2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры

Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры (ТР ДСО) –Россиядә әйдәп баручы коллективларның берсе.

Оркестр тарафыннан оештырылган «Рахлин сезоны», «Ак сирень», «Казан көзе» һәм «Concordia» дип аталган халыкара фестивальләр Татарстан һәм Россия мәдәни тормышында иң якты, уңышлы вакыйга дип кабул ителде.

Оркестр Казанның сәләтле музыка мәктәбе укучылары һәм консерватория студентлары өчен «Республика казанышы» проектын, Мәктәп укучылары өчен “Оркестр белән музыка дәресләре” укыту проектын, инвалидлар һәм авыру балалар өчен “Музыка белән дәвалау” циклын оештырды. 2011елда оркестр ТР Президенты тарафыннан оештырылган “Ел хәйриячесе – 2011” конкурсында җиңү яулады.

2011 елның 5 апрелендә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Килешүнең максаты – Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада идеяләрен Татарстан һәм Россия халкына җиткерү, шулай ук “Мәдәни Универсиада”да, 2013 елгы җәйге студентлар Уеннарын ачу һәм ябу танатаналарында катнашу өчен талантлы яшьләрне тарту.

Элемтә өчен мәгълүмат:
Адрес: Россия, Казан, Гоголь ур, 4
Телефон: (843) 236-73-65, (843) 236-73-65
e-mail: gso_rt@mail.ru
Интернет-сайт: tatarstan-symphony.com