2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада дирекциясе структурасы

Владимир Александрович Леонов

«2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе»нең («Казан 2013» Башкарма дирекциясе) генераль директоры.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең гомуми идарә итү эшләре белән шөгыльләнә.

1977 елда туа. 2000 елда «Икътисадчы, кыйммәтле кәгазьләр базары буенча белгеч» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 15 апрелендәге №185/НК приказы нигезендә икътисад фәннәре кандидаты фәнни дәрәҗәсе бирелде.

2002 – 2003 елларда – ТР КВН яшьләр иҗтимагый оешмасының директоры. 2003 – 2006 елларда – «Дүрт татар» телевизион иҗат берләшмәсе» ҖЧҖ директоры. 2006 – 2007 елларда «Универсиада-Казан-2011» гариза комитетының башкарма директоры булып эшли. 2008 елдан – «Универсиада-2013 дирекциясе» муниципаль унитар предприятиесе директоры. 2009 елның 1 октябреннән – «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль директоры. 2009 елның мартыннан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылыш депутаты.


Азат Рифкать улы Кадыйров

Генераль директорның беренче урынбасары

Стратегик һәм икътисади планлаштыру, 2013 елгы Универсиаданың инфраструктурасын, спорт программасын әзерләү, допинг-контроль мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

«Дәүләт һәм муниципаль идарә менеджеры» белгечлеге буенча – Казан дәүләт технология университетын, «Спорт менеджменты» белгечлеге буенча Дәүләт идарә университетын тәмамлый. Яшьләр сәясәте, мәгариф, физик культура һәм спорт үсеше комиссиясе әгъзасы. «Кадрлар резервы» Бөтенроссия проекты лауреаты.

Спорт белән кызыксына.

Лариса Олеговна Сулима

Аппарат җитәкчесе — Генераль директоры урынбасары

Персонал эшчәнлеген һәм волонтерлар әзерләү, коммерцияле булмаган партнерлар белән узара бәйләнеш һәм укыту проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча җавап бирә.

Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Тарих фәннәре докторы, доцент. 2005 елдан Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары Советы карамагындагы Тәрбия эшләре буенча координацияләү советын җитәкли. 2011 елдан бирле «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Президиумы әгъзасе, яшьләр сәясәте, мәгариф, физкультура һәм спортны үстерү комитеты рәисе. «Кадрлар резервы - илнең профессиональ командасы» бөтенроссия проекты лауреаты.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Россия Федерациясе яшьләр сәясәтенең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе, РФ Саклану министрлыгының «Хәрби дуслыкны ныгыту өчен» медале, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашырудагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән, «Универсиада синең шәһәреңдә» дип аталган FISU флагы эстафетасы Бөтенроссия проектын әзерләгән һәм тормышка ашырган өчен «Казанга хезмәт иткән өчен» II дәрәҗә билгесе белән һәм бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Китап укырга ярата, фитнес белән шөгыльләнә. Сәяхәт итәргә ярата.

Игорь Вениаминович Сивов

Генераль директор урынбасары – 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары башкарма директоры.

Маркетинг, мәдәни һәм социаль программалар юнәлешләре белән идарә итә

1980 елда туа. 2002 елда «Халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча «ТИСБИ» идарә академиясен тәмамлый. 2008 елдан – «Бәйрәм программалары дирекциясе» муницпаль унитар предприятиесенең директоры. Казан шәһәр Думасы депутаты; Думаның яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комиссиясе рәисе. «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

Футбол, хоккей, фитнес һәм китап уку белән кызыксына.

Фәрит Солтан улы Габделганиев

Генераль директор урынбасары – Универсиада авылы мэры

Универсиада авылы, аккредитация, кунакларны кабул итү һәм озатып җибәрү, медицина хезмәте күрсәтү юнәлешләре белән идарә итә

1976 елда туа. 1998 елда «Икътисадчы» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Икътисад фәннәре кандидаты.

Теннис, волейбол һәм йөзү белән кызыксына.

