2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

С. Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге

С. Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге – берьюлы иҗат, агарту һәм тикшеренү юнәлешләрендәге эшчәнлекне колачлый. Балалар һәм яшьләр, шул исәптән ятимнәр йортында яшәүчеләр белән эшләү Үзәк эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора.

Заманча музыка үзәге кабатланмас фестивальләр һәм концертлар оештыра. Кечкенә генә залда һәм Үзәкнең мемориал бүлмәләрендә, шулай ук шәһәрнең бүтән концерт залларында концертлар һәм төрле аудитория белән очрашулар уткәрелә, мәсәлән: «Европа-Азия» Халыкара фестивале, «MUS-Transit», Халыкара фестивале, "ХХI гасырда классик гитара” Халыкара фестивале.

Үзәкнең төп проектларының берсе – “С.Гобәйдуллина музыкасы дөньясы” программасы. Ул төрле аудиторияне күздә тотып, төрле вариантларда эшләнгән. Программа шулай ук композиторның мемориал бүлмәләрен тамаша кылуны, видеоматериаллар күрсәтү һәм тере музыка тыңлауны да үз эченә ала.

2012 елда “Казан 2013” Башкарма дирекциясе белән С. Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге арасында интеллигенция вәкилләренә һәм яшь буынга Казандагы 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиада идеяләрен җиткерүне һәм уртак чаралар уздыруны күздз тоткан килешүгә кул куелды.

Элемтә өчен мәгълүмат:
Адрес: Россия, Казан, Тельман ур, 29
Телефон: (843) 230-41-22
e-mail: sofia1937@mail.ru
Интернет-сайт: centrsofia.com