2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Студентлар арасында самбо буенча дөнья кубогы

2012 елның 30 ноябреннән 3 декабренә кадәр Казанда Студентлар арасында самбо буенча дөнья кубогы ярышлары узачак.

2013 елгы Универсиада программасына тарихта беренче тапкыр, өстәмә спорт төре буларак, самбо буенча ярышлар кертелде. Дөнья кубогы Уеннар алдыннан үткәрелә торган беренчел чара булып тора.

Студентлар арасында самбо буенча дөнья кубогы ярышлары «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Корылманың уникальлеге – аның күпфункцияле булуында. Көрәш сарае көрәш төрләре үсешен тәэмин итү өчен тулысынча җиһазландырылган. Биредә күнегүләр өчен дүрт зал, тренажерлар залы, сауна, су процедуралары үткәрү мөмкинлеге һәм бассейны булган тернәкләндерү үзәге, душ белән җиһазландырылган чишенү бүлмәләре бар. Корылма шәһәрнең үзәгендә, Казансу елгасы ярында, «Миллениум» күпере янында урнашкан. «Ак Барс»та тхэквондо буенча Европа квалификация турниры (2012), 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында фехтовкалау буенча Европа чемпионаты (2011) кебек халыкара ярышлар үзды. Шулай ук биредә милли көрәш, айкидо буенча чемпионатлар үткәрелеп тора.

Чарада 30 илдән (Украина, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Алмания, Греция, Грузия, Иран, Испания, Кыргызстан, Латвия, Монголия, Польша, Россия, Румыния, Сирия, Словения, АКШ, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Франция, Италия, Чехия, Япония һ.б.) 460 кеше катнашыр, дип көтелә.

Ярышларда 60 хөкемдар эшләячәк.

Ярышларда катнашучылар һәм хөкемдарлар «Сафар-отель» кунакханәсендә яшәячәк.

«Сафар-отель»нең уңай якларының берсе – шәһәрнең нәкъ үзәгендә, парк зонасында, Казан Кремле һәм Казансу елгасы манзарасы ачыла торган урында урнашуы. Бу Европа стандартларына күнеккән, үз вакытын бәяли белә торган, ял итүдән тыш шәһәрнең истәлекле урыннары белән дә танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмый торган кешеләр сайлый торган урын. Кунакханәдән «Ак барс» көрәш сараена, «Татнефть-Арена» спорт сараена 10 минут эчендә барып җитеп була.

Катнашучыларны килгән һәм киткән вакытта транспорт белән тәэмин итү

Беренчел чараларның хөрмәтле катнашучылары һәм кунаклары!

Маршрут сайлаган вакытта Мәскәү аша түгел, туры Казанга килә торган авиарейсларга өстенлек бирергә киңәш итәбез. Андый маршрутны сайлау сезгә таможня һәм паспорт тикшерүе аша узу процедурасын шактыйга җиңеләйтәчәк. Үз чиратында, без аэропортта көтеп утыру вакытын кыскарту һәм сәфәрегезне уңайлырак итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз.

Катнашучыларны килү һәм китү графигы нигезендә «Казан» халыкара аэропорты – Кунакханә» маршруты буенча илтеп кую каралган.
Аерым делегацияләр өчен махсус автобуслар биреләчәк.

Ярышларга һәм күнегүләргә йөртү

Әлеге хезмәт 2012 елның 30 ноябреннән ярышлар тәмамланганчыга кадәр күрсәтеләчәк.

Катнашучыларны шаттл-автобусларда йөртү ярышлар тәртибе буенча башкарылачак. Багаж һәм тиешле экипировка шул ук автобусларда китереләчәк.

Автобусларның йөрү тәртибе белән яшәү, туклану урыннары, ярышлар үтә торган спорт корылмаларында алдагы көнне үк танышырга мөмкин булачак. Спортчылар һәм делегация әгъзалары расланган рәсми чаралар өчен транспорт белән тәэмин ителәчәк.

Яшәү урыннарында һәм спорт корылмаларында автобусларга утырту махсус билгеләнгән зоналарда башкарылачак. Допинг-тикшерү узу, матбугат конференциясендә катнашу яисә башка объектив сәбәпләр аркасында спортчы транспортка соңга калган очракта транспорт координаторына соңга калган спортчыларның саны һәм аларның китү вакыты җиткереләчәк.

Үз чиратында, корылмадагы транспорт персоналы әлеге спортчыларны кунакханәгә илтеп кую мәсьәләсен хәл итәчәк.

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Самбо буенча дөнья кубогын үткәргән вакытта аккредитация узучылар өчен ярышлар уза торган спорт корылмасында матбугат зоналары: матбугат үзәге, матбугат конференцияләре өчен зал, микс-зона, матбугат вәкилләре өчен трибуналар, ял һәм туклану зонасы, әңгәмәләр өчен бүлмә, фотога төшерү урыннары оештырылачак.

