2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейбол


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 2
Ир-атлар
  • командалары арасында турнир
Хатын-кызлар
  • командалары арасында турнир

Катнашучылар саны – 40 команда.

Катнашучы илләр

  • AUS
  • ALG
  • BLR
  • BRA
  • HKG
  • CAN
  • CHN
  • LAT
  • MAC
  • MEX
  • NOR
  • UAE
  • OMA
  • POL
  • RUS
  • PRK
  • SVK
  • USA
  • THA
  • TPE
  • UKR
  • CZE
  • CHI
  • SUI
  • EST
  • KOR
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 2 0 0 2
2 BRA 0 1 0 1
2 POL 0 1 0 1
4 JPN 0 0 1 1
4 THA 0 0 1 1

1959 елда волейбол беренче Универсиаданың спорт программасына кертелә. Ярышларның алтын медальләренә СССР студентлары лаек була. 25 тапкыр үткәрелгән җәйге Универсиадаларның 23ендә волейболчылар катнаша. СССР һәм Россия җыелмалары 21 тапкыр медальләргә лаек була. Волейбол буенча безнең хатын-кызлар җыелмасы – Универсиадалар тарихында 7 алтын медаль яулый алган бердәнбер команда. 2009 елда Белградта узган Универсиадада Россия волейболчылары җиңү яулый. Бу – 1973 елдан бирле беренче алтын медаль.


СССРда волейбол белән 1920 еллар башында ук шөгыльләнәләр. Совет волейболының рәсми «туган көне» дип 1923 елның 28 июле исәпләнелә. Бу көнне Мясницкая урамында Югары сәнгать-техник мастерскойлары белән Дәүләт кинематография техникумы командалары арасында волейбол буенча уен уза. СССР волейболының чишмә башы нәкъ иҗади интеллигенциягә барып тоташа. Әмма тиз арада бу уен киң катлам кешеләр арасында популярлашып китә.
1925 елда Мәскәү физик культура советы тарафыннан волейбол буенча ярышлар үткәрүнең беренче рәсми кагыйдәләре төзелә. 1932 елда Бөтенсоюз волейбол секциясе оештырыла. 1948 елда бу секция FIVB составына керә, ә 1959 елда СССР волейбол федерациясенә үзгәртелә.
Совет волейболчылары – 6 тапкыр дөнья чемпионнары, 12 тапкыр Европа чемпионнары, 4 тапкыр Дөнья кубогы җиңүчеләре. Хатын-кызлар командасы дөнья чемпионатларында – 5, Европа чемпионатларында – 13, Дөнья кубогында бер тапкыр җиңү яулый. Уенчылар Инна Рыскаль, Юрий Чесноков, Константин Рева, Нина Смолеева һәм Иван Бугаенков, тренерлар Вячеслав Платонов, Гиви Ахвледиани һәм Николай Карполь – волейболның дан залына кабул ителгән шәхесләр.
Россиянең горурлыгы – совет волейболчысы Георгий Григорьевич Мондзолевский (1934 елның 26 гыйнварында Витебск өлкәсе Орша шәһәрендә туа). Мондзолевский – ике тапкыр Олимпия чемпионы (Токио-1964, Мехико-1968), ике тапкыр дөнья чемпионы (1960, 1962), дөнья чемионатының бронза призеры (1956), Европа чемпионы (1967), Европа чемпионатларының бронза призеры (1958, 1963), СССР халыклары Спартакиадалары җиңүчесе (1956, 1963), алты тапкыр СССР чемпионы (1958, 1960, 1961, 1962, 1965, 1966), СССР чемпионатының бронза призеры (1955), Европа чемпионнары кубогы җиңүчесе (1960, 1962). Ике тапкыр «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә (1964, 1968).


