2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Спорт ату


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 34
Ир-атлар
  • винтовкадан 50 метр ераклыктан ятып ату
  • 50м винтовка 3 торыш
  • пневматик винтовкадан 10 метр ераклыктан ату
  • пистолеттан 50 метр ераклыктан ату
  • пневматик пистолеттан 10 метр ераклыктан ату
  • тиз атучы пистолеттан 25 метр ераклыктан ату
  • пистолеттан 25 метр ераклыктан ату - стандарт
  • скит
  • трап
  • дубль-трап
Хатын-кызлар
  • винтовкадан 50 метр ераклыктан ятып ату
  • 50м винтовка 3 торыш
  • пневматик винтовкадан 10 метр ераклыктан ату
  • пистолеттан 25 метр ераклыктан ату
  • пневматик пистолеттан 10 метр ераклыктан ату
  • скит
  • трап

Һәр җыелма команда составында 36 спортчы булырга мөмкин.

Катнашучы илләр

  • AUS
  • AUT
  • ARG
  • BLR
  • BRA
  • GBR
  • HUN
  • GER
  • GEO
  • IND
  • IRI
  • IRL
  • ESP
  • ITA
  • KAZ
  • CAN
  • QAT
  • CYP
  • KGZ
  • CHN
  • LTU
  • MAS
  • MEX
  • MGL
  • UAE
  • PAK
  • POL
  • RUS
  • SRB
  • SIN
  • SVK
  • USA
  • THA
  • TPE
  • UKR
  • FIN
  • FRA
  • MNE
  • CZE
  • SUI
  • EST
  • KOR
  • RSA
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 12 8 5 25
2 CHN 9 8 10 27
3 ITA 3 5 1 9

Ату ярышлары Универсиада программасына 2007 һәм 2011 елгы җәйге Уеннар вакытында кертелә.



Стендка ату Татарстан Республикасында бай тарихка һәм матур традицияләргә ия.
Стендка ату Татарстанда ХХ гасыр башында популярлаша. Әлеге спорт төре белән аучылар бик яратып шөгыльләнә. Тәтеш шәһәрендә Солтан Яруллин тырышлыгы белән балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе булдырылганнан соң стендка ату тагын да үсеш ала.
Солтан Яруллин әлеге мәктәпне 1961 елдан алып 1986 елга кадәр җитәкли. Мәктәптә стендка ату буенча күп санлы спорт мастерлары, ә иң мөһиме – тренерлар тәрбияләнә. Яруллин Татарстанда беренче булып стендка ату буенча РСФСР һәм СССРның атказанган тренер исеменә лаек була.  Аның укучылары арасында СССР, РСФСР, Европа һәм Дөнья чемпионатлары җиңүчеләре Светлана Демина һәм Людмила Володина, эре халыкара ярышларда җиңүче Андрей Бычков, Юрий Столыпин, Татьяна Тарайдайко, Сергей Протасов, Николай Спиридонов кебек спортчылар бар. Яруллинның укучысы Юрий Шегуров халыкара класслы спорт мастеры исеменә лаек була.
Әлеге спортчыларга алмашка Тәтеш мәктәбендә яңа спортчылар үсеп җитте. Бүген мәктәпне Андрей Кушагин җитәкли. Стендка ату буенча баш тренер вазыйфалары бүген Россиянең атказанган тренеры, Солтан Яруллинның укучысы Сергей Деминга тапшырылган. Аның кул астында бүген Россия җыелма командасы спортчылары Светлана Демина һәм Василий Мосин шөгыльләнә.
Татарстанда стендка ату буенча иң танылган спортчы - Светлана Демина. Тәтештә стендка ату белән шөгыльләнә башлаган кыз зур спортка кереп китә, соңрак Казанга күченә. Демина 5 тапкыр Олимпия уеннарында катнашкан спортчы. Ул Сеулда, Атлантада, Сиднейда, Афинада һәм Пекинда үткән Олимпиадаларда була.  Австралиянең Сидней шәһәрендә үткән Уеннардан ул көмеш медаль белән кайта.
Бүген Светлана Демина 10 тапкыр Дөнья чемпионы булган спортчы. Ул Россия чемпионатларында, Европа чемпионатларында (17 медаль) җиңгән атказанган спорт мастеры.
Икенче танылган спортчы - Василий Мосин. Ул дубль-трап дисциплинасында чыгыш ясый. Мосин Росия җыелма командасы составында ярыша. Ул өч тапкыр Европа чемпионы, күп тапкырлар Россия чемпионы булган, Сидней һәм Пекиндагы Олимпия уеннарында катнашкан спортчы.
Стендка ату буенча Олимпия резервындагы спорт мәктәбе 50 ел эчендә 2000нән артык спортчы әзерләде. Алар арасында 2 атказанган спорт мастеры, 10 халыкара класслыспорт мастеры, 100дән артык спорт мастеры һәм 180 спорт мастерлыгына кандидат бар.


Объектлар Icon-more

___________________________

«Свияга» стендка ату комплексы

Адрес: ТР, Югары Ослан районы, Введено бистәсе, Садовая ур., 1 йорт
Телефон: 8-917-397-98-23

_________________________

Ядрә белән ату комплексы

Адрес: Яңа Дәүләки урамы, 2а йорт
Телефон: (843) 235-15-53