Максималь заявка – 18 спортчы.
Урын | Ил | ![]() |
![]() |
![]() |
Йомгак |
---|---|---|---|---|---|
1 | RUS | 12 | 3 | 4 | 19 |
2 | TKM | 2 | 3 | 6 | 11 |
3 | KGZ | 2 | 1 | 6 | 9 |
Билбау көрәше буенча ярышлар беренче тапкыр 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадада уздырылачак.
Билбау көрәше рәсми рәвештә олимпиянеке булмаган спорт төрләре челтәренә кертелгән. Халыкара билбау көрәше ассоциациясе һәм Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе уңышлы эшләп килә. Бу мавыктыргыч спорт төре буенча Дөнья, Европа чемпионатлары, милли беренчелекләр уза.
Татарстанда беренче халыкара ярыш 2005 елда уза. Бу 1000 еллыгын билгеләп узучы Татарстан башкаласы өчен үзенчәлекле бүләк була. Бу вакытта ярышлар ирекле стильдә һәм беренче тапкыр классик стильдә үткәрелә.
Көрәш буенча ярышлар Татарстанның бөтен районнарында да уза. Элек-электән көрәш татарларның милли бәйрәме – бүген Татарстанда гына түгел, Россия һәм дөнья буйлап уздырылучы Сабан туеның бизәге булып тора.