Катнашучылар саны – 24 команда.
Урын | Ил | ![]() |
![]() |
![]() |
Йомгак |
---|---|---|---|---|---|
1 | HUN | 1 | 1 | 0 | 2 |
1 | RUS | 1 | 1 | 0 | 2 |
3 | ITA | 0 | 0 | 1 | 1 |
3 | SRB | 0 | 0 | 1 | 1 |
Италия башкаласы Рим шәһәрендә узган беренче җәйге Универсиада программасына кертелгән җиде спорт төренең берсе су полосы була. 2009 елга кадәр бу спорт төре буенча ярышлар ир-ат командалары арасында гына уза. Сербия башкаласы Белград шәһәрендә узган уеннардан башлап хатын-кыз командалары арасында да Универсиада медальләре уйнатыла башлый.
Шеньчжэнь Универсиадасында «Синтез» ватерпол командасы уенчылары Артем Одинцов белән Павел Халтурин да чыгыш ясаган Россия җыелмасы икенче урынны яулый. Бу – соңгы ун ел эчендә иң югары күрсәткеч.
Россиягә су полосы XX гасыр башында Англиядән килә. Су полосын спортчыларны әзерләү программасына кертү буенча беренче талпынышлар 1906 елда Петербургта ясала. Әмма бу спорт төренең Россия буенча таралуы 1908 елда оештырылган Шувалово йөзү мәктәбеннән башлана. (Мәктәпнең исеме Шуваловлар гаиләсе белән бәйле түгел, ә үзәк урнашкан Шувалово бистәсеннән алынган.) 1910 елдан башлап су полосы әлеге мәктәпнең суда уздырыла торган бәйрәмнәренең мәҗбүри программасына кертелә.
Уен кагыйдәләре халыкара таләпләргә тулысынча туры китерелә. 1912 елда Мәскәүдәге Сандунов мунчалары бассейнында Мәскәү һәвәскәр йөзүчеләр җәмгыяте, «Сходня» җәмгыяте, Мәскәү тау чаңгылары һәм су спорты җәмгыяте, Мәскәү җыелма командалары арасында су полосы буенча уеннар үткәрелә. 1910 елда Баку һәм Черниговда, соңрак Батум, Одесса, Самара, Харьков шәһәрләрендә су полосы командалары төзелә.
1928 ел көзендә хатын-кызлар арасында беренче уен үткәрелә. 1930 еллар башында Мәскәү һәм Ленинград командалары арасында уеннар даими узып тора. Шуны әйтергә кирәк, 1933 елга кадәр мәскәүлеләр Ленинград спортчыларына лаеклы көндәшлек тудыра алмый. Бу уеннар Икенче Бөтендөнья сугышы башланганчы дәвам итә һәм 1946 елда яңадан торгызыла. 1945 елда янәдән ил чемпионаты кысаларында уеннар үткәрелә башлый.
Олимпиадаларда совет ватерполчылары күп тапкыр призлы уеннар яулый. Финляндия башкаласы Хельсинкида узган XV Олимпия Уеннарында (1952 ел) Венгрия, Югославия һәм Италия җыелмаларына җиңелә. Аның каравы, 1956 елда Австралиянең Мельбурн шәһәрендә узган Олимпиадада СССР җыелмасы беренче тапкыр бронза медальләрен яулый. Беренче урында – Венгрия җыелмасы, икенчедә – Югославия командасы. Рим (1960), Токио (1964) һәм Мехикода (1968) узган киләсе өч Олимпиадада рәттән СССР ватерполчылары көмеш медальләр яулап килә. Ә 1972 елда Мюнхеннан күптән көтелгән алтын медальләр белән кайта. Германиядәге уңышны совет спортчылары 1980 елда Мәскәүдә кабатлый. Бу юлы Югославия командасы – икенче, ә Венгрия спортчылары – өченче. 1988 елда Сеулда СССР җыелмасы, Югославия һәм АКШ командаларын алга чыгарып, өченче урын белән канәгатьләнергә мәҗбүр була. 1992 елда Барселонадагы Олимпия Уеннарында безнең җыелма Бәйсез дәүләтләрнең берләштерелгән командасы исеме астында катнаша һәм бронза медальләр яулый. Олимпия чемпионы исеменә итальяннар лаек була.
Атлантада узган XXVI Олимпиадада (1996) Россия җыелмасы медальләрсез кала. Алтын медальләр Испаниягә китә. Әмма 2000 елда Сиднейда безнең спортчылар янәдән беренче өчлеккә керә: финал уенында 6:13 исәбе белән Венгриягә җиңелеп, көмеш медальләр яулый. Өченче урында – Югославия спортчылары. 2002 елда Европа чемпионатының финал уенында Испания җыелмасын бирелергә мәҗбүр итеп, Россия ватерполчылары Европа чемпионы була. Шул ук елны Дөнья кубогы ярышларында (Белград) Россия командасы янәдән алтын медальләр яулый. Бу юлы финал уенында Венгрия командасы безнең уенчыларга көндәшлек тудыра алмый.
