2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россиядәге яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы

Россиядәге яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы (Милли Совет) – балалар һәм яшьләр оешмаларын координацияләү һәм аларга консультация хезмәте күрсәтү максатыннан оештырылган иҗтимагый оешмалар ассоциациясе.

Россиядәге яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы 1992 елда оештырылган һәм теркәлгән. Милли Советны оештыру Россия Федерациясе Президентының 1992 елның 16 сентябрендә кул куелган « Россия Федерациясендә яшьләр сәясәтен томышка ашыруның беренчел чаралары» дип аталган 1075нче Карары нигезендә башкарылган.

Милли Совет эшчәнлегенең төп максаты – Россиядәге яшьләр һәм балалар берләшмәләренең көчләрен берләштерү аша аларның мәнфәгатьләрен яклау һәм яшьләрнең һәм балаларның хокукларын яклау.

Россиядәге яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы һәм яшьләр, этномәдәни хәрәкәтләр инициативасы белән «Күпмилләтле Россия» клубы оештырылды. Әлеге клуб бүген актив эшчәнлек алып бара. Аны РФ Иҗтимагый палатасы үз канаты астына алды. Клубның ел дәвамында үткәрелүче чараларының иң мөһиме - «Диалог» Халыкара яшьләр лагере. Ел саен әлеге лагерьда 300дән артык яшь кеше катнаша. Алар - Россия, БДБ, Балтия илләре, Көнбатыш Европадагы коммерцияле булмаган яшьләр оешмаларында эшләүче белгечләр. Шулай ук лагерь эшчәнлегендә Россия югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары, Россия Федерацияс хакимият органнарыннан, Европа Советыннан һәм Европа яшьләр форумыннан вәкилләр, төрле дини оешмалардан яшьләр дә катнаша. Катнашучылар барысы да 18дән 35 яшькәчә буын вәкилләре.

Чараларны үткәргәндә Россиядәге яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советына РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Европа Советының яшьләр эшләре департаменты, Россия Федерациясенең яшьләр оешмалары һәм милли-мәдәни автономияләр ярдәм итә.

2011 елның февралендә Милли Совет «Казан 2013» Башкарма дирекциясе»нең партнеры булды. Ике арада төзелгән килешү нигезендә Милли Совет үзенең чаралары вакытында 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы популярлаштыра.

Контактлар:
Адресы: Россия, Мәскәү шәһ., Маросейка ур., 3/13 йорт, 4 кат
Телефоны: (495) 624-00-16, факсы: (495) 624-00-18
e-mail: pressa@youthrussia.ru
Интернет-сайты: youthrussia.ru