2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Команда

Team-main

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уңышлы үткәрү өчен бихисап структуралар һәм берләшмәләрнең тыгыз хезмәттәшлеге кирәк. Бу масштаблы чарага әзерләнү эшендә Россия Федерациясенең берничә министрлыгы, Татарстан Республикасының барлык министрлыклары, Россия һәм чит ил компанияләре һәм оешмалары катнаша. Коммерцияле булмаган партнерлар да уртак эшкә зур өлеш кертә. Алар арасында – Россия һәм Татарстанның югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортлары, илчеләр һәм, әлбәттә, волонтерлар. Аларның оешкан төстә эшләве һәм уртак хезмәте ярдәмендә Россия 2013 елгы җәйге Универсиаданы уздыруга таба ныклы адымнар белән атлый.

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада командасы – Бөтендөнья Универсиадалары тарихында иң яхшы Уеннарны уздырырга теләүче профессионаллар бердәмлеге.