Азат Әгътас улы Галиәхмәтов

Генераль директор урынбасары

Пассажирларны йөртү һәм йөкләрне күчерү, транспорт инфраструктурасы һәм логистика юнәлешләре белән идарә итә

1971 елда туа. 1993 елда «Автомобильләр һәм автомобиль хуҗалыгы» белгечлеге буенча Кама политехник институтын тәмамлый. 1993 – 1995 елларда – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Түбән Кама санитар транспорт автопредприятиесенең генераль директоры урынбасары. 1995 – 2011 елларда – «Түбән Кама 2 нче автотранспорт предприятиесе» генераль директоры. 2001 – 2011 елларда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары. 2011 елның ноябрендә «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Башкарма дирекциясе»нең генераль директоры урынбасары вазыйфасына билгеләнә.

Оксана Дмитриевна Тубман

Генераль директор урынбасары

Универсиадада катнашучыларны тукландыру һәм урнаштыру юнәлешләре белән идарә итә

1980 елда туа. 2003 елда «Кунакханә менеджменты» белгечлеге буенча Southern Cross University (Сидней) һәм «Кунакханә һәм ресторан менеджменты» белгечлеге буенча William Blue International Hotel Management School (Сидней) тәмамлый.

2003 – 2005 елларда – «Нира-экспорт» ҖЧҖ коммерция хезмәтенең («Мираж» кунакханәсе) сату бүлегендә сату буенча менеджер. 2005 елда – «Совет» кунакханә агентлыгы» ҖЧҖ («Шаляпин Палас Отель» кунакханәсе) маркетинг бүлеге башлыгы, директор. 2006 елда – «Оранж-Казан» ҖЧҖ («Сулейман Палас Отель») кабул итү һәм урнаштыру хезмәте җитәкчесе; 2006-2007 елларда – «Инвест-строй» ҖЧҖ («Сулейман Палас Отель») директоры урынбасары; 2007-2008 елларда – «Корстон-Казан» ҖЧҖ сату буенча директоры; 2008 – 2011 елларда – «Лотос Хоспиталити» ҖЧҖ – эшлекле туризм һәм кунакханә консалтингы агентлыгының генераль директоры.

2011 елның ноябрендә «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе»нең генераль директоры урынбасары вазыйфасына билгеләнә.

Дмитрий Александрович Михайлов

Генераль директор урынбасары

Мәгълүмати технологияләр, медиа һәм матбугат объектлары белән эшләү, төзелеш һәм вакытлыча корылмаларны координацияләү юнәлешләре белән идарә итә

1974 елда туа. «Исәпләү машиналары, комплекслары, системалары һәм челтәрләре» белгечлеге буенча В.В. Куйбышев исемендәге Куйбышев политехник институтын тәмамлый.

2004 – 2008 елларда – «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы» дәүләт учреждениесе идарәсе башлыгы. 2008 елдан башлап 2010 елга кадәр – «Протон-техномедия» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары; 2010–2011 елларда – «Идел буе таныклык бирү үзәге» ЯАҖ бүлек башлыгы.

2011 елның октябреннән «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе»нең генераль директоры урынбасары.

“Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале, Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Галина Валентиновна Куприянова

Генераль директор урынбасары

Белемне планлаштыру, координация һәм идарә итү мәсьәләләре белән шөгыльләнә

Новосибирск дәүләт университетын тәмамлый. Икенче югары белемне Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт идарәсе академиясендә ала. Президент стипендиатлары программасы буенча Саскатчеван университетында (Канада) стажировка уза (1995), PMI проектлар белән идарә итү курсларында белем өсти (2010).

Социология фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең хакыйкый дәүләт киңәшчесе (РФ Президенты указы нигезендә, 1999). «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының 2 нче дәрәҗә медаленә ия. Россия Федерациясе яшьләр сәясәтенең шәрәфле хезмәткәре.

Россия Федерациясенең Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитетында оештырылган көннән бирле эшли.

1998 – 2000 елларда – Россия Федерациясенең Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары.

2000 – 2004 елларда – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының яшьләр сәясәте департаменты җитәкчесе, министрлыкның коллегия әгъзасы.

2004 – 2007 елларда Европа Советының Яшьләр һәм спорт директоратында эшли (Страсбург, Франция)
2008 – 2010 елларда – «2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары оештыру комитеты»ның Проектлар белән идарә итү офисы җитәкчесе (Уеннар персоналы функциясе), волонтерлар белән эшләр идарәсе җитәкчесе.

2010 елның мартыннан – «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе»нең генераль директоры урынбасары.