Һәр җыелма команда составында 36 спортчы булырга мөмкин.
Урын | Ил | ![]() |
![]() |
![]() |
Йомгак |
---|---|---|---|---|---|
1 | RUS | 9 | 6 | 3 | 18 |
2 | JPN | 1 | 1 | 1 | 3 |
3 | BRA | 1 | 0 | 0 | 1 |
Соревнования по спортивной гимнастике впервые вошли в программу Универсиад в Софии в 1961 году. Сборная команда России в общекомандном зачете заняла первое место, победители определялись только в многоборье. С 1973 года на Универсиаде в Москве впервые были разыграны награды в отдельных видах многоборья.
Россиядә гимнастика XVIII гасырда үсеш ала башлый. Гамәли дисциплина буларак гимнастикага Петр I һәм А.В.Суворов аеруча басым ясый торган була.
Башка илләрдәге кебек үк, Россиядә дә спорт гимнастикасы баштарак армиядә кулланыла. XIX гасырның 70нче елларында танылган рус галиме һәм педагогы П.Ф.Лесгафт Санкт-Петербургта ике еллык гимнастика курслары ача (бүген әлеге уку йорты Лесгафт исемендәге Физик культура институты). Гимнастика буенча беренче ярышлар Мәскәүдә 1885 елда үтә. Әлеге чараны Россия гимнастика җәмгыяте оештыра. Ярышларда 11 спортчы катнаша.
1889 елда гимнастика егетләр укый торган барлык уку йортларының укыту программасына кертелә. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Россиянең төрле шәһәрләрендә гимнастика җәмгыятьләре һәм түгәрәкләр оештырыла, ел саен ил беренчелекләре үтә.
1912 елда Россия гимнастлары беренче тапкыр Олимпия уеннарында катнаша. 1928 елда гимнастика буенча Россия чемпионаты үткәрелә. Әлеге ярыш Бөтенсоюз Спартакиадасы кысаларында уза. 1932 елда исә икенче тапкыр Россия абсолют беренчелегенә ярышлар оешырыла. Бу юлы анда хатын-кызлар да катнаша. Хатын-кызлар арасында абсолют чемпион исеменә Татьяна Вощинина лаек була.
1939 елдан ил беренчелекләрендә программаның аерым төрләре буенча да медальләр уйнатыла башлый.
Бүген Россия гимнастлары дөньяда иң көчлеләр дип исәпләнә. Алар халыкара ярышларда инде берничә дистә еллар дәвамында җиңүчеләр рәтендә. Алексей Немов 2000 елда Сиднейда үткән Олимпия уеннарының абсолют чемпионы булды. Светлана Хоркина да ике тапкыр абсолют Дөнья чемпионы, өч тапкыр абсолют Европа чемпионы. Аның копилкасында программаның төрле төрләре буенча Олимпия алтын медале, Дөнья чемпионатларының алтын медальләре бар.
Николай Крюков – гимнастика буенча абсолют Дөнья чемпионы, Елена Замолодчикова – Олимпия уеннарында һәм Дөнья чемпионатларында аерым төрләр буенча алтын медаль алган спортчы.
Татарстан Республикасында спорт гимнастикасы буенча уңыш казанган спортчылар:
• Сафронов Владимир Иосифович, 1951 елда туган. Халыкара класслы спорт мастеры, Яшел Үзән шәһәреннән.
1974 елда Мәскәүдә үткән Универсиада җиңүчесе, 1974 елда Варна шәһәрендә үткән Дөнья Чемпионатының көмеш медале иясе, 1975 елда Лононда үткән Дөнья кубогы ярышлары призеры. Тренеры Яшел Үзән шәһәреннән Селезнев Николай Федорович.
• Низаметдинов Радик Равил улы, 1971 елда туган, Халыкара класслы спорт мастеры, Чаллы шәһәреннән.
1989 елда Франциянең Нант шәһәрендә үткән Европа беренчелегендә өч алтын алган спортчы. Тренеры Козлов Геннадий Иванович, Россиянең атказанган тренеры, Чаллы шәһәре.
• Кисьмятуллова /Лебединская/ Светлана Равил кызы, 1971елда туган, Халыкара класслы спорт мастеры, Чаллы.
1987 елда Америка кубогы җиңүчесе, берничә тапкыр СССР чемпионы. Тренеры Лутоенко Виктор Андреевич, Украинаның атказанган тренеры, Чаллы шәһәре.
• Нигъмәтҗанов Руслан Газинур улы, 1985 елда туган, Чистай шәһәре.
2002елда Мәскәүдә үткән БДБ һәм Балтия илләре яшләренең Халыкара уеннарында җиңүче. Россия чемпионатлары җиңүчесе, Россия кубогы иясе. Тренеры Белуженков Игорь Николаевич, Түбән Кама шәһәре.
• Габдрахманова /Боровик Ләйсирә Мөдәфис кызы, 1987 елда туган, Халыкара класслы спорт мастеры,Чаллы шәһәре.
Команда беренчелегендә 2004 елда Амстердамда үткән Европа чемпионаты призеры. 2007 елда Таиландта үткән Универсиадада ике алтын медаль иясе. Тренеры Копылов Андрей Тимофеевич, ТР атказанган тренеры, Чаллы шәһәре.
Спорт гимнастикасы Казанда
Әлеге спорт төре буенча яшьләрне спорт гимнастикасы һәм акробатика буенча балалар һәм үсмерләр мәктәбе әзерли. Мәктәпнең танылган укучылары:
• Колесникова Анастасия Николаевна, 1984 елда туган, Россиянең атказанган спорт мастеры, Казан шәһәре.
2000 елда Сиднейда үткән Олимпия уеннарында команда беренчелегендә алтын медаль иясе. Тренеры Сапрыкин Илья Григорьевич, Санкт-Петербург шәһәре.
• Гатиятов Шамил Булат улы, 1994 елда туган, Россия спорт мастеры, Казан шәһәре.
2010 елда Казанда үткән II Евразия спорт Уеннары җиңүчесе. 2011 елда Пензада үткән “Олимпия өметләре” БДБ һәм Балтия илләре Халыкара ярышларда җиңүче. 2013 елгы Универсиадада чыгыш ясарга тиешле җыелма команда составына кандидат. Тренеры Курмангалин Радик Батыр улы, Казан шәһәре.