2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Спорт төрләре

1959 елда Туринда үткән беренче Универсиадада спортчылар 7 спорт төре буенча гына ярышканнар. Әлеге вакыйгадан соң 50 елга якын вакыт үткәч, Казан Универсиададагы спорт төрләре буенча рекорд куярга җыена. 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиаданың спорт программасына Уеннар тарихында беренче тапкыр 27 спорт төре кертелде. Аларның 13е мәҗбүри спорт төрләре: җиңел атлетика, йөзү, нәфис гимнастика, өстәл теннисы, баскетбол, суга сикерү, фехтовкалау, футбол, дзюдо, спорт гимнастикасы, волейбол, теннис һәм су полосы. Казан программага рекордлы санда өстәмә спорт төрләре тәкъдим итте – 14: бокс, ату, синхрон йөзү, академик ишү, байдаркаларда һәм каноэларда ишү, самбо, спорт көрәше, билбау көрәше, шахмат, авыр атлетика, регби-7, чирәмдәге хоккей, бадминтон, пляж волейболы. Укырга