Афинада узга Олимпия уеннарында Россия җыелмасы өченче урынны яулый.
Казанда су полосының традицияләре бик бай, безнең ватерполчыларның да уңышлары да күп.
1950 елда Казан ватерполчылары беренче тапкыр «Спартак» җәмгыятенең Бөтенсоюз ярышларында катнаша. Львов шәһәрендә узган турнирда безнең команданы Казанда су полосына нигез салучыларның берсе Анатолий Христофорович Панаиоти җитәкли.
Татарстанда су полосы үсешенең яңа этабы 50 метрлы «Оргсинтез» бассейны салынудан соң башлана. Республикада мондый зурлыктагы беренче бассейнны төзү 1973 елда тәмамлана. РСФСР чемпионатының беренче төркемендә чыгыш ясау хокукын яулый алган «Синтез» командасы нәкъ «Оргсинтез» бассейны базасында оештырыла. Команданы оештыру һәм Казанда су полосы үсешенә зур өлешне энтузиаст, тренер, йөзү буенча спорт мәктәбе директоры, шәһәр спорт комитеты җитәкчесе Олег Андреевич Новак кертә.
1975 елда «Синтез» Россия чемпионатының беренче лигасында чыгыш ясый башлый. Бу уңышка ирешү команданың беренче тренеры, РСФСРның атказанган тренеры Вячеслав Борисович Сахаров, беренче капитаны Алексей Черных, 1975 – 1995 елларда баш тренер булган РСФСРның атказанган тренеры Валерий Алексеевич Лелюх исемнәре белән бәйле.
Ике елдан соң, 1977 елда «Синтез» ватерполчылары РСФСР чемпионатының көмеш медальләрен яулый. Команданың биш уенчысы РСФСР ның җыелма командасы составына чакырыла. Шул ук елда казан ватерполчылары Бөтенроссия яшьләр уеннарында җиңү яулый.
1980 елда командага янәдән Бөтенроссия яшьләр уеннарында тиңнәр булмый. Россия чемпионатында да «Синтез» алтын медальләргә лаек була.
1983 елда РСФСР командасы СССР чемпионы була. Җыелма составында Казан ватерполчылары В.Яковлев, Д.Вахромеев, А.Остробоков та чыгыш ясый.
1985 һәм 1989 елларда «Синтез» янәдән РСФСР чемпионы исемен яулый.
Россия чемпионатының югары лигасында Казан су полосы командасы 1993 елда чыгыш ясый башлый. Ә инде 1995 елда ук «Синтез» Европа кубокларында катнашу хокукын ала. Бу команданың дәрәҗәсен нык арттыра.
1995 елда командага яңа остаз – Олимпия резервы махсуслашкан балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе – 8 тренеры Евгений Николаевич Мишин килә. Аның җитәкчелегендә 1998 елда «Синтез» Россия чемпионатында 4 нче урынны яулый.
2002 елның мартында командага яңа тренер билгеләнә. Ул – Казан су полосы мәктәбе шәкерте, «Синтез» командасының элеккеге уенчысы һәм капитаны Рөстәм Җиһанша улы Юмаев.
2004 елның июнендә команданы Россиянең атказанган тренеры Владимир Николаевич җитәкләгәннән соң «Синтез» башта 2004 – 2005 еллар сезонында Россия чемпионатында бронза медальләр яуласа, киләсе сезонда ук Россия кубогына ия була (2005 ел, октябрь), «Лен Трофи» кубогының финалына чыга һәм Россия чемпионатын икенче урында тәмамлый (2005 – 2006 еллар сезоны).
Командага нигез салынганнан бирле уенчылар янәшәсендә һәрвакыт ватерпол дөньясында мәшһүр шәхес, халыкара категориядәге хөкемдар, дөньяның иң яхшы биш хөкемдарының берсе, су полосы буенча Россия хөкемдарлар коллегиясенең рәисе урынбасары Андрей Александрович Афанасьев була.
«Синтез»ның горурлыгы – зур уңышларга ирешкән үз шәкертләре: атказанган спорт мастеры, Олимпия Уеннарының көмеш һәм бронза призеры, Севастополь һәм Волгоградта уйнап, бүген янәдән Казанга әйләнеп кайткан Ирек Зиннуров, халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры, җыелма командасы һөҗүмчесе Александр Бойко һәм капкачы, шулай ук ил җыелмасы уенчысы Николай Шәрәфиев. Шулай ук – СССР җыелмасы уенчылары һөҗүмче Игорь Горбач белән капкачы Олег Владимиров.
«Синтез» ватерпол клубының соңгы елларда яуланган җиңүләре:
Адрес: Хөсәен Ямашев проспекты, 7 йорт
Телефон: (843) 526-22-61, 562-52-71