2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Символиканы куллану

«2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы кануннарга каршы килмәгән очракта түбәндәге товар билгеләреннән файдалану хокукына ия (товар билгесенә бердәнбер хокук):

  1. 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада логотибы;
  2. 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада фирма билгесе;
  3. 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада талисманы;
  4. 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада шигаре;
  5. 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада стилен билгеләүче элемент.

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада логотибы

2013 елгы Универсиада логотибы вертикаль буенча сузылган дүртпочмак формасында эшләнгән. Әлеге дүртпочмакны инглиз телендә язылган Универсиада, Казан, Универсиаданы үткәрү елы, Россия сүзләре һәм Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) биш кыйтганы символлаштыручы биш йолдызы формалаштыра. Халыкара аралашу телендә логотип Уеннарның кайчан һәм кайда узуын төгәл һәм буталчыклар килеп чыкмаслык итеп күрсәтә.

Логотип фирма билгесе булган Ләлә чәчәге белән бергә дә, аерым да кулланылырга мөмкин. Әмма аның кагыйдәләргә туры килүе шарт. Кагыйдәләргә туры килмәгән логотиптан файдалану рөхсәт ителми.

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада фирма билгесе

Казан Универсиадасының фирма билгесе FISUның фирма төсләренә буялган. Ул Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) оештырган барлык чаралар өчен мәҗбүри фирма символикасы элементы булган U хәрефенә охшатып ясалган ләлә чәчәгеннән гыйбарәт. Логотип бүгенге татар орнаменты нигезен тәшкил иткән чәчәк стилендә эшләнгән. Моннан тыш, чәчәк ул – җәй атрибуты, яшьлек һәм үсеш, бәхет-шатлык символы.

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада талисманы

Казан Универсиадасының Талисманы – Юни (Uni) кушаматлы канатлы ак барс малае. Канатлы ак барс – Татарстан Республикасының милли символы. Ул Татарстанның гербында да урын алган.

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада шигаре

2013 елгы Универсиаданың шигаре – «U are the world». Универсиада эмблемасының төп өлешен латин алфавитының U хәрефе тәшкил итү сәбәпле, әлеге шигарьне түбәндәгечә язу кабул ителгән: «U are the world».

Мондый язылыш шигарьгә ике төрле мәгънә бирә: «Бар дөнья – синдә» – сүзгә-сүз тәрҗемәдә: «Син – ул дөнья» һәм «Универсиада – үзе бер дөнья».

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада стилен билгеләүче элемент

Бер-берсе белән киселешә торган биш дулкынсыман сызык стиль билгеләүче өстәмә бизәлеш элементы булып тора.

2013 елгы Универсиада символикасыннан рөхсәтсез файдалану – символика законсыз төшерелгән продукцияне җитештерү һәм сату яисә 2013 елгы Универсиада образыннан фадаланып алдан килешенмәгән реклама акциясен үткәрү – Универсиада брендының кыйммәтен киметә, аның бердәмлегенә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, мондый эшчәнлек Россиядә Универсиаданы уңышлы оештыру буенча ике процессны тормышка ашыруга комачаулый:

  • Уеннарны үткәрү өчен генә түгел, ә Россиядә спортны үстерү өчен кирәкле финанс ярдәме белән тәэмин итү;
  • Төп максат итеп югары керем алуны түгел, ә Универсиада образының тулылыгын саклауны билгеләү.

2013 елгы Универсиада дирекциясе брендны саклау буенча вазыйфаларын бары аның төгәллеге һәм тулылыгы өчен көрәш белән генә чикләнми. 2013 елгы Универсиада дирекциясе илдә интеллектуаль милек объектларыннан файдалану стандартлары формалаштыруга һәм җәмгыятьтә интеллектуаль милеккә карата хөрмәт булдыруга теләктәшлек күрсәтә.

Күпләр 2013 елгы Универсиада символикасын уртак, халык казанышы, дип кабул итә һәм маркетинг талпынышларын тормышка ашыруда Универсиада символикасын ирекле кулланып була, шулай итеп «Казандагы Уеннарга ярдәм итәбез», дип уйлый. Әмма бу ялгыш фикер. 2013 елгы Универсиада символикасы, башка интеллектуаль милек объектлары сыман ук, Россия кануннары тарафыннан саклана. Әгәр дә компаниянең, шәхси эшкуарның, дәүләт яисә иҗтимагый оешманың 2013 елгы Универсиада дирекциясе белән килешүе юк икән, Универсиада символикасыннан файдалану һәм рекламаланыла торган товар, хезмәт, оешма, шәхси зат 2013 елгы Универсиада белән бәйле, дигән хаталы күзаллау тудыру канунга каршы килә.

Товар билгесеннән бары бердәнбер хокук иясе – «2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы файдалана ала.

Аның рөхсәтеннән башка берәү дә Хокук иясенең товар билгесенә охшатып ясалган яисә бер үк төрле охшаш товарларны индивидуальләштерү өчен товар билгесеннән файдалана алмый.

2013 елгы Универсиада символикасыннан законсыз файдалану өчен Россия Федерациясе кануннары буенча административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

2013 елгы Универсиада символикасын саклау чаралары хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә башкарыла. Әлеге процестта Таможня хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Интеллектуаль милек, патентлар һәм товар билгеләре буенча федераль хезмәт (Роспатент), Интеллектуаль милекне саклау агентлыгы катнаша. Дәүләт органнары Россия территориясендә Универсиада символикасыннан законсыз файдалану очракларын билгеләү һәм юк итү өчен даими рәвештә мәгълүмат алышып тора.