2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан шәһәренең Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе

Казан шәһәренең Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе – студентларның яшьләр иҗтимагый оешмасы. Оешма Казан югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларын һәм аспирантларны берләштерә. Ассоциациянең эшчәнлеге әгъзаләренең тигез хокуклы булуына, җитәкчелекнең коллегиягә корылуына нигезләнгән. Шунысы да игътибарга лаек – оешмада барлык карарлар да гомуми тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителә.

Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе 207 елда оеша. Аны оештыру иництативасы белән Россия Федерациясе Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе чыга. 2011 елда Казандагы ассоциация 3500 ирәсе чит ил вәкилен берләштерә иде. Әлеге сан көн саен арта гына бара.

Ассоциация күп санлы мәдәни, спорт һәм фәнни чаралар оештыруда катнаша. Мисал өчен ел саен Казанда шаулап-гөрләп Казан югары уку йортларында белем алучы студентлар арасында мини футбол буенча «Дөнья» чемпионаты, «Дөньяның Мәрҗән Миссы» матурлык конкурсы үтә. Ассоциация әгъзаләре күп төрле халыкара форумнарда да актив катнаша. Алар Грециянең Родос шәһәрендә халыкара яшьләр форумы, Сочидагы Олимпиадага 1000 көн кала, Евразия икътисад форумы кебек чаралара үзләрен актив күрсәттеләр.

2012 елның 20 февралендә Ассоциация өчен яңа үсеш этабы башланды. Бө көнне оешма «Казан 2013» Башкарма дирекциясе»нең партнеры булды. Килешү төзелгәннән соң Ассоциация “2013 елгы Универсиаданы каршылап мәдәниятара элемтәләр” дип аталган түгәрәк өстәл оештырды. Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе Казанда укучы чит ил студентларын волонтер-атташе сыйфатында җәлеп итәчәк.

Контактлар:
Телефон/факсы: +79655812274
e-mailы: aisakazan@yahoo.com
Интернет-сайты: www.aisakazan.ru