2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан Республикасы Композиторлар союзы

Татарстан Республикасы Композиторлар союзы – Россиядәге эре һәм дәрәҗәле композиторлар оешмаларының берсе. Ул сан һәм иҗат потенциалы буенча Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында тора. Аның составына бик күп композиторлар һәм музыка белгечләре тәрбияләп чыгарган әйдәп баручы педагоглар, үз эшенең осталары керә.

1996 һәм 2005 елларда Татарстан Республикасы Композиторлар союзы инициативасы белән “Новое передвижничество” музыка фестивале уздырылды. 1992 елда Казанда узган Япон һәм татар музыкасы фестивале, 1997 елда үткән япон музыкасы көннәре - республиканың музыкаль тормышындагы эре вакыйгалар булды. Алар Татарстан Республикасы Композиторлар союзы оештырган тагын да киңрәк масштаблы «Европа-Азия» Халыкара фестиваленә әзерлек этабы ролен уйнады. 1999 елда Композиторлар союзы Россиядә беренчеләрдән ISCM заманча музыка Халыкара ассоциациясе әгъзасе булды һәм ел саен “Дөнья музыкасы көннәре” халыкара фестивалендә катнаша.

2011 елның 17 маенда “Казан 2013” Башкарма дирекциясе белән ТР Композиторлар союзы арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. Килешүнең максаты – Татарстан һәм Россия халкына Казандагы 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиада идеяләрен җиткерү, шулай ук “Мәдәни Универсиада” да һәм 2013 елгы Уеннарны ачу һәм ябу тантаналарында катнашу өчен талантлы яшьләр туплау.

Элемтә өчен мәгълүмат:
Адрес: Россия, Казан, Лобачевский ур, 10
Телефон: (843) 236-00-01, (843) 238-39-10
e-mail: skrt@list.ru