2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан Республикасы Милли музее

Татарстан Республикасы Милли музее – гомуммилли мәгънәгә ия булган фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-белем бирүче Татарстандагы эре учреждениеләрнең берсе.

ТР Милли музее республиканың мәдәни тормышында актив катнаша. Ел саен музейда «Светлое Воскресение», Язны каршы алу бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көне, Халыкара музейлар көне, «Сабантуй» кебек чаралар уздыру, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү гадәткә кергән.

2012 елның 5 апрелендә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе белән Татарстан Республикасы Милли музее арасында “Мәдәни Универсиада” проекты кысаларында уртак чаралар уздыруны күздә тоткан килешү төзелде.

Элемтә өчен мәгълүмат:
Адрес: Россия, Казан, Кремль ур, 2
Телефон: (843) 292-89-84, (843) 292-71-62
e-mail: tatar_museum@mail.ru
Интернет-сайт: www.tatar.museum.ru