2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Фехтовкалау


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 12
Ир-атлар
    Шәхси һәм команда ярышлары
    • шпага белән фехтовкалау
    • рапира белән фехтовкалау
    • кылыч (сабля) белән фехтовкалау
    Хатын-кызлар
      Шәхси һәм команда ярышлары
      • шпага белән фехтовкалау
      • рапира белән фехтовкалау
      • кылыч (сабля) белән фехтовкалау

      Катнашучылар саны – һәр җыелма команда составында 24 спортчы.

      Катнашучы илләр

      • AUS
      • AUT
      • BEL
      • BRA
      • GBR
      • HUN
      • GER
      • HKG
      • GEO
      • DEN
      • EGY
      • ISR
      • ESP
      • ITA
      • KAZ
      • CAN
      • QAT
      • CHN
      • CUB
      • LAT
      • LUX
      • MAC
      • MAS
      • MEX
      • MDA
      • NED
      • NOR
      • POL
      • POR
      • RUS
      • ROU
      • SEN
      • SIN
      • SVK
      • TJK
      • TPE
      • UZB
      • UKR
      • PHI
      • FIN
      • FRA
      • CZE
      • SUI
      • SWE
      • EST
      • KOR
      • JPN
      • AHO
      • ISV

      Спорт төре

      2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
      Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
      1 RUS 6 1 4 11
      2 KOR 2 3 0 5
      3 FRA 2 0 3 5

      Бүгенге фехтовкалауда өч төрле корал кулланыла: рапира, шпага һәм кылыч (сабля).
      Фехтовкалау 1959 елда Италия башкаласы Римда узган беренче җәйге Универсиада программасына кертелгән җиде спорт төре арасында була. Бу ярышларда ир-атлар өч төрле корал белән (рапира, кылыч, шпага), хатын-кызлар рапира белән фехтовкалауда гына көч сынаша. Шулай ук командалар арасында турнир да уза. Советлар Союзы өчен бу ярышларда иң көчле спортчылар катнаша. Нәтиҗәдә, безнең спортчылар командалар арасында ярышта – алтын медаль, Юрий Сисикин – көмеш, Виктор Жданович – бронза медаль яулый.
      2011 елда Шэньчжэньда (Кытай) узган Универсиадада Казан рапирачысы Камилә Гафурҗанова беренчелекне яулый. Команда турнирында рапира белән фехтовкалау буенча хатын-кызлар командасы составында Елена Шашарина бронза медальгә лаек була. Ә шпага белән фехтовкалау буенча ир-атлар командасына алтын медаль яуларга Казан спортчысы Александр Великанов та ярдәм итә.


