2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе

Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе иҗтимагый оешмасы «Мы...» яшьләр хәрәкәте лидерлары тарафыннан 2007 елда оештырыла.

Оешма эшчәнлеге сәләтле яшьләрне билгеләүгә һәм аларга ярдәм күрсәтүгә, яшь буынга гражданлык һәм патриотик тәбрия бирүгә, оештыру күнекмәләрен формалаштыруга, яшьләрнең рухи үсеше һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгытуга, яшьләрне иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итеп алар арасында социаль-негатив күренешләрне булдырмауга юнәлдерелгән.

Академия оешманың максатлары һәм бурычларын чагылдырган күпсанлы чараларның оештыручысы булып тора.

Шуларның кайберләре:

  • сәләтле яшьләрне билгеләү, аларга ярдәм итү, үстерү буенча «Кадрлар резервы» проекты;
  • сәламәт яшәү рәвеше өчен «Без… сәламәт – кушылыгыз!» («Мы… здоровы – присоединяйтесь!») челтәрле проекты;
  • донор канын тапшыру буенча «Без… синең белән бер каннан!» («Мы… с тобой одной крови!») челтәрле проекты һәм «Йөрәгеңне шәһәргә бүләк ит!» («Подари сердце городу!») акциясе;
  • югары уку йортларында ришвәтчелеккә каршы «Алмаска - бирмәскә» («Не дать – не взять») проекты;
  • Татарстан Республикасы яшьләренә гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча «Безнең заманның геройлары» («Герои нашего времени»), «Без... хәтерлибез!» («Мы… помним!») проектлары;
  • балаларны гадәти ишегалды уеннары белән кызыксындыру буенча «Онытылган уеннар» («Забытые игры») проекты;
  • «Мәдәниятара диалог һәм аңа дини яктан караш» («Межкультурный диалог и его религиозное измерение») һәм «Без... ТЫНЫЧЛЫК өчен тавыш бирәбез!» («Мы… голосуем за МИР!») проектлары;
  • Татарстан Республикасында яшьләр туризмын үстерү буенча «Яшләр старты!» («Старт молодых!») проекты;
  • Халык бердәмлеге көненә багышланган «Без... бер ил, Без... бер халык!» («Мы…одна страна, Мы…один народ!») акциясе;
  • Россия җыелмасының төрле ярышларда җиңүенә багышланган «Без... җан атабыз!» («Мы…болеем!») акциясе;
  • «Без... чиста шәһәр өчен!» («Мы… за чистый город!») челтәрле проекты.

«Универсиада синең шәһәреңдә» FISU әләме эстафетасы кысаларында үткәрелгән «Без... ТЫНЫЧЛЫК өчен тавыш бирәбез!» акциясе дәвамында оешма активистлары 20 меңгә якын тавыш җыйды, 2013 елгы Универсиадада катнашачак Россия спортчыларына теләкләр язылган 15 бик зур открытка ясады. Шулай ук оешма активистлары волонтерлар җәлеп итүне максат итеп куйган «Без… волонтерлар» флеш-мобын оештырды. Академиянең Актив мәктәпләре һәм форумнарында булачак уеннарны тәкъдим итү чаралары үткәрелә.

Элемтә:
Адрес: Россия, Казан шәһ., Тукай ур., 58 йорт, 202 офис
Телефон/факс: (843) 231-81-61, (843) 231-81-61
e-mail: akmolrt@gmail.com
Интернет-сайт: www.atmrt.ru