Аккредитация
Самбо буенча дөнья кубогын яктыртуга аккредитация узу өчен 2012 елның 20 ноябренә кадәр media.accreditation@kazan2013.com адресына сорау хаты язарга кирәк. Сорау хатына җавап итеп анкета киләчәк, әлеге анкетаны тутырып шул ук адреска юллау сорала. Игътибар: массакүләм мәгълүмат чарасының кубокны яктыртырга теләгән һәр әгъзасына аерым анкета тутыру мөһим. Аккредитация бейджлары бирелү вакыты һәм урыны турында анкетада күрсәтелән элемтә чаралары аша аерым хәбәр ителәчәк.

Матбугат үзәге
Матбугат үзәге халыкара таләпләргә һәм Бөтенроссия самбо федерациясе киңәшләренә туры китерелеп җиһазландырылачак. Ул журналистлар һәм фотографлар эшчәнлеге өчен зоналардан торачак, һәр эш урынында Интернетка һәм электр челтәренә тоташу мөмкинлеге булачак.
Моннан тыш, матбугат үзәгендә инфодеск, яңалыкларны һәм нәтиҗәләрне чыгартып алу һәм принтерга тоташу мөмкинлеге булдырылачак.
Кубок үтәчәк көннәрдә матбугат үзәге ярышлар башланырга 2 сәгать кала ачылачак һәм ярышлар тәмамланганнан соң 4 сәгать үткәч ябылачак.

Микс-зоналар
Журналистларга спортчылар белән оператив рәвештә эшләү мөмкинлеген тәэмин итү өчен FISU һәм Бөтенроссия самбо федерациясе таләпләренә туры килә торган микс-зоналар булдыру каралган. Микс-зонага бары аккредитация үткән журналистлар гына кертеләчәк. Журналистлар белән аралашу максатыннан командаларның тренерлары һзм спортчылар ярышлар тәмамланганнан соң микс-зона аша узачак.
ММЧ төренә карап спортчылар белән аралашу тәртибе:

  1. Host Broadcaster;
  2. Тиешле хокукларга ия телекомпанияләр;
  3. Тиешле хокукларга ия радиокомпанияләр;
  4. Мәгълүмати партнерлар;
  5. Журналистлар һәм фотографлар;
  6. Башка медиалар.

Микс-зона эшчәнлеге вакыты – ярышлар тәмамланганнан соң катнашучыларның чишенү яисә спортчылар һәм тренерлар өчен бүлмәләргә узу арасында 3-5 минут. Журналистлар спортчыларга, тренерларга үтеп китәргә комачауламаска тиеш.
Микс-зоналарда интервью алу өчен гаризалар матбугат үзәгендәге инфодескта кабул ителәчәк.

Матбугат конференцияләре
Ярышлар башланганчы һәм тәмамланганнан соң, шул исәптән, һәр комплект медаль уйнатылганнан соң корылмада матбугат конференцияләрен оештыру планлаштырыла.
Уздыру вакыты: ярышлар нәтиҗәсе чыгарылып, бүләкләү тантанасы тәмамлангач 20-30 минуттан соң.
Катнашучылар: тренерлар, җиңү яулаган команда вәкилләре, иң югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар, журналистлар соравы буенча спикерлар һ.б.
Барлык матбугат конференцияләрендә инглиз теленнән – рус теленә һәм русчадан  инглизчәгә тәрҗемә оештырылачак.

Фотога төшерү урыннары
Ярышларга әзерләнү барышында корылмада фотога төшерү урыннары – ярышлар барышын фотога төшерү өчен мөмкин кадәр иң яхшы шартлар тәэмин итә торган махсус аерып алынган һәм билгеләнгән мәйданчыклар булдырылачак.

Чемпионат яңалыклары

Home_thumbnail_egor2648
Самбо буенча Дөнья кубогы: хисләр һәм тэсирләр
03.12.2012  09:09 – Спорт articles.open_video Фотоальбомны карарга

Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың чираттагы беренчел чарасы – Студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогы тәмамланды. Ярышларда 40 илдән самбочылар көч сынашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_egor2344
Михаил Степанов: «Универсиада - Россия телевидениесе өчен искиткеч тәҗрибә»
02.12.2012  20:21 – Рәсми хроника articles.open_video Фотоальбомны карарга

30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Казанда 2013 елда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың беренчел чарасы – студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогы яоышлар үтте. Чара Бөтендөнья студентлар уеннары вакытында кулланылачак күп кенә функцияләрне сынап карарга, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең структур бүлекчәләре һәм хезмәттәш оешмалар арасында элемтә булдырырга ярдәм итте. Хезмәттәшләрнең берсе - «Спорт трансляцияләре» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Аның бурычы – 2013 елда Универсиада вакыйгаларын бөтен дөньяга яктырту. Тезник паркның хәле, Уеннарның перспективалары һәм студентлар арасында самбо буенча Дөнья кубогы вакытында эшләү турында оешманың җирле бүлекчәсе башлыгы Михаил Степанов kazan2013.ru порталына әңгәмә вакытында сөйләде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_1280
Олег Матыцин: «Самбо Универсиада программасына лаеклы рәвештә кертелде»
02.12.2012  20:15 – Спорт articles.open_video

Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин Студентлар арасында самбо буенча Казанда узган Дөнья чемпионатыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Тулысынча укырга

Чемпионатның барлык яңалыклары