      Россиядә фехтовкалау тарихы XVIII гасырда Петр I армиядә штыклар белән сугышу алымнарын өйрәтүне һәм патша сарае хезмәтчеләре өчен шпагалар белән фехтовкалый белүне мәҗбүри итеп куйганнан соң башлана. Тиз арада фехтовкалау дәресләре уку йортлары программаларына да кертелә.
      1918 елда Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары өчен фехтовкалау курслары ачыла, Петербургта Совет гимнастика-фехтовкалау хәрби мәктәбе эшли башлый.
      1928 елның 15 – 21 августында узган I Бөтенсоюз спартакиадасы кысаларында беренче тапкыр фехтовкалау буенча СССР чемпионаты уздырыла. Ярышларда 13 республика, шәһәр һәм районнардан 110 спортчы катнаша.
      Филадельфиядә (АКШ) узган дөнья чемпионатында СССР җыелмасы беренчелекне кулыннан ычкындырмый. Хатын-кызлар арасында рапира белән фехтовкалау турнирында Валентина Растворова белән Эмма Ефимова алтын һәм көмеш медальләргә ия була. Растворова һәм Ефимова Галина Горохова, Александра Забелина һәм Валентина Прудскова белән бергә команда беренчелегендә дә җиңү яулый. Ир-атлар арасында кылыч белән фехтовкалау буенча шәхси турнирда СССР спортчылары Яков Рыльский – алтын, ә Давид Тышлер – көмеш медальгә ия була.
      Россия горурлыгы булган фехтовкалаучылар:
      Григорий Анатольевич Кириенко (1965) – СССРның атказанган спорт мастеры (1989). Олимпия чемпионы (1996), шәхси турнирда дөнья чемпионы (1993, 1995), кылыч белән фехтовкалау буенча команда ярышында дөнья чемпионы (1994).
      Павел Анатольевич Колобков (1969) – СССРның атказанган спорт мастеры (1992). Олимпия чемпионы (2000), дөнья чемпионы (1993, 1994, 2002, 2005), Европа чемпионы (1996, 2000). 2004 елгы Олимпиадада шәхси ярышларда бронза призеры. Шпага белән фехтовкалау буена командалар арасында турнирда дөнья чемпионы (2003), 1996 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры.
      Илгар Яшәрович Мамедов (1965) – СССРның атказанган спорт мастеры (1988). Рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия чемпионы (1996).
      Виктор Игоревич Модзолевский (1943 – 2011) – дөнья чемпионы (1967), 1968 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры. Шпага белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия уеннарының бронза медале иясе (1972).
      Дмитрий Степанович Шевченко (1967) – рапира белән фехтовкалау буенча шәхси турнирда дөнья (1995) һәм Европа (1994) чемпионы.
      Карина Борисовна Азнавурян (1974) – шпага белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия уеннарының бронза медале иясе (1996).
      Александр Владимирович Бекетов (1970) – 1996 елгы Олимпиадада шәхси турнирда – Олимпия чемпионы, командалар арасында ярышта – көмеш медаль иясе (шпага белән фехтовкалау).
      Юлия Равилевна Гәрәева (1968) – шпага белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия уеннарының бронза медалисты (1996).
      Валерий Владимирович Захаревич (1967) – шпага белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия уеннарының көмеш медалисты (1996)
      Мария Валерьевна Мазина (1964) – шпага белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия уеннарының бронза медалисты (1996).
      Владислав Юрьевич Павлович (1971)  – рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия чемпионы (1996).
      Станислав Алексеевич Поздняков (1973) – СССР ның атказанган спорт мастеры (1992). Шәхси һәм команда ярышларында Олимпия чемпионы (1996, кылыч белән фехтовкалау).
      Сергей Александрович Шариков (1974) – 1996 елгы Олимпиада чемпионы, кылыч белән фехтовкалау буенча шәхси турнирда көмеш медаль иясе.
      Оксана Ивановна Ермакова (1973) – шпага белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия чемпионы (2000).
      Татьяна Юрьевна Логунова (1980) – шпага белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия чемпионы (2000).
      Алексей Михайлович Фросин (1978) – кылыч белән фехтовкалау буенча команда ярышында – Олимпия чемпионы (2000), шәхси турнирда – Европа чемпионы (1997).
      Алексей Владимирович Дьяченко (1978) – команда ярышларында Олимпия (2000) һәм Европа (2001, 2002) чемпионы.
      Реналь Рамилевич Ганиев (1985) – рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия уеннарының бронза призеры (2004).
      Юрий Сергеевич Молчан (1983) – рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия уеннарының бронза призеры (2004).
      Руслан Рафыйкович Насыйбуллин (1981) – рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия уеннарының бронза призеры (2004).
      Вячеслав Владимирович Поздняков (1978) – рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия уеннарының бронза призеры (2004).
      Алексей Андреевич Якименко (1983) – рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия уеннарының бронза призеры (2004).
      Евгения Алексеевна Ламонова (1983) – рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия чемпионы (2008), дөнья чемпионы (2011 – шәхси турнирда, 2007 – команда составында).
      Аида Владимировна Шанаева (1986) – рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия чемпионы (2008), дөнья һәм Европа чемпионы.
      Светлана Анатольевна Бойко (1972) – рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия чемпионы (2008), дөнья һәм Европа чемпионы, күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры.
      Виктория Александровна Никишина (1984) – рапира белән фехтовкалау буенча команда ярышында Олимпия чемпионы (2008), дөнья чемпионы (2002).


      Татарстанда фехтовкалау үзәге – 3 Олимпия чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары, СССР һәм Россия җыелма командалары составында Олимпия уеннары катнашучыларын тәрбияләгән Республика олимпия резервы балалар һәм үсмерләр махсуслашкан спорт мәктәбе. Казан фехтовкалау мәктәбе шәкертләренең иң зур уңышы – Монреаль Олимпиадасында рапира белән фехтовкалау буенча СССР хатын-кызлар җыелма командасы составында тренер Владимир Житлов тәрбияләгән спортчылар Наилә Гыйләҗева, Ольга Князева, Валентина  Никонова яулаган алтын медальләр. Моннан тыш, бу фехтовкалаучыларның өчесе дә күп тапкыр халыкара ярышларда җиңүләргә һәм призлы урыннарга ирешә. СССР һәм БДБ җыелмасы составында Ольга Вощакина Олимпия уеннарында ике тапкыр дүртенче урынга ирешә (1988, 1992).
      Татарстан вәкиле Игорь Радугин 2004 елгы Олимпиадада команда ярышларында катнаша һәм дүртенче урынны яулый.
      Быел Лондонда узачак Олимпия уеннарында Казан рапирачысы Камилә Йосыф кызы Гафурҗанова катнашачак. Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Камилә Гафурҗанова – 2011 елгы Универсиада чемпионы, 2012 елда командалар арасында турнирда Дөнья кубогының көмеш призеры.
      Төрле елларда Татарстанда илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уза. 1976 елда Казанда СССР чемпионаты үткәрелә. 2005 елда Татарстан башкаласы Россия чемпионатын кабул итә. Фехтовкалау буенча спорт мәктәбе һәр елны үсмерләр һәм яшьләр арасында «Весенняя капель», «Новогодний турнир», «Золотая осень» кебек Бөтенроссия ярышларын уздыра. Олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева призына турнирның да илкүләм дәрәҗәсе зур. 2011 елда Казанда үткәрелгән яшьләр арасында Европа чемпионатында Россия спортчылары һәр төр корал белән фехтовкалау буенча ярышларда медальләрсез калмый.


      Объектлар Icon-more

      ____________

      «Казан» ат спорты комплексының манеж бинасы

      Адрес: П.Лумумба ур., 47 «А» йорт
      Телефон: (843) 279-29-01, (843) 258-13-67, (843) 279-66 -02

      Rsdusshor-main-345x230

      Фехтовкалау спорт мәктәбе

      Адрес: Короленко ур., 26а йорт
      Телефон: (843) 523-62-34