Узган гасырның 50 нче еллары башында Казанда волейбол белән кызыксыну арта.
Сугыштан соңгы яшьләр спорт белән шөгыльләнергә атлыгып тора. Ул вакытта Казанда спорт бик көчле үсеш ала. Волейбол һәм баскетбол буенча ачык һавада үткәрелгән ярышларга төрле яшьтәге тамашачылар күпләп җыела. Педагогика институтында студентлар белән Борис Колчин шөгыльләнә. Казанда волейбол үсеше күбрәк яшь тренер Исаак Борисович Брен исеме белән бәйле.
Ул үсмер егетләрне урамнан җыя, аларда волейболга карата кызыксыну уята ала. 1952 елда спорт залына Нил Фәсәхов исемле яңа уенчы килә. Аны да Брен урам мәйданчыкларыннан эзләп таба. 1960 елда Бразилиядә узган ярышларда СССР командасы составында Нил Фәсәхов дөнья чемпионы исеменә лаек була. 2005 елдан Казанда уздырылучы турнир аның исемен йөртә.
Татарстан волейболы традицияләренә нигез салучыларга без мәңге рәхмәтле булачакбыз. Алар – Исаак Брен, Борис Колчин, Нил Фәсәхов, Игорь Кудряков, Вил Зарипов, Георгий Солдатов, Фоат Фәйзуллин, Виктор Нелюбин, Эрнест Метропольский, Владимир Князев, Олег Науменко, Борис Горшков, Юрий Федоренко, Геннадий Хохлов, Алик Әхмәтҗанов, Эдуард Семенов, Николай Полянцев, Василий Тонин, Игорь Волков.
Республикада волейбол үсешенә «Динамо» волейбол клубын оештыру яңа этәргеч бирә. 1995 ел уртасында иң көчле волейболчыларны Казанга җыя башлыйлар. Биш елдан соң, 2000 елның маенда ТР Эчке эшләр министрлыгы белән Татарстан башкаласы җитәкчелегенең уртак карары нигезендә Казан эчке эшләр идарәсе командасы нигезендә «Динамо» (Казан) профессиональ волейбол командасы оештырыла. Дүрт елдан команда беренче уңышларга ирешә: ил чемпионатында бронза медальләргә лаек була, Россия кубогын яулый. Җиде елдан «Динамо» Россия чемпионатында җиңә, сигез елдан Европа чемпионнары кубогын Казанга алып кайта.
Вакыт узу белән «Динамо» командасы исеме башта  «Динамо-Таттрансгаз»га, аннары  «Зенит-Казан»га үзгәртелә. Яңа исем белән дә Казан командасы җиңү арты җиңү яулавын дәвам итә. 2009 – 2012 елларда дүрт сезон дәвамында Россия чемпионатында «Зенит-Казан»га тиңнәр юк. Команда өч тапкыр – Россия кубогын һәм ике тапкыр Россия суперкубогын яулый. Халыкара дәрәҗәдәге ярышларда да безнең егетләрнең уңышлары зурдан. Клублар арасында дөнья чемпионатларында «Зенит-Казан» ике тапкыр (2009 һәм 2011 елларда) бронза медальләренә лаек була. Чемпионнар Лигасында бер җиңүгә башта көмеш медаль өсти, ә 2012 елда янәдән бу дәрәҗәле ярышта җиңү яулый.
«Казаночка» хатын-кызлар волейбол командасы 2002 елда оештырыла. Соңрак команданың исеме «Динамо-Казан»га үзгәртелә. 2011 елда безнең кызлар Россия кубогының Казанда узган «Дүртле финал»ында җиңү яулый һәм ил чемпионы була. 2012 елда «Динамо-Казан» янәдән Россия чемпионатында җиңә һәм Чемпионнар лигасында өченче урынга лаек була.


Объектлар Icon-more

Dsc_0111

«Бустан» спорт комплексы

Адрес: Владимир Кулагин ур., 8а йорт
Телефон: (843) 221-04-02

Vatan-main-345x230

«Ватан» универсаль спорт комплексы

Адрес: Маршал Чуйков ур., 9 йорт
Телефон: (843) 562-06-05

______

«Зилант» спорт комплексы

Адрес: Хөсәен Мәүлетов ур., 19 йорт
Телефон: (843) 224-23-22

Moscow-345x230

«Мәскәү» спорт комплексы

Адрес: Мәскәү ур., 49 йорт
Телефон: (843) 237-59-84

________

«Олимпиец» спорт комплексы

Адрес: Горький шоссесы, 160 йорт
Телефон: (843) 555-29-30

_______________

«Санкт-Петербург» волейбол үзәге

Адрес: Мидхәт Булатов ур., 1 йорт
Телефон: (843) 221-83-01

Tezuchesk-345x230

«Төзүче» спорт комплексы

Адрес: Зеленая ур., 2а йорт
Телефон: (843) 238-79-82

Triumph-345x230

«Триумф» спорт комплексы

Адрес: Олег Кошевой ур., 17 йорт
Телефон: (843) 562-06-44

______

«Тулпар» спорт комплексы

Адрес: Рауис Гәрәев ур., 80
Телефон: (843) 221-31-03