2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яшүсмерләр командалары арасында XII Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелеге

2013 елның 12-17 апрелендә Яшүсмерләр командалары арасында XII Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелеге уза.

Ярышлар өч спорт объектында үтәчәк: «Баскет-холл» баскетбол спорт корылмасы, «Мирас» спорткомплексы һәм «Васильево» укыту-тренировка үзәге. Беренчелектә 30 команда вәкиле - 360 спортчы катнаша.

Баскетбол 1959 елдан башлап җәйге Универсиадалар спорт программасына мәҗбүри спорт төре буларак кертелгән. Яшүсмерләр командалары арасында XII Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелеге Казандагы Бөтендөнья студентлар Уеннары алдыннан сынау чарасы буларак уздырыла.

Ярышлар кысасында шулай ук судьялар семинары да үткәреләчәк.

Беренчелек матчларына керү ирекле.

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Яшүсмерләр командалары арасында XII Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелегенең Финал туры уеннары узган көннәрдә,“Баске-холл” баскетбол спорт корылмасында (Спартак ур, 1) һәм “Мирас” спорт комплексында (Җәүдәт Фәйзи ур, 6)  аккредитация узган ММЧ вәкилләре өчен матбугат конференцияләре залы, микс-зона, матбугат өчен трибуналар, әңгәмәләр бүлмәсе, фотопозицияләрдән торган матбугат зоналары оештырылачак.

ММЧ аккредитацияләү
Яшүсмерләр командалары арасында XII Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелегенең Финал турын мәгълүмати яктырту максатында аккредитация узу өчен 2013 елның 10 апреленә кадәр media.info@kazan2013.com электрон адресына запрос җибәрергә кирәк.  Запроска җавап итеп анкета җибәреләчәк, аны һәрбер аккредитация узучы ММЧ вәкиле тутырып, яңадан шул адрес буенча җибәрергә тиеш. Аккредитация бейджлары бирү урыны һәм вакыты анкетада күрсәтелгән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Матбугат үзәге
Ярышлар матбугат үзәкләре халыкара таләпләргә туры китереп җиһазланачак. Ул пресса һәм фотографлар өчен махсус эш зоналарыннан торачак, һәр эш урыны чыбыклы интернетка һәм электр челтәренә тоташтырылачак.
Моннан тыш, матбугат үзәгендә матбугат вәкилләре өчен махсус инфодеск, яңалыклар һәм нәтиҗәләр басу бүлеге, принтерлар булачак. Ярышлар узган көннәрдә матбугат үзәге ярышлар башланганчы 2 сәгать алдан ачыла һәм ярышлар узганнан соң 4 сәгатьтән соң ябыла.

Микс-зоналар
ММЧ спортчылар  белән оператив эшләсен өчен FISU таләпләренә туры китерелеп микс-зоналар оештырылу каралган. Микс-зоналарга бары тик аккредитация узган журналистлар гына кертеләчәк. Команда тренерлары һәм спортчылар ярышлар тәмамланганнан соң журналистлар белән аралашыр өчен ярышлар мәйданчыгыннан микс-зона аша чыгачак.
Микс-зонаның эш вакыты – ярышлар тәмамланганнан соң 3-5 минут, ягъни катнашучылар спортчылар һәм тренерлар өчен киенү һәм чишенү бүлмәләренә узган вакыт аралыгында. Журналистлар спортчыларга һәм тренерларга узарга комаучаларга тиеш түгел.

Микс-зонада әңгәмәгә заявка матбугат үзәгендәге инфодескта кабул ителәчәк.

Матбугат конференцияләре
2013 елның 11 апрелендә “Баскет-Холл”да   Яшүсмерләр командалары арасында XII Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелегенең Финал туры старт алуга багышланган  матбугат конференциясе уздырылачак . Матбугат конференциясенең вакыты һәм анда катнашучылар турында мәгълүмат өстәмә рәвештә журналистлар күрсәткән адрес буенча хәбәр ителәчәк.

Фотопозицияләр
Ярышларга әзерләнү кысаларында объектларда фотопозицияләр, ягъни ярышларны фотога төшерү өчен максималь мөмкинлекләр бирә торган махсус бүлеп алынган мәйданчыклар оештырылачак.

Чемпионат яңалыклары

Home_thumbnail_img_6259
Казанда Россия балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасы беренчелеге тәмамланды
17.04.2013  20:31 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Бөтен Россия буенча җыелган яшүсмерләрнең иң яхшы утыз командасы иң кѳчлене билгеләү ѳчен Казандагы ѳч спорт мәйданында биш кѳн дәвамында кѳч сынаштылар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_1
ЦСКА балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасында җиңүче булды
17.04.2013  18:26 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Хәл иткеч матчта "армиячеләр" Мәскәү "Динамо"сының нык каршы торуына карамастан, җиңүгә ирештеләр.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_1309
Санкт-Петербургның «Спартак» командасы БЯБЛда ѳченче урын алды
17.04.2013  16:14 – Спорт

Казанда балалар-яшүсмерләр баскетбол лигасының XII беренчелеге ахырына якынлаша.

Тулысынча укырга

Чемпионатның барлык яңалыклары