Катнашучылар — җыелма командадан һәр класс буенча 1 ярыш көймәсе.
Урын | Ил | ![]() |
![]() |
![]() |
Йомгак |
---|---|---|---|---|---|
1 | RUS | 10 | 6 | 5 | 21 |
2 | BLR | 6 | 4 | 4 | 14 |
3 | LTU | 3 | 0 | 0 | 3 |
Байдарка һәм каноэларда ишүчеләр беренче тапкыр Универсиадада 1987 елда, Югославиянең Загреб шәһәрендә үткән Уеннарда катнаша.
Кече Невада байдаркада ишүчеләрнең беренче ярышлары 1971 елда ук үткәрелә. Ә безнең спортчылар Олимпия уеннарында беренче тапкыр 1952 елда Хельсинкида үткән XV җәйге Уеннарда катнашалар.
Европа чемпионатларында Россия беренче тапкыр 1957 елда катнаша. Бу Генте шәһәрендә үткән ярышлар була. Дөнья чемпионатына Россия командасы беренче тапкыр 1958 елда, Прагага бара.
Байдаркада ишү буенча СССР җыелма командасы 1956 елда Мельбурнда үткән Олимпия уеннарындагы регатада барысын да артта калдырып, алтын медальгә лаек була. Әлеге ярышлардан соң безнең ишкәк ишүчеләр иң алдынгы командалар белән беррәттән чыгыш ясый башлый. Спортчыларны әзерләү өчен иң алдынгы алымнарны берләштергән, үзебезнең тренерларның тәҗрибәсенә нигезләнгән яңа тренировка системасы булдырыла. Әлеге системада ишкәк ишүчеләрне ишү техникасына, узыш тактикасына өйрәтәләр. Нәтиҗәдә, байдарка һәм каноэларда ишүчеләр төрле халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый башлый. Байдарка һәм каноэларда ишүнең иң популяр чоры – ХХ гасырның 80нче еллары.
14 Дөнья чемпионатында СССР командасы 12 тапкыр гомуми команда зачетында беренче урынга чыга. СССРның 110 ишкәк ишүчесе Дөнья һәм континент чемпионы титулына ия.
Байдарка һәм каноэларда ишүче Татарстан спортчыларына килгәндә, алар ишкәкчеләр катнашкан беренче Олимпия уеннарына барган җыелма команда составында ук була. Беренче тапкыр Олимпиадада катнашкан Игорь Феоктистов һәм Николай Тетеркин ике кешелек байдаркада 10 чакрымлы дистанциядә 10нчы булып финишка киләләр. Бу 1952нче елда Хельсинкида үткән Уеннар вакытында була.
Казанда байдарка һәм каноэларда ишү буенча иң эре бәйге – 2011 елның җәендә узган студентлар арасында Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россиякүләм ярышлар. Әлеге чара яңа гына ачылган Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә оештырылды.