2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Регби 7


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 2
Ир-атлар
  • ир-атлар турниры
Хатын-кызлар
  • хатын-кызлары турниры

Командалар саны: 16 ир-ат командасы, 16 хатын-кыз командасы.

Катнашучы илләр

  • BEL
  • BRA
  • GBR
  • GEO
  • ITA
  • CAN
  • CHN
  • LAT
  • MAS
  • NAM
  • POL
  • RUS
  • ROU
  • USA
  • UKR
  • FRA
  • RSA
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 2 0 0 2
2 FRA 0 1 0 1
3 ITA 0 1 0 1

2013 елгы Универсиадада беренче тапкыр Регби-7 буенча ярышлар үткәреләчәк.


1934 елда беренче тапкыр регби буенча Мәскәү чемпионаты уздырыла. Ул вакытта Мәскәү регби командаларында башка спорт төрләрендә уңышка ирешкән спортчылар уйный. Алар арасында – атказанган спорт мастерлары көрәшче Г.Пыльнов, баскетболчылар һәм баскетбол тренерлары С.Спандарьян, К.Травин, А.Зинин, танылган футболчы һәм футбол тренеры А.Соколов.
Әмма 1949 елда ил җитәкчелеге СССРда регби уйнауны тыя. Әлеге спорт төре безнең илгә 1957 елда узган Яшьләр һәм студентларның бөтендөнья фестиваленнән соң гына әйләнеп кайта. 1967 елда СССР регби федерациясе оештырылганнан соң регби буенча Бөтенсоюз беренчелекләре 1968 елдан башлап даими уздырылып килә. 1975 елның маенда СССР регби федерациясе Регби буенча халыкара һәвәскәрләр федерациясенә керә.
1979 елдан башлап совет җыелмасы Европа чемпионатының югары лигасы уеннарында катнашып килә. Өч тапкыр – 1978, 1981 һәм 1983 елларда бу ярышларның бронза призеры була, ә 1985 – 1987, 1989 һәм 1990 елларда турнирның көмеш медальләрен яулый.
Регби-7 буенча Россия җыелмасы халыкара мәйданда түбәндәге уңышларга иреште:
•    1998 ел – Бенидормда (Испания) халыкара турнир – 2 нче урын;
•    1999 ел – Айр-Франс кубогы (Париж) – Кече кубок;
•    2000 ел – Дөнья кубогының финалына чыгып, дөньяның иң көчле 24 командасы арасына эләгү (Мадрид);
•    2001 ел – Мар-де-Платода (Аргентина) узган Дөнья кубогында – 9 нчы урын;
•    Европада 2 нче урын (Англия җыелмасыннан соң);
•    2003 ел – Бенидормда (Испания) халыкара турнир – 1 нче урын;
•    2003 ел – Бангкокта (Таиланд) халыкара турнир – 1 нче урын;
•    2004 ел – Пальма-де-Майоркада (Испания) Дөнья кубогы финалына чыгу.
Регби-7 буенча Россия чемпионатлары 1992 елдан бирле үткәрелә.


Регбиның Татарстан Республикасында үсеше, нигездә, Казан белән генә бәйле. Биредә 1967 елда «Динамо» стадионында Казан регбичылары беренче күнегүләрен үткәрә. «Рубин», КХП, «Синтез», «Эллипс» регби командалары барлыкка килә. Казанда регби студентлар арасында аеруча популярлаша. КДУ, КХТИ, КАИ кебек югары уку йортларында регби командалары оештырыла. Җитмешенче елларда Казан регбичылары Россия, СССР беренчелекләрендә, студентлар арасындагы чемпионатларда даими катнашып килә.
1988 елда Ленин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсе нигезендә «Стрела» регби командасы оештырыла. 1991 елдан башлап тимер юлчылар һәм «Стрела» регбичылары Россия чемпионатларында даими катнаша. Казанда регбиның бөтен зур уңышлары биш тапкыр Россия чемпионы булган «Стрела» командасы белән бәйле. Бу команда уенчылары Россия җыелмасы өчен дә чыгыш ясый. 2001 елда Казанда Студентлар арасында регби буенча Европа чемпионаты уза. Бу ярышларда Россия җыелма командасы да катнаша, Татарстанның да аерым командасы була. Нәтиҗәдә, республика командасы икенче урынны яулый, ә ил җыелмасы бишенче урында гына кала.
2002 елда Казанда Татарстан һәм АКШ җыелмалары арасында иптәшләрчә уен үткәрелә.
2003 елда Казанда «Энергия» командасы оеша. 2005 елда аны Россия регбичылары союзына кабул итәләр. Шул ук елны «Энергия» регби-7 буенча Россия чемпионатында катнаша. 2008 елда Россия Федерациясенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте белән Россия регбичылары союзы арасында хезмәттәшлек турында килешү нигезендә команданың исеме «Динамо-Энергия»гә үзгәртелә. «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте һәм «Энергия» клубы җитәкчелеге тырышлыгы белән 2008 һәм 2009 елларда регби-7 буенча Россия кубогы ярышлары Казанда үткәрелә. 2011 елда «Динамо-Энергия» регби-7 буенча Россия чемпионаты һәм кубогында катнаша. Команданың капитаны Руслан Мөхетдинов 2010 елда Россия студентлар җыелмасы составында Дөнья чемпионатының көмеш медальләрен яулый. Шул ук елны клубның үз шәкерте Руслан Ганиев яшьләр арасында Дөнья кубогының бронза призеры була.
Регби-7 Олимпия уеннары программасына кертелгәннән соң I «Россия – спорт державасы» Халыкара форумы программасына да спортның бу төре буенча ярышлар кертелде.
Казанда регби-7 хатын-кызлар арасында да берникадәр үсеш алды. Үзебезнең шәкертләребез – Юлия Елакова белән Оксана Мельникова 2006 елда студентлар арасында регби-7 буенча Дөнья кубогында (Пекин) Россия студентлар җыелмасы составында бронза медальләр яулый. 2007 елда «Заречье-КДЭУ» командасы Россия чемпионатын өченче урында тәмамлый. 2009 елда «Динамо-Университет» хатын-кызлар командасы оештырыла. Әлеге команда Россия чемпионатында катнаша, ә 2010 елда Россия кубогы өчен ярышларның финал этабына кадәр барып җитә.
2011 елда «Стрела» клубы һәм Казан дәүләт аграр университеты нигезендә «Агроуниверситет» дип аталган яңа команда оешты. Әлеге команда Россия чемпионатының Югары лигасында чыгыш ясый һәм, беренчелекне яулап, 2012 елда Россия чемпионатының Суперлигасында уйнау хокукын ала. 2012 елда «Агроуниверситет» командасы регби-7 буенча Россия кубогында 4 нче урын яулый.


Объектлар Icon-more

Stadium-dinamo-main-345x230

«Динамо», стадион

Адрес: Горький ур., 24 йорт
Телефон: (843) 291-33-53, (843) 291-35-64

________________

«Тулпар» стадионы

Адрес: Рауис Гәрәев ур., 84 йорт
Телефон: (843) 221-31-03