2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Оешманың структурасы

Студентлар арасында халыкара спорт ярышлары үткәрүче төп оешма булган һәм күп кенә спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү буенча дөньяда икенче урында торган FISUның структурасы үзгәрүчән, әмма бик эффектив.

FISUның Генераль Ассамблеясы 163 ассоциациядән оеша.

Генераль Ассамблея һәр ике ел саен җыелыша. Гадәттә бу җәйге Универсиада вакытына туры килә. Бу вакытта FISUның алдагы елларга сәясәте билгеләнә һәм аның финанс идарәсе раслана. Һәр 4 ел саен Генераль Ассамблея Башкарма комитет әгъзаларын сайлый. Башкарма комитет 23 вәкилдән һәм Континенталь ассоциациядән булган 5 вәкилдән тора. Әлеге комитет FISUның Директорлар советын тәкъдим итә.

Көн саен администрацияләү өчен Федерацияләр һәм Башкарма комитет Генераль секретарьгә таяна. Аны штат һәм төрле комиссияләр билгели.

Ике мөһим үзенчәлек: Оештыру комитетлары һәм Халыкара спорт федерацияләре мәҗбүри рәвештә оештыру структурасына кертелергә тиеш. FISU секретариаты, FISU комиссияләре, Оештыру комитеты һәм Халыкара спорт федерацияләре мөһим спорт чараларын, Универсиадаларны һәм студентлар арасындагы Дөнья чемпионатларын әзерләгәндә тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр.

FISU комиссияләре, Башкарма комитет әгъзаләре Генераль Ассамблея утырышыннан соң ук, гомуми очрашу вакытында билгеләнә.

FISU Халыкара Олимпия Комитеты, GAISF, WADА кебек Халыкара спорт оешмалары белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай ук оешма халыкара гаммәви мәгълүмат чаралары белән дә хезмәттәшлек итә. FISUстудентларның спорт чаралары үткән илдәге сәяси хакимият вәкилләре белән мөнәсәбәтләрне җайлауда да төп роль уный.

Клод-Луи Галльен

FISU Президенты

Олег Васильевич Матыцин

FISUның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорт берлеге Президенты

Стефан Берг

FISUның Вице-президенты

Эрик Сайнтронд

FISUның Генераль секретаре

Марк Ванденплас

FISUның җәйге Универсиадалар директоры

Джон Варнок

FISUның халыкара техник комиссиясе Рәисе