2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Созвездие–Йолдызлык

Эстрада сәнгатенең «Созведие»-«Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестивале - Татарстан яшьләренең иҗатын дөньяга күрсәтүне күздә тоткан заманча эстрада сәнгате өлкәсендәге гаять киң масштаблы фестиваль.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән уздырыла һәм 2001 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасының барлык районнарын һәм шәһәрләрен колачлый, анда Россия һәм якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче башкаручылар һәм иҗат коллективлары катнаша. 12 ел эчендә фестивальдә Татарстаннан 630 000 дән артык бала һәм яшүсмер катнашты.

2010 елда Казандагы 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Килешү Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарындагы сәләтле яшьләр арасында Казандагы 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиада идеяләрен тарату, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең мәдәни элитасын тәшкил итәчәк талантлы яшьләрне туплауны күздә тота.

Элемтә өчен мәгълүмат:
Адрес: Россия, Казан, Карл Маркс ур, 23/6
Телефон: (843) 238-00-63, (843) 238-43-17
e-mail: artias@list.ru
Интернет-сайт: www.yold.ru