2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия яшьләр берлеге

Россия яшьләр берлеге – Россиядәге иң күпсанлы һәм сәяси булмаган яшьләр оешмасы. Оешманың эшчәнлеге яшь буын вәкилләренә тормышта үз-үзләрен табарга, үз урыннарын булдырырга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Россия яшьләр берлеге программаларында ел саен 2 миллионга якын кеше катнаша. Берлекнең төбәкләрдәге бүлекчәләре югары уку йортларында, училищеларда, лицейларда, мәктәпләрдә һәм яшьләр эшли торган оешмаларда булдырыла. Алар бүген Россиянең 74 субъектында эшләп килә. Россия яшьләр берлеге составына «Содружество» Укучы яшьләр ассоциациясе дә керә.

Оешма 20 россиякүләм һәм 200дән артык төбәкара программалар һәм проектлар тормышка ашыра. Алар укучы, эшләүче яшьләр һәм студентлар өчен эшләнгән. Программалар арасында белем бирүгә, шәхесне үстерүгә, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә, һөнәр сайлауга, ялны оештыруга юнәлдерелгәннәре, мәдәни һәм спорт проектлары бар.

Берлек илне үстерүне күздә тоткан һәм яшьләргә ярдәм итәргә әзер булган башка иҗтимагый оешмалар, дәүләт органнары, бизнес оешмалары, журналистлар белән даими элемтәдә тора һәм хезмәттәшлек итә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясе» белән төзелгән килешү нигезендә Россия яшьләр берлеге Россиякүләм «Россия студентлар язы» программасында катнашучылар арасыннан иҗат коллективларын һәм башкаручыларны сайлап алуны оештырды. Алар 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларындагы мәдәни программаларга җәлеп ителәчәк.

Контактлар:
Адресы: Россия, Мәскәү шәһ., Маросейка ур, 3/13 йорт
Телефоны: (495) 625-00-08, факсы (495) 624-10-17
Интернет-сайты: www.ruy.ru, http://vk.com/rossomol