2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Авыр атлетика


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 15
Ир-атлар
  • 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг, 105 кг, +105 кг
Хатын-кызлар
  • 48 кг, 53 кг, 58 кг, 63 кг, 69 кг, 75 кг, +75

Катнашучылар саны – һәр җыелма команда составында 15 спортчы.

Катнашучы илләр

  • AZE
  • ARG
  • ARM
  • BEL
  • BUL
  • BRA
  • HUN
  • GER
  • DEN
  • DOM
  • EGY
  • INA
  • IRI
  • ESP
  • KAZ
  • CAN
  • CHN
  • COL
  • LAT
  • LTU
  • MAS
  • MLT
  • MEX
  • MDA
  • MGL
  • NZL
  • NOR
  • PAK
  • POL
  • RUS
  • ROU
  • PRK
  • SRB
  • SVK
  • USA
  • SLE
  • TJK
  • THA
  • TPE
  • TKM
  • TUR
  • UZB
  • UKR
  • PHI
  • FIN
  • FRA
  • SWE
  • SRI
  • KOR
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 6 3 3 12
2 CHN 2 0 0 2
3 PRK 1 2 1 4

2011 елда Кытайның Шеньчжэнь шәһәрендә узган Универсиадада ярышлар тарихында беренче тапкыр авыр атлетика турниры үткәрелә. Уеннарда 15 комплект медаль (ир-атлар арасында – 8, хатын-кызлар арасында – 7) уйнатыла.


Россия авыр атлетикасының рәсми тарихы 1885 елда Петербургта «Авыр атлетика яратучылар түгәрәге» оешкан көннән исәпләнелә. Түгәрәкнең җитәкчесе – «Россия авыл атлетикасы атасы» исемен йөрткән табиб һәм педагог В.Ф. Краевский. Бу талантлы тренерның шәкертләре халыкара ярышларда күп тапкыр җиңү яулый. Алар арасында легендар «дядя Ваня» – И.В. Лебедев та була.
1937 елда Бельгиянең Антверпен шәһәрендә узган Эшче спортчыларның III Олимпиадасында Советлар Союзы авыр атлетлары бөтен авырлык категорияләрендә җиңә һәм гомумкоманда нәтиҗәсендә беренче урынны яулый. II Бөтендөнья сугышына кадәр 50 бөтенсоюз рекорды яңартыла. Бу рекордларның 24е дөнья дәрәҗәсендә иң югары күрсәткечләр дә була әле. Дөнья рекордларын куйган совет спортчылары арасында Г.Новак, Е.Хотимский, В.Крылов, Р.Манукян, М.Касьяник, А.Петров, А.Божко кебек атаклы авыр атлетлар бар. 1964 елда СССР Халыкара авыр атлетика федерациясе составына керә һәм беренче тапкыр дөнья чемпионатында катнаша (Париж). Мәскәү вәкиле Г.Новак, 82,5 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңеп, дөнья чемпионы исемен яулаган беренче совет спортчысы буларак тарихка кереп кала. Авыр үлчәмдә беренче җиңүне шулай ук Мәскәү спортчысы А.Медведев яулый.
Циркта профессиональ көрәшне һәм Россиядә авыр атлетиканы популярлаштыруга зур өлеш керткән шәхес – Иван Владимирович Лебедев (тәхәллүсе – «Дядя Ваня»). Краевский шәкерте Лебедев, оста атлет булуына өстәп, француз көрәше буенча чемпионатлар оештыру белән дә шөгыльләнә, «Геркулес» спорт журналын чыгара, авыр атлетика буенча «Көч һәм сәламәтлек», «Авыр атлетика», «Профессиональ француз көрәше тарихы» китапларын яза.


