2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр төбәк иҗтимагый оешмасы

«Студентлар лигасы» – 1996 елдан бирле Татарстан Республикасының иң эре 23 югары уку йортын, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Алабуга һәм башка шәһәрләрдә белем алучы йөз меңнән артык студентны бер канат астына җыеп тота торган төбәк иҗтимагый оешмасы. Бүген Студентлар лигасы Татарстан гына түгел, Россиянең дә яшьләр сәясәтен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Оешманың төп максаты – Татарстан Республикасы студентларының мәнфәгатьләрен кайгырту һәм хокукларын яклау.

Студентлар лигасы һәрдаим студентлар өчен нинди дә булса эре чаралар оештырып тора. Алар арасында Студентлар теләктәшлеге атналыгы, «Объектив Лига» фотоконкурсы, Журналистика мәктәбе, Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни эшләр конкурсы, Югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары арасында проектлар һәм программалар республика конкурсы, Татарстанның иң яхшы чыгарылышы һәм аеруча популярлык яулаган «Татарстан Республикасының Студентлар язы фестивале» белән «Ел студенты» конкурсы.

2011 елның 22 февралендә Студентлар лигасы белән «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» арасында төзелгән килешү нигезендә студентлар оешмасы 2013 елгы Универсиадага әзерлек эшләрендә катнаша. Аларның бурычы – Бөтендөнья җәйге Универсиадага волонтерлар сайлап алу һәм әзерләү.

Ике оешманың көче белән оештырылган «Полиглот» конкурсы ярдәмендә берничә чит телне камил белгән студентларны барлау күздә тотыла. Әлеге студентлар Уеннар вакытында волонтер-атташе сыйфатында эшләчәк. «СТУД’звезда» һәм «Татарстан Республикасы Студентлар язы» республика фестивальләре вакытында Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары, Уеннар вакытындагы башка мәдәни чаралар өчен талантлы яшьләр сайлап алыначак. Студентлар лигасының Активлар мәктәбе вакытында исә төрле юнәлешле волонтерлар өчен укулар оештырыла.

Контактлар:
Адресы: Россия, Казан шәһ., Г. Тукай ур., 58 йорт, 303 офис
Телефон/факсы: (843) 231-81-41, (843) 231-81-42
e-mail: ligatatarstan@gmail.com
Интернет-сайты: www.ligastudentov.ru