Ярыммарафон һәм спорт йөреше өчен трасса Казанның үзәк урамнары аша уза.
Ярыммарафон өчен боҗрасыман трасса Ташаяк урамындагы Үзәк стадион яныннан башланып, Киров дамбасы, Несмелов, Гладилов һәм Краснококшайская урамнары аша уза. Аның озынлыгы 21 км 197 метрдан гыйбарәт.
Спорт йөреше трассасы да боҗрасыман. Ул Кремль яр буе ягындагы Җиңел атлетика манежыннан старт ала һәм Саид-Галеев урамы яныннан уза. Трассаның озынлыгы 20 км. Маршрут функциональ зоналарга бүленгән, алар спортчылар өчен биналарны, туклану пунктларын, трибуналарны үз эченә ала. Трасса - Казансу яр буенча урнашкан һәм аннан Кремль күренеп тора.
Нет фотографий
Ничек килеп җитәргә:
Меньеллык мәйданы буенча «Үзәк стадион»: автобуслар №6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 83, 98, троллейбуслар №2, 4, 10; Мәскәү ур. Буенча «Спорт сарае»: автобуслар №6, 35, 35а, 37, 47, 98; Метрополитен, «Кремль» станциясе.
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: җиңел атлетика
Функциясе: Ярышлар өчен