2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бокс


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 10
  • 49 килограммга кадәр
  • 49 – 52 кг
  • 52 – 56 кг
  • 56 – 60 кг
  • 60 – 64 кг
  • 64 – 69 кг
  • 69 – 75 кг
  • 75 – 81 кг
  • 81 – 91 кг
  • 91 килограммнан артык

Гаризалар саны – бер илдән һәр авырлык категориясендә берешәр спортчы.

Катнашучы илләр

  • AZE
  • ARM
  • BLR
  • BEL
  • BUL
  • BOT
  • HUN
  • GEO
  • EGY
  • ITA
  • KAZ
  • KGZ
  • LAT
  • LTU
  • MAC
  • MEX
  • MDA
  • MGL
  • NEP
  • PAK
  • RUS
  • TJK
  • THA
  • TPE
  • TKM
  • TUR
  • UZB
  • UKR
  • FRA
  • CRO
  • MNE
  • CZE
  • EST
  • KOR
  • RSA

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 6 2 0 8
2 UKR 2 0 1 3
3 UZB 1 4 3 8

Бокс Универсиадаларның мәҗбүри спорт программасына керми.


Борынгы заманнардан бирле Россиядә йодрык белән сугышуның бер төре популяр булган. Күпсанлы көрәшчеләр, икегә бүленеп, капма-каршы басып, бер-берсен йодрыклар белән тукмаган. Боксның безнең илдә рәсми тарихы 1894 елда гвардия офицеры М.О. Кистер Мәскәүдә бокс түгәрәге ачып җибәргәннән соң башлана. 1887 елда Петербург атлетика җәмгыяте каршында да бокс секциясе ачыла. Биредә Париждан ук чакырылган инглиз һәм француз боксы буенча чемпион, тренер Э.Лусталло дәресләр бирә. Шуннан соң бокс секцияләре, түгәрәкләре һәм төркемнәре бер-бер артлы Россия империясенең Одесса, Севастополь, Харьков, Смоленск, Мариуполь кебек шәһәрләрендә дә ачыла. 1911 елда Киевка Франция диңгезчесе Марсель Ратье килә һәм шәһәрдә берничә бокс түгәрәге оештырып җибәрә.
20 нче еллар уртасында бокс ике юнәлештә үсә. Беренчесе – һәвәскәрләр боксы – ил җитәкчелеге тарафыннан һәрдаим төрле каршылыкларга очрап тора. Икенчесе – «саклану һәм һөҗүм» техник өлешләреннән торган бокс. Шул ук елларда А.Г. Харлампиев уку йортларында физик тәрбия бирү программаларын төзи. Аларда төп урын үз-үзеңне саклау алымнарын, аерым алганда бокс һәм көрәш техникасын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
Биш олимпия циклы эчендә Россиянең 6 боксчысы 8 алтын медаль яулады. Олег Сәетов (1996, 2000) белән Алексей Тищенко (2004, 2008) – ике тапкыр Олимпия чемпионнары. Моннан тыш, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган Олег Сәетов 2004 елгы Олимпиадада бронза медаль яулый.
2004 елда Олимпия чемпионы исемен яулаган Хәйдәрбәк Хәйдәрбәков 2000 елгы Уеннарда көмеш медальгә лаек була. Александр Лебзяк (2000), Александр Поветкин (2004) һәм Рәхим Чахкиев (2008) – шулай ук Олимпия чемпионы булган боксчылар.
Рәхимкол Малахбәков 2000 елгы Олимпиадада – көмеш, 1996 елда бронза медальләрен яулый.
2000 елгы уеннарда Солтан Ибраһимов көмеш медальгә лаек була. Альберт Пакеев белән Алексей Лезин (1996), Камил Җамалетдинов белән Александр Малетин (2000), Сергей Казаков белән Морат Храчев (2004), Георгий Балакшин (2008) Олимпия Уеннарының бронза медальләренә ия.


Татарстан боксының халыкара мәйданга чыгуы 30 ел элек Айрат Хаматов (тренеры – Виктор Краснов)     һәм Фоат Гатин (тренеры – Сергей Рамодановский) чыгышлары белән бәйле. Бу боксчылар Советлар Союзында алдынгылар арасында була.


Объектлар Icon-more

___________

Бокс үзәге

Адрес: Җәүдәт Фәйзи ур., 2а йорт
Телефон: (843) 237-62-42, (843) 237-62-26