Татарстан авыр атлетикасының беренче зур уңышлары Николай Жеребцов (1906 – 1979) чыгышлары белән бәйле. 1928 елда узган Бөтенсоюз спартакиадасында ул 82,5 килограммнан авыррак үлчәмдә бронза медален яулый.
СССР ның атказанган тренеры Ефрат Әхмәди улы Тимерҗанов (1931 – 1993) – шулай ук Татарстан спорты горурлыгы. Н.Колесников, И.Зыятдинов, Д.Прусов, Н.Капитонов кебек атаклы авыр атлетлар – барысы да аның укучылары.
Республикада авыр атлетика үсешенә РСФСР ның атказанган физик культура хезмәткәрләре Ш.Х. Галиев (1926 – 2008) белән Р.А. Хәйруллин зур өлеш кертә.
18 яшенә кадәр Тәтештә яшәгән Аркадий Воробьев 1952 елгы Олимпиадада өченче урынга лаек була (82,5 килограммга кадәр авырлык категориясендә). Киләсе Уеннарда ул 90 килограммга кадәр үлчәмдә бу күрсәткечен янәдән кабатлый.
1960 елгы Олимпия уеннарында Александр Курынов Татарстанга беренче алтын медаль китерә (75 килограммга кадәр авырлыкта). Курынов, 1959 елда «Дуслык» халыкара турнирында җиңү яуласа да, Рим Олимпиадасы башланганчы фаворитлар арасында исәпләнми. Әмма «Тимер» кушаматы тагылган Гавай спортчысы Томми Коно да Татарстан егетнә көндәшлек тудыра алмый. 1961 – 1963 елгы дөнья чемпионатлары һәм 1960 – 1963 елгы Европа чемпионатларында үз авырлык категориясендә Курыновка тиңнәр булмый. Курынов исәбендә – 14 дөнья рекорды.
1976 елда Монреальдә Бөгелмә егете Николай Колесников 56 килограммга кадәр авырлыкта Олимпия чемпионы исемен яулый. Ул вакытта, хәрби хезмәттә булуы сәбәпле, Ростов өлкәсенең Шахта шәһәре өчен чыгыш ясавына карамастан, Николай Алексеевич янәдән туган ягына әйләнеп кайта. Ике тапкыр дөнья чемпионы булган (1977 һәм 1978) Колесников тагын 2 тапкыр дөнья чемпионатларының көмеш медальләрен яулый. 1975 елда Европа чемпионатының көмеш медаленә лаек булганнан соң, Колесников дүрт ел рәттән (1976 – 1979) Европа чемпионатларында беренче урынны яулап килә. Бүген Николай Алексеевич авыр атлетика буенча Россия үсмерләр җыелмасының һәм Татарстан командасының баш тренеры вазыйфаларын башкара.
Төрле елларда Татарстан данын яклаган спорт мастерлары: М.Исмәгыйлев, Ф.Зинәтуллин, М.Сәхәбетдинов, Ю.Голубев, Г.Умылин, И.Шәйхетдинов, Г.Миңнәхмәтов, Р.Фәхретдинов, И.Петров, Э.Садыков һ.б.; халыкара дәрәҗәдәге спорт мастерлары: А.Деманов, С.Шимкова, В.Алиев, А.Мохина.
Светлана Шимкова белән Анна Мохинаның остазы – Бөгелмәдә хатын-кызлар авыр атлетикасы үсешенә зур өлеш керткән шәхес Николай Капитонов. Соңгы 7 елда (2005 – 2012) Шимкова дөнья чемпионатларында 2 көмеш һәм бер алтын медаль яулый, Европа чемпионатларында ике тапкыр беренче урынга лаек була.
Казан күп тапкыр авыр атлетика буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларны үзендә кабул итә. Башта – Укучыларның I Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында үсмерләр арасында авыр атлетика турниры, аннары – Россия кубогы, ә 2006 елда ил чемпионаты Татарстан башкаласында уза.
2006 елда Шимкова үз мәйданында алтын медаль яулый, ә Деманов призерлар арасына эләгә.
2010 елда Татарстанда узган Россия кубогы өчен ярышларда Татарстан авыр атлетлары 4 медаль яулый. Спас районының Болгар шәһәрендә туып үскән А.Деманов алтын медальгә лаек була. Дмитрий Хомяков белән Светлана Шимкова – икенче, Наил Гыйззәтуллин – өченче урында.
Моннан тыш, Артем Окулов Сингапурдан Үсмерләр арасында I Олимпия уеннарында алтын медаль алып кайта.
2011 елда Андрей Деманов «Баскет-Холл»да узган Европа чемпионатында җиңү яулый. Ә Артем Окулов башта – юниорлар арасында Европа чемпионатында, аннары дөнья беренчелегендә дә җиңә.

Авыр атлетика Казанда

  • «Батыр» республика олимпия резервы балалар һәм үсмерләр махсуслашкан спорт мәктәбе
  • «Цудзуки» көрәш сәнгате үзәге
  • «Юниор» үсмерләр клубы
  • «Орленок» үсмерләр клубы
  • «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге
  • «Подросток» муниципаль оешмасы
  • «Диана» үсмерләр клубы
  • «Техносила» спорт комплексы
  • «Волжанка» клубы
  • «Надежда» үсмерләр клубы
  • Эфебия» үсмерләр клубы
  • Юдино, Олимпия резервы училищесы, Ветеринар академия, КФУ (элекке Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт финанс-икътисад университеты базасында), Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.

Объектлар Icon-more

________3

«Ак бүре» универсаль спорт комплексы

Адрес: Ваһапов ур, 17 йорт
Телефон: (843) 276-60-19, (843) 276-00-07

Batir-345x230

«Батыр» спорт комплексы

Адрес: Ибраһимов пр., 44 йорт
Телефон: (843) 523-64-75