2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Өстәл теннисы


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 7
Ир-атлар
  • ялгыз спортчылар
  • парлар
Катнаш
  • парлар
Хатын-кызлар
  • ялгыз спортчылар
  • парлар

Һәр җыелма команда составында 10 спортчы булырга мөмкин.

Катнашучы илләр

  • AUS
  • ANG
  • BLR
  • BEL
  • BUL
  • BOT
  • VIE
  • GER
  • HKG
  • EGY
  • ESP
  • KAZ
  • KGZ
  • CHN
  • LAT
  • LIB
  • MAC
  • MDV
  • MDA
  • MGL
  • NEP
  • NZL
  • NOR
  • UAE
  • CGO
  • RUS
  • ROU
  • SVK
  • TJK
  • TPE
  • TOG
  • UGA
  • UKR
  • PHI
  • FRA
  • CZE
  • CHI
  • SUI
  • SWE
  • SRI
  • EST
  • KOR
  • RSA
  • JAM
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 CHN 3 3 3 9
2 JPN 2 2 3 7
3 TPE 2 1 2 5

Кытай 2001 елда өстәл теннисын Универсиаданың өстәмә программасына кертә. Әмма Көньяк Корея XXII җәйге Универсиада программасына өстәл теннисы буенча ярышларны кертүдән баш тарта. Шул ук хәл 2005 елда Төркиядә узган XXIII Уеннарда да кабатлана.
2007 елда Бангкокта (Таиланд) узган Универсиададан башлап өстәл теннисы Студентларның Халыкара уеннарының мәҗбүри программасына кертелә.


XX гасырның 30 нчы елларыннан башлап өстәл теннисы СССР да бик тә популярлашып китә. Өстәл теннисын бөтен җирдә уйныйлар: шифаханәләрдә, җәйге лагерьларда һ.б. Шул ук чорда югары уку йортларында ярышлар уздырыла башлый. II Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң шәһәр ярышлары үткәрелә. 1948 елда кагыйдәләр халыкара таләпләргә туры китерелә.
1953 елдан башлап безнең теннисчылар бөтен халыкара чемпионатларда катнашып килә, СССР Халыкара өстәл теннисы федерациясенә керә.
1951 елдан шәхси беренчелектә ил чемпионатлары ел саен үткәрелеп килә. Башта бу турнир СССР чемпионаты була (1951 – 1991 еллар), бер тапкыр БДБ чемпионаты уздырыла (1992 ел). Ә 1993 елдан бүгенгәчә спортчылар Россия беренчелеге кысаларында көч сынаша.
Дәүләт җитәкчелеге халыкның сәламәтлеген ныгыту, спорт белән шөгыльләнүне массалы итүгә зур игътибар бирә. 1951 елда Бөтенсоюз физик культура һәм спорт комитетының ) Өстәл теннисын массалы үстерү турындагы карары чыга. Бу  безнең илдә өстәл теннисы үсешенә көчле этәргеч ясый.
Бүген Россиянең команда чемпионаты Европада гына түгел, дөньяда да иң көчлеләрдән исәпләнелә. Россия клублары өчен күп тапкыр Европа чемпионы, Белоруссия вәкиле Владимир Самсонов, Германия җыелма командасының алдынгы уенчыларының берсе Дмитрий Овчаров, Европаның экс-чемпионы Майкл Мэйз (Дания), Хорватиядән тәҗрибәле спортчы Зоран Приморац кебек бөтен дөньяга танылган өстәл теннисы осталары чыгыш ясый. Соңгы елларда безнең командалар составында Азия өстәл теннисы мәктәбе шәкертләре уйнады һәм хәзер дә уйный: Чен Ци, Хао Шуай, Хоу Инчао (Кытай), Ли Джун Ву, Ким Джун Хун, Юн Джаэ Ян (Көньяк Корея), Ким Нам Чол, Ри Чол Гук (Төньяк Корея), Кайи Йошида (Япония), Чуань Чи-Юань (Тайбэй). Бу мәшһүр спортчылар белән бергә безнең яшьләр дә шөгыльләнә, тәҗрибә туплый. Нәтиҗәдә, уенчыларның үз-үзенә ышаныч көче арта. Чөнки алар оста теннисчыларның уенын тамаша кылу белән генә чикләнми, өстәл теннисы элитасы исәпләнгән спортчыларга каршы уйный. Халыкара өстәл теннисы федерациясенең рейтингының беренче йөзлегендә Россия теннисчылары да күренә башлады. Алар – Александр Шибаев, Кирилл Скачков, Алексей Смирнов, Фёдор Кузьмин, Игорь Рубцов.
Бу спорт төрендә ил горурлыгы – Зоя Николаевна Руднова (1946 елның 19 августында Мәскәүдә туа). Совет спортчысы, ике тапкыр дөнья чемпионы (1969 ел – команда һәм Светлана Федорова-Гринберг белән бергә хатын-кызлар арасында парлы турнирда), 10 тапкыр Европа чемпионы. СССР ның атказанган спорт мастеры.
1975 елгы дөнья чемпионатында Свердловск вәкиле Татьяна Фредман Станислав Гомозков белән бергә катнаш парлы ярышларда – алтын, хатын-кызлар арасында шәхси һәм парлы разрядларда бронза медальләр яулый.
Зоя Руднованың күрсәткечен (бөтен разрядларда да абсолют беренчелек) бары тагын бер спортчы – Валентина Попова гына кабатлый ала. Бу вакыйга 1984 елда Мәскәүдә узган Европа чемпионатында була.
СССРның иң яхшы өстәл теннисчылары арасында: Геннадий Аверин, Анатолий Амелин, Станислав Гомозков, Николай Новиков, Анатолий Строкатов, Саркис Сархоян, Баграт Бурназян, Игорь Подносов, Андрей Мазунов, Дмитрий Мазунов, Зоя Руднова, Светлана Гринберг, Лайма Балайшите, Рита Погосова, Эльмира Антонян, Наринэ Антонян, Валентина Попова, Флюра Булатова, Елена Ковтун, Галина Мельник, Ирина Палина, Елена Тимина, Оксана Кущ һ.б.


