2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзү


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 42
Ир-атлар
    Шәхси ярышлар
      Ирекле стиль
    • 50 м
    • 100 м
    • 200 м
    • 400 м
    • 800 м
    • 1500 м
    • 10 чакрым – ачык суда йөзү
    Женщины
      Шәхси ярышлар
        Ирекле стиль
      • 50 м
      • 100 м
      • 200 м
      • 400 м
      • 800 м
      • 1500 м
      • 10 чакрым – ачык суда йөзү

      Катнашучылар саны – 1000 кеше.

      Катнашучы илләр

      • AUS
      • AUT
      • ARG
      • ARM
      • BAH
      • BLR
      • BUL
      • BRA
      • BDI
      • GBR
      • HUN
      • GER
      • HON
      • HKG
      • GRE
      • GEO
      • ISR
      • IND
      • INA
      • IRL
      • ESP
      • ITA
      • CAN
      • QAT
      • KEN
      • KGZ
      • CHN
      • COL
      • COM
      • LAT
      • LIB
      • LTU
      • LIE
      • LUX
      • MAC
      • MKD
      • MAS
      • MLT
      • MEX
      • FSM
      • MOZ
      • MGL
      • NZL
      • NOR
      • OMA
      • PAK
      • PAR
      • PER
      • POL
      • POR
      • RUS
      • ROU
      • SRB
      • SIN
      • SVK
      • SLO
      • USA
      • TJK
      • TPE
      • UGA
      • UKR
      • URU
      • PHI
      • FIN
      • FRA
      • CRO
      • CZE
      • SUI
      • SWE
      • SRI
      • EST
      • ETH
      • KOR
      • RSA
      • JPN
      • AHO
      • PLE

      Спорт төре

      2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
      Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
      1 RUS 17 8 4 29
      2 USA 6 9 9 24
      3 JPN 4 9 5 18

      Йөзү 1959 елда Туринда узган Студентларның I җәйге Уеннарыннан башлап Универсиадаларның мәҗбүри программасына керә.


      Россиядә беренче йөзү мәктәпләре 1834 елда Петербургта барлыкка килә. Нева елгасында беренче йөзү мәктәбе оештырыла, биредә брасс стилендә, ян белән, рус сажиннары белән йөзәргә, чумарга, баткан кешегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр. 1908 елда Петербургтан ерак түгел ачылган Шувалово йөзү мәктәбе Россиядә йөзү буенча беренче спорт үзәге, дип исәпләнелә. Биредә субайларда 50 метрлы бассейн һәм 200 кеше сыйдырышлы трибуналар төзелә. Петербургта Шувалово мәктәбе булу Россиядә йөзү спорты үсешенә уңай тәэсир ясый. 1912 елда ил җыелмасы Стокгольмда узган Олимпиадада катнаша. Әмма безнең спортчылар бу ярышларда уңышка ирешә алмый.
      Совет дәүләте төзелгәннән соң физик культура һәм спорт бөтен халык казанышы, кешенең физик һәм рухи үсеше чарасы, дип игълан ителә. Бөтен ил буенча йөзү секцияләре ачыла башлый.
      Йөзү спортын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар нәтиҗәсе буларак, 1941 елның уртасына кадәр Советлар Союзы йөзүчеләре халыкара дәрәҗәдә танылуга ирешә, 16 дөнья рекордын куя. Югары күрсәткечләре белән башкаларга үрнәк күрсәткән беренче спортчылар арасында: Клавдия Алёшина, Николай Борисов, Леонид Мешков, Семён Бойченко.
      Совет йөзүчеләре өчен Мехикода узган XIX Олимпия уеннары аеруча уңышлы була. Безнең илнең 9 спортчысы Мексикадан 15 медаль алып кайта. Леонид Ильичёв, Виктор Косинский – өчешәр; Георгий Куликов, Семён Белиц-Гейман – икешәр; В.Буре, В.Мазанов, В.Немшилов, Н.Панкин, Ю.Громак – берешәр медаль яулый. Галина Прозуменщикова брасс стиле белән 100 метрга йөзүдә – көмеш, шул ук стиль белән 200 метрга йөзүдә бронза медальгә лаек була.
      1976 елда Монреальдә узган XXI Олимпиадада брасс стилендә 200 метрга йөзүдә СССР хатын-кызлары барлык медальләрне үзара бүлешә. Марина Кошевая Олимпия чемпионы була, көмеш медаль – Любовь Русановада, бронза – Марина Юрченьда.
      XXII Олимпия уеннары шулай ук Совет йөзүчеләре өчен югары нәтиҗәләргә бай була. Үз тамашачысы каршында Владимир Сальников ирекле стильдә 1500 һәм 400 метрга, 4 х 200 метрга ирекле стильдә эстафетада 3 алтын медаль яулый. Брасс стилендә йөзүче хатын-кызлар янәдән дөньяда иң көчлеләр булуларын дәлилли: 200 метрга йөзүдә Лина Качушите – алтын, Светлана Варганова – көмеш медальгә лаек була, ә 100 метрга йөзүдә Юлия Богдановага тиңнәр табылмый.
      1988 елгы XXIV Олимпиадада (Сеул) Владимир Сальников, ирекле стильдә 1500 метрга йөзү дисциплинасында алтын медаль яулап, дүртенче тапкыр Олимпия чемпионы була.
      СССР таркалганнан соң Россиядә бөтен мал-мөлкәтне коммерцияләштерү башлана. Бу шаукым спортны да читләтеп узмый. Акча җитмәү сәбәпле бик күп бассейннар ябыла. Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны кими, тренерлар башка профессияләргә күчә. Әмма аерым энтузиаст тренерлар һәм спортчылар тырышлыгы белән Советлар Союзының җиңүләр традициясе югалмый. Барселонада узган XXV Олимпиадада СНГ җыелмасы катнаша. Александр Попов ирекле стильдә 50 һәм 100 метрга йөзүдә финишка беренче килә. А.Попов 1971 елда дөньяга килә. Сигез яшендә тренер Анатолий Жучковта йөзү белән шөгыльләнә башлый. Аркада йөзү буенча махсуслаша. Волгоградка күченгәннән соң күнегүләрен танылган тренер Геннадий Турецкий җитәкчелегендә дәвам итә, спринтер кроле техникасын үзләштерә. Атлантада узган XXVI Олимпиадада Александр Попов 4 ел элек ирешкән нәтиҗәсен кабатлый: ирекле стильдә 50 һәм 100 метрга йөзүдә беренче урынны яулый.
      Бүген Россиядә йөзү бик актив үсеш алды. Моңа дәүләт тарафыннан ярдәм дә уңай йогынты ясый. Яңа заманча йөзү бассейннары төзелә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Пенза, Омск, Новосибирск һ.б шәһәрләрдә балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләре һәм үзәкләре ачыла.


