Казаннан 30 чакрым ераклыкта «Свияга» стендка ату комплексы урнашкан. Бик матур уында урнашкан бу комплекста 2010 елда стенда ату буенча Европа чемпионаты ярышлары үтте. Комплекс Халыкара стендка ату федерациясе (ISSF) оешмасының югары таләпләренә туры китереп эшләнгән. Аның территориясендә өч төрле күнегүдә (трап, скит һәм дубль-трап) стендка ату өчен комбинацияләнгән мәйданчыклар бар. Комплекс заманча таләпләргә туры килә, биредә иң яңа техника файдаланыла. Шулай ук биредә спортчыларга ял итү өчен уңайлы бүлмәләр, VIP-зона, матбугат үзәге, укыту-администрация бүлмәләре һәм ресторан урнашкан.
Нет фотографий
Ничек килеп җитәргә:
Универсиада барышында, 12 июльдән 16 июльгә кадәр “Свияга” стендка ату комплексына баручы автобуслар “Тукай мәйданы” метро станциясе яныннан (“Кольцо” СКҮнә төп керү урыны каршында) һәм “МЕГА” СКҮ ягыннан Җиңү проспекты буенча Сахаров тукталышыннан 8.30, 11.30 һәм 14.30 сәгатьтә китә. Сахаров тукталышыннан кузгалып китүче автобус Кәҗә Бистәсе метро станциясе янында («McDonalds» ягындага автобус тукталышында) туктый.
“Свияга” СКҮнән “Тукай мәйданы” метро станциясенә һәм “МЕГА” СКҮнә таба кузгалып китү вакыты – 10.00, 13.00 һәм 17.30 сәгатьтә.
Автобус тукталышларсыз бара.
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Стендка ату
Функциясе: Ярышлар өчен
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Стендка ату буенча олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр махсус спорт мәктәбенең укыту-тренировка дәресләрен һәм ярышлар үткәрү. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе укыту-тренировкалар базасы