2007 елда Казан Спорт сараенда Европа суперкубогы ярышлары уза. 2008 елда I Бөтенроссия җәйге Универсиада кысаларында өстәл теннисчылары «Ак бүре» спорт комплексында көч сынаша. Бу турнирда КДУ ның беренче курс студентлары Идел буе федераль округының 11 командасы арасында 5 нче урынны яулый.
2010 елда Спорт сараенда Студентлар арасында IV Европа чемпионаты үткәрелә. КФУ егетләре 2 нче урынга лаек була, ә Татарстан командасының гомуми исәбендә – 10 медаль (3 – алтын, 2 – көмеш, 5 – бронза) һәм гомумкоманда зачетында 1 нче урын. Шулай итеп, Татарстан спортчылары Россиядә өстәл теннисы буенча әйдәп баручыларга әйләнә.
2011 елда Мадейра шәһәрендә узган Студентлар арасында V Европа чемпионаты Татарстан җыелмасы өчен тагын да уңышлырак булып чыга. КФУ ның кызлар командасы беренче урынны яулый. Гомумән, безнең яшь теннисчылар Португалиядән 3 алтын, 1 көмеш һәм 3 бронза медаль алып кайта.
2011 елда Казан Үсмерләр арасында Европа беренчелеген кабул итә. Европаның иң сәләтле яшьләре катнашкан ярышта Россия һәм Татарстан данын Таҗикстанда туып үскән Сәгъди Исмәгыйлев яклап чыга. Ул ир-атлар арасында парлы разрядта – көмеш, шәхси беренчелектә бронза медаль яулый. Хәзер Сәгъди Байлар Сабасы (Татарстан Республикасы) өчен чыгыш ясый.


Объектлар Icon-more

______________2

Спорт сарае

Адрес: Мәскәү урамы, 1 йорт
Телефон: (843) 292-27-77