярышлар матбугат үзәкләре халыкара таләпләргә туры китереп җиһазланачак. Ул пресса һәм фотографлар өчен махсус эш зоналарыннан торачак, һәр эш урыны чыбыклы интернетка һәм электр челтәренә тоташтырылган булачак.
Моннан тыш, матбугат үзәгендә матбугат вәкилләре өчен махсус инфодеск, яңалыклар һәм нәтиҗәләр басу бүлеге, принтерлар булачак. Ярышлар узган көннәрдә матбугат үзәге ярышлар башланганчы 2 сәгать алдан ачыла һәм ярышлар узганнан соң 4 сәгатьтән соң ябыла.

Микс-зоналар
ММЧ спортчылар  белән оператив эшләсен өчен FISU таләпләренә туры китерелеп микс-зоналар оештырылу каралган. Микс-зоналарга бары тик аккредитация узган журналистлар гына кертеләчәк. Журналистлар белән аралашу максатында команда тренерлары һәм спортчылар алар янына, ярышлар тәмамланганнан соң, ярышлар мәйданчыгыннан микс-зона аша чыгачак.

Микс-зонаның эш вакыты – ярышлар тәмамланганнан соң 3-5 минут, ягъни катнашучылар спортчылар һәм тренерлар өчен киенү һәм чишенү бүлмәләренә узган вакыт аралыгында. Журналистлар спортчыларга һәм тренерларга узарга комаучаларга тиеш түгел.
Микс-зонада әңгәмәгә заявка матбугат үзәгендәге инфодескта кабул ителәчәк.

Матбугат конференцияләре
05.04.2013 елда ярышларны ачу тантанасына кадәр, объектта матбугат конференциясе уздыру планлаштырыла. Матбугат конференциясенең вакыты һәм анда катнашучылар турында мәгълүмат өстәмә рәвештә журналистлар күрсәткән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Фотопозицияләр
Ярышларга әзерләнү кысаларында объектларда фотопозицияләр, ягъни ярышларны фотога төшерү өчен максималь мөмкинлекләр бирә торган махсус бүлеп алынган мәйданчыклар оештырылачак.

Чемпионат яңалыклары

Home_thumbnail_kaz_8915
Казанда студентлар арасында көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары төгәлләнде
06.04.2013  19:56 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Казанда студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Турнир 2013 елгы Универсиада корылмасы - “Ак Барс” көрәш сараенда узды. Анда Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән килгән көрәшчеләр көч сынашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_2611
Көрәш буенча алтын медаль алучылар 2013 елгы Универсиада җыелмасына кертеләчәк
05.04.2013  20:40 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

«Ак Барс» Көрәш сараенда студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларының беренче көне тәмамланды. Ярышларда Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән вәкилләр катнаша.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_2378
Иң яхшы билбау көрәшчеләре 2013 елгы Универсиадада катнашачак
05.04.2013  16:27 – Рәсми хроника articles.open_video

Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда студентлар арасында көрәш һәм билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары уза.

Тулысынча укырга

Чемпионатның барлык яңалыклары