2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Академик ишү


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 13
Ир-атлар
  • ялгыз
  • ялгыз (җиңел авырлык)
  • парлы ике ишкәкле көймә
  • парлы ике ишкәкле көймә (җиңел авырлык)
  • койрыйчысыз ике ишкәкле көймә
  • койрыкчысыз дүрт ишкәкле көймә
  • койрыкчысыз дүрт ишкәкле көймә (җиңел авырлык)
  • койрыкчылы сигез ишкәкле көймә
Хатын-кызлар
  • ялгыз
  • ялгыз (җиңел авырлык)
  • парлы ике ишкәкле көймә
  • парлы ике ишкәкле көймә (җиңел авырлык)
  • койрыкчысыз дүрт ишкәкле көймә

Катнашучылар саны – 8 ир-ат + 8 хатын-кыз командасы.

Катнашучы илләр

  • AUS
  • AUT
  • BLR
  • BEL
  • BRA
  • HUN
  • GER
  • ZAM
  • ISR
  • IRL
  • ESP
  • ITA
  • QAT
  • CHN
  • LAT
  • LTU
  • MAS
  • MEX
  • MON
  • NED
  • NZL
  • NOR
  • PAK
  • PAR
  • POL
  • RUS
  • SVK
  • USA
  • UZB
  • UKR
  • FIN
  • FRA
  • CZE
  • SUI
  • SRI
  • EST
  • KOR
  • RSA
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 3 1 3 7
2 GER 3 1 0 4
3 LTU 3 0 0 3

Академик ишү буенча ярышлар җәйге Универсиадаларның спорт программасына өч тапкыр кертелгән булган. Өчесендә дә ул өстәмә спорт төре буларак кертелгән. Беренче тапкыр әлеге дисциплина буенча 1987 елда Югославиянең Загреб шәһәрендә үткән Студентларның җәйге Уеннары вакытында көч сынашалар. Беркадәр вакыттан соң Германиянең Дуйсбург шәһәрендә үткән ярышларга да ишкәк ишүчеләр чакырыла. 1993 елда АКШның Баффало шәһәрендә үткән Универсиада программасына да  академик ишү кертелә. Казан исә ишкәк ишүчеләргә халыкара ярышларда катнашу өчен тагын бер мөмкинлек бирде.
 


Патша Россиясендә дә, Совет заманында һәм хәзерге Россиядә дә академик ишү физик тәрбия системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Россиядә әлеге спорт төре барлыкка килүнең рәсми булмаган датасы – 1860 ел. Ә рәсми дата буларак 1908 ел билгеләнә. Бу елда Ишкәк ишү берләшмәләренең бөтенроссия берлеге оеша. Росия һәм Совет ишкәкчеләре бик күп тапкырлар Олимпия уеннары, Дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңү яулаган. СССРда ишкәк ишү спорты 1982 елда аеруча зур үсеш ала. 80нче елларда безнең спортчылар ишкәкчеләр арасында лидер булып санала. Ул вакытта алар бары бер команда – Германия демократик республикасы командасы белән генә исәпләшә торган була.


Татарстан Республикасы ишкәкчеләре Олимпия уеннарында өч тапкыр катнаша. 1976 елда Монреальдәге Олимпиадада  якташыбыз Александр Плюшкин катнаша. Сигез кешелек экипаж составында алар сигезенче булып финишка килеп җитәләр.  Лидия Аверьянова исә 1988 елда дүртенче урынны ала. Ул да сигез кешелек экипаж составында чыгыш ясый. 1996 елда Атлантада чыгыш ясаган Түбән Кама егете Александр Устинов исә 13нче урын алып кайта.

Казан ишкәк ишү спортының горурлыгы – Лидия Арсентьевна Аверьянова (1960 елның 4 мартында Казанда туган). Ул җиде тапкыр СССР чемпионы (1983 – 1989 елларда), Дөнья чемпионы (1983, 1985, 1986 елларда), Сеулдагы Олимпия уеннарында катнашып, 4 урын алган спортчы. 1984 елда Атказанган спорт мастеры дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Татарстан башкаласында Ишкәкле спорт төрләре үзәге ачылганнан соң, Мәскәү һәм Ростов-Дон шәһәрләрендә үткәрелә торган ишкәк ишү буенча бөтенроссия ярышлары Казанга күчә. 2011 елның җәендә Казан студентлар арасында Дөнья чемпионатын һәм Олимпиада программасына кертелмәгән программа буенча Россия чемпионатын кабул итте. 2012 елның июнь ахырында әлеге ярышлар кабат Казанда үтәчәк. Июльдә исә Урта Кабанда егетләр һәм кызлар арасында Россия яшьләр беренчелеген уздыралар.  Сентябрьдә дә ярышлар күп булачак: Казанда спотның ишкәк ишү төрләре буенча студентлар арасында Дөнья чемпионаты һәм Россия Президенты призына Президент регатасы көтелә.


Объектлар Icon-more

___________

Ишкәкле спорт төрләре үзәге

Адрес: Казан ш., Оренбург тракты, 14 йорт