2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан Республикасының «Буревестник» яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте

Татарстан Республикасының «Буревестник» яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм республиканың югары уку йортлары активистлары тарафыннан 2000 елда булдырылды.

Спорт клубларын, югары һәм махсус урта уку йортларындагы физкультуры оешмаларын берләштергән «Буревестник» җәмгыяте яшьләр арасында спортны үстерү буенча зур тәҗрибә туплаган оешма. Ул Татарстанда яшьләр өчен спорт ярышлары үткәрү буенча лидерлыкны бирми.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, махсус урта һәм югары уку йортлары җитәкчелеге белән берлектә «Буревестник» җәмгыяте ел саен күп төрле республикакүләм спорт ярышлары, бәйрәмнәр үткәрә. Алар арасында түбәндәге чаралар да бар:ү

  • Махсус урта һәм югары уку йортлары арасында ел саен үткәрелә торган спартакиада;
  • Татарстан югары уку йортларының профессор-укытучылар составы арасында ел саен үткәрелә торган «Сәламәтлек» спартакиадасы;
  • Республика югары уку йортларының спорт лагерьләре арасында ел саен үткәрелә торган спартакиада;
  • Студентлар волейбол лигасының (югары дивизион) хатын-кыз командалары арасында ел саен үткәрелә торган финал ярышлары;
  • Республика студентлар футбол лигасының ел саен үткәрелә торган чемпионаты;
  • 2010 елда студентлар арасында тхэквондо буенча Россия Чемпионаты;
  • 2012 елда «Буревестник» җәмгыяте кубогына регби-7 буенча турнир;
  • Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) 80 еллык юбилее уңаеннан фитнес-аэробика буенча россиякүләм ярышлар;
  • 2011 елда Россия студентлар спорт берлегенең Тхэквондо буенча чемпионаты;
  • 2011 елда студентлар арасында Дзюдо буенча Россия чемпионаты;
  • 2012 елда студентлар арасында Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты.

2011 елның 22 февралендә Татарстан Республикасының «Буревестник» яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте белән «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Әлеге килешү нигезендә хезмәттәшлек буенча план төзелде. Аның нигезенлдә 2013 елгы Универсиада Татарстан Республикасындагы районнар һәм шәһәрләрдә, Россия регионнарының студентлар үзәкләрендә популярлаштырылачак. «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» белән берлектә «Универсиада – ул без!» дип аталган Россиякүләм яшьләр лагере оештырылды.

Контактлар:
Адресы: Россия, Казан шәһ., Г.Тукай ур., 58нче йорт, 207 нче офис.
тел./факсы: (843) 231-82-47, (843) 231-82-48
e-mail: studsport-rt@rambler.ru, 58-205@mail.ru
Интернет-сайты: www.burevestnik.tatarstan.ru