2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Комитетлар

Комитетлар оешманың Башкарма комитетына идарә итү мәсьәләләре буенча ярдәм итә һәм киңәшләрен бирә.

Оешманың даими рәвештә эшли торган 12 комитеты бар:

  • Халыкара техник комитетлар: аларның берсе – Җәйге Универсиадалар өчен, берсе – Кышкы Универсиадалар өчен, ә берсе чемпионатлар өчен җавап бирә. Әлеге комиссияләр ярышларга әзерлекнең техник ягын күзәтәләр, ярышларның спорт программасын билгелиләр һәм чараларны үткәрүне тәэмин итәләр.

  • Спорт кагыйдәләре буенча комитет: уеннарның кагыйдәләре үтәлү дәрәҗәсен тикшереп тора, кирәк булган очракта Башкарма комитетка яңа кагыйдәләр кертергә тәкъдим итә.

  • Халыкара медицина комитеты: Уеннар вакытында медицина хезмәте күрсәтүне күзәтә, куркынычсызлык һәм гигиена кагыйдәләре үтәлүне кайгырта. Допингка каршы хезмәт эшчәнлеген тәэмин итә.

  • Халыкара контроль комитеты: катнашучылар арасында Уеннарда катнашу кагыйдәләренең үтәлү-үтәлмәвен тикшерә.

  • Студентлар спортын өйрәнү комитеты: Универсиадалар һәм FISU форумнары вакытында конференцияләр үткәреп, студентлар спорты үсешен өйрәнүне җәелдерә.

  • Матбугат буенча халыкара комитет: гаммәви мәгълүмат чаралары игътибарына тәкъдим ителүче барлык инфраструктураны, техник җиһазларны инспекцияли һәм контрольдә тота. FISU үткәрә торган чараларны матбугатта яктырту максатыннан халыкара гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итә.

  • Универсиадалар үткәрүне контрольдә тотучы комитет: кышкы һәм җәйге Универсиадаларны әзерләү өчен җавап бирә. Шул максатны тормышка ашыру өчен ул Уеннарны Оештыру комитетлары җитәкчелеге белән даими рәвештә очрашып, эш барышын тикшереп тора.

  • Финанс комитеты: казна вәкилләре белән бюджет планын өйрәнә.

  • Спортның студентлар өчен булган төрләрен үстерү комитеты: FISU структурасын җәелдерү һәм FISUның әгъзалары булган ассоциацияләрне үстерү максатыннан барлык проектларны өйрәнә.


Моннан тыш оешмада даими булмаган комитетлар эшли:
  • Юридик комитет: Башкарма комитетка FISUның спорт чаралары үткәрү белән бәйле булган барлык юридик мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә.

  • Маркетинг комитеты: Башкарма комитет әгъзаларыннан тора. Алар FISUның мркетинг программасы үтәлешен тикшерә.

  • Хатын-кызлар комитеты: Башкарма комитет составындагы хатын-кызлардан гына тора. Студентлар спортында туташлар һәм ханымнарның торышын бәяли.