Катнашучылар саны – 32 команда.
Урын | Ил | ![]() |
![]() |
![]() |
Йомгак |
---|---|---|---|---|---|
1 | GBR | 1 | 1 | 0 | 2 |
2 | FRA | 1 | 0 | 0 | 1 |
3 | MEX | 0 | 1 | 0 | 1 |
4 | BRA | 0 | 0 | 1 | 1 |
4 | JPN | 0 | 0 | 1 | 1 |
Футбол Универсиадалар программасына беренче тапкыр 1979 елда гына керә. Мехикода узган Уеннардан соң да футбол Универсиадаларда сирәк кунак була. 1991 елда гына футбол Бөтендөнья җәйге Универсиадаларның мәҗбүри программасына кертелә.
1920 елда тәүге тапкыр футбол буенча РСФСР беренчелеге уза.
XX гасырның 20 нче елларында безнең командалар берничә халыкара уенда катнаша. Әмма ФИФА Советлар Союзын Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң гына рәсми рәвештә таный.
1928 елда Мәскәүдә «Динамо» стадионы ачыла. Бу илнең иң зур стадионы һәм СССР да халыкара таләпләргә туры килә торган беренче спорт корылмасы була.
20-30нчы елларда аерым уенчылар гына түгел (Григорий Федотов, Анатолий Акимов, Петр Дементьев, Борис Пайчадзе, Михаил Якушин һ.б.), бертуган Старостиннар, Бутусовлар кебек гаиләләр дә футбол кырларында якты «йолдыз» булып яна.
СССР футболы тарихына блокададагы Ленинградта һәм фашистлардан азат ителгән җимерек Сталинградта узган футбол уеннары кереп калган. 1942-1944 елларда Мәскәүдә шәһәр чемпионаты уза. 1944 елда янәдән СССР кубогы уйнатыла, титулны Ленинградның «Зенит» командасы яулый. 1945 елның маенда сугыштан соң беренче тапкыр ил чемпионаты уздырыла. Бу турнирда Мәскәүнең «Динамо» командасы җиңә.
60 нчы еллар башында чемпионатның финал ярышларына кадәр төркем турниры үткәрелә башлый. 1976 елда бер сезон эчендә язгы һәм көзге беренчелекләр уздырыла. Уен уртак нәтиҗә белән тәмамланган очракта пенальти сериясен үткәрү буенча тәҗрибә ясала.
Сугыштан соң Советлар Союзы футболында бик күп яңа «йолдыз»лар кабына: А.Хомич, К.Бесков, В.Николаев, В.Бобров, И.Нетто, Н.Симонян һ.б. Футбол клублары һәм җыелма команданың уңышлары – талантлы футболчылар һәм Н.Симонян, К.Бесков, В.Лобановский кебек мәшһүр тренерларның казанышы.
Татарстан футболы тарихына килгәндә, иң элек Чаллының «КАМАЗ» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» клублары республиканың әйдәп баручы командалары булса, соңрак беренчелек Казанның «Рубин»ына күчә.
«Рубин» тарихы 1936 елдан ук башланса да, командага нигез салуның рәсми вакыты дип 1958 ел исәпләнелә. 2003 елда ил чемпионатының югары дивизионына чыккан команда эшне озакка сузмый – беренче сезонында ук бронза медальләрен яулый. Тренер Корбан Бердыев җитәкчелегендәге команданың бу күрсәткече – Россия футболы тарихында бердәндбер.
«Рубин» – ике тапкыр Россия чемпионы (2008 һәм 2009 елгы сезоннарда). 2010 елда команда Бердәмлек кубогын һәм Россиянең суперкубогын яулый. «Рубин»ның бүгенгә соңгы җиңүе – 2012 елда яуланган Россия кубогы.
2008 елда «Рубин» ил чемпионатының беренче җиде турында рәттән җиде җиңү яулап, бу күрсәткеч буенча Мәскәү «Динамо»сы күрсәткечен узып китә һәм яңа рекорд куя.
2009 елда «Рубин» Россия футбол союзы версиясе буенча елның иң яхшы командасы, дип билгеләнә.
Футбол Казанда
156 нчы номерлы мәктәп
«Луч» үсмерләр клубы
«Казан» үсмерләр клубы
«Кояш» үсмерләр клубы
24 нче номерлы мәктәп
«Зенит» үсмерләр клубы
68 нче номерлы мәктәп
«Орленок» үсмерләр клубы
«Прометей» үсмерләр клубы
«Родник» үсмерләр клубы
«Эфебия» үсмерләр клубы
«Рубин» олимпия резервы балалар һәм үсмерләр махсуслашкан спорт мәктәбе
«Мотор» Казан балалалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
Вахитов районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
«Виктория» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
«Тасма» олимпия резервы балалар һәм үсмерләр махсуслашкан спорт мәктәбе
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе – 3
«Приволжанин» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
«Ракета» Казан балалалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе
Олимпия резервы балалар һәм үсмерләр махсуслашкан спорт мәктәбе – 14