      Безнең республикада йөзү спорты белән 1922 елның җәендә Кабан күлендә шөгыльләнә башлыйлар.
      Бу спорт төренең үсеше 1928 елда Казанда Автоном республикалар һәм өлкәләр районнары спартакиадасы үткәрү белән бәйле. Ярыш нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә узачак I Бөтенсоюз җәйге спартакиадасында катнашу өчен җыелма команда туплана.
      1934 елда казанлыларның яраткан ял урыны «Маркиз» утравында «Динамо» җәмгыятенең Татсовет су спорты базасы ачыла. 1947-48 елларда Кабан күлендә «Динамо», «Спартак», «Досфлот», «Пищевик» спорт җәмгыятьләренең йөзмә бассейннары төзелә. 1960 елның гыйнварында ТАССР да иң беренче кышкы йөзү бассейны ачыла һәм иң көчле спортчылар ел әйләнә күнегүләр үткәрү мөмкинлеген ала. Халык мәгарифе системасында махсуслашкан балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе ачыла. 1964 елда Зоя Баженова белән Вячеслав Буканов (тренер В.Б. Абрамович) СССР ның спорт мастеры исемен ала. 1 нче номерлы бассейн шәкертләре СССР спорт мастеры нормативларын үти, бер-бер артлы ТАССР, Россия һәм СССР рекордларын яңарта.
      1973 елда «Оргсинтез» заводының республикада иң беренче 50 метрлы йөзү бассейны ачыла. Бассейн укыту-күнегүләр һәм методик эш үзәгенә әйләнә. Бу вакытка инде Әлмәттә, Лениногорскида, Казанда – Танк һәм Суворов хәрби училищеларында йөзү бассейннары эшләп килә.
      Бүген Татарстанда йөздән артык бассейн халыкка хезмәт күрсәтә.
      1960 елда беренче бассейн ачылганнан бүгенгәчә республикада 300 меңнән артык бала, үсмерләр һәм олылар йөзүгә өйрәнгән. Татарстанда 300 дән артык СССР һәм Россия спорт мастеры, халыкара дәрәҗәдәге 5 спорт мастеры тәрбияләнгән. Чаллы йөзү мәктәбе шәкерте Алексей Зацепин 2004 елда Олимпия уеннарында катнаша. Казан шәһәренең 18 нче номерлы Олимпия резервы балалар һәм үсмерләр махсуслашкан спорт мәктәбе шәкерте, Афина һәм Пекин Олимпиадалары катнашучысы Яна Мартынова бу көннәрдә өченче Олимпия уеннарына әзерләнә.
      2012 елның маенда «Идел» йөзү спорты ветераннары клубы оешуына 20 ел тулды. Клуб 50 дән артык спортчыны – СССР һәм Россия рекордларын куючыларны, чемпионнарны, һәвәскәр йөзүчеләрне берләштерә. Йөзү ветераннары хәрәкәте елдан-ел активлаша бара, клубка яңа әгъзалар кушылып тора. «Идел» спортчылары 9 дөнья чемпионатында, 9 Европа чемпионатында һәм 20 Россия чемпионатында катнаша. Вячеслав Мумжиев, Михаил Кондратьев, Игорь Сосновский, Вячеслав Вавилов, Ирина Нечаева, Зоя Баженова кебек өлкән спортчылар үрнәгендә яшь йөзүчеләр тәрбияләнә.


      Объектлар Icon-more

      Akcharlak-345x230

      «Акчарлак» йөзү бассейны

      Адрес: Кол Гали ур., 13а йорт
      Телефон: (843) 2116011

      Aquatics_palace__1_

      Су спорт төрләре сарае

      Адрес: Чистай ур.

      ___________

      Ишкәкле спорт төрләре үзәге

      Адрес: Казан ш., Оренбург тракты, 14 йорт