2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Коммерцияле булмаган партнерлар

Коммерцияле булмаган партнерлар белән бергә Универсиада дирекциясе 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада максатлары һәм идеяләрен популярлаштыру массакүләм мәдәни, спорт-сәламәтләндерү чараларын оештыра.

Иҗтимагый оешмалар

Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага яшьләрне тартуга юнәлтелгән өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

2011 елның февралендә Уеннарның парнерлары сыйфатында коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларны җәлеп итү буенча актив эш башлап җибәрелде.Укырга

Универсиада югары уку йортлары

Россия югары уку йортлары – Универсиадага әзерләнү һәм үткәрүгә эшен башкарган команданың мөһим өлеше.

2010 елның декабрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең эре югары уку йортлары белән хезмәттәшлек турында беренче килешүләр төзелде, уку йортлары «Универсиада югары уку йорты» рәсми статусын алды. Бу килешү мәгариф проектларын тормышка ашыру, Студентларның Бөтендөнья уеннарын, сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт идеяләрен популярлаштыру, Россия Федерациясендә волонтерлыкны үстерү һәм пропагандалау мәсьәләләре буенча ике якның хезмәттәшлеген билгели. Укырга

Универсиада партнерлары – махсус урта белем бирүче уку йортлары

Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыручылар командасының мөһим өлеше – Уеннарга әзерләнү һәм уздыру процессында катнашачак профессиональ кадрлар әзерләүче махсус урта белем бирүче уку йортлары.

2012 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Махсус урта белем бирүче уку йортлары директорлары советы белән «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» арасында килешү имзаланып, партнерлык мөнәсәбәтләре рәсми рәвештә теркәлде. Укырга

«Мәдәни Универсиада» проекты партнерлары

«Мәдәни Универсиада» проекты эре иҗат берләшмәләре һәм мәдәният учреждениеләре катнашында тормышка ашырыла. Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясенең музейлар, театрлар, концерт заллары һәм иҗат юнәлешедәге яшьләр оешмалары белән хезмәттәшлеге мәдәният эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен колачлау мөмкинлеге